16+

“Ачуны өч көннән дә артык саклау – хәрам”

Әбү Муса әл-Әшгари: «Бездә газаптан саклаучы ике иминлек бар иде. Аның берсе безнең арабыздан китте инде, ул – Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.с). Ә икенчесе безнең белән калды, ул – Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау. Әгәр дә ул да юкка чыкса, без һәлак булачакбыз», – дигән.

“Ачуны өч көннән дә артык саклау – хәрам”

Әбү Муса әл-Әшгари: «Бездә газаптан саклаучы ике иминлек бар иде. Аның берсе безнең арабыздан китте инде, ул – Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.с). Ә икенчесе безнең белән калды, ул – Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау. Әгәр дә ул да юкка чыкса, без һәлак булачакбыз», – дигән.

Тормыш дәверендә адәм баласы күп ялгыша. Иң мөһиме – ялгышларыңны вакытында танып, гөнаһларың өчен Аллаһтан кичерүен сорау. Шул ук вакытта, үзебез белеп һәм белмичә дә, кемнедер рәнҗеткән чаклар да булгалый. Бу вакытта инде гафуны ул кешедән дә, Аллаһтан да сорарга кирәк. Гафу үтенү һәм аның шартлары турында без Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән сөйләштек.
– Гафу сүзенең мәгънәсе дә нәрсәне дә булса сөртү, чистарту, пакьләү дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә үзенең өммәтенә, Аллаһ каршында гафу сорагыз, ди. Рамазан ае узса да, Рәсүлебезнең Гайшә анабызга Кадер кичәсенә ирешкәч әйтергә кушкан догасын искә төшерик. Пәйгамбәребез аңа: “Аллаһуммә иннәкә гәфу-ун түхиббул гәфуә фәгьфу гәнни”, – дип әйтергә куша. Ягъни “Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итүне сөясең – минем гөнаһларымны гафу ит, дип дога кыл” ди.

– Хәзрәт, кешегә берәр начарлык эшләсәләр, ул моны беркайчан да гафу итәсем юк, кичермәячәкмен дә, ди. Болай әйтергә ярыймы?
– Адәм баласы робот түгел, аңа рәнҗү, үпкәләү хисе хас. Әмма шулай да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): “Ачуны өч көннән дә артык саклау – хәрам”, – дигән. Бозылышкан кешеләр арасында иң хәерлесе исә беренче булып сәлам биргәне. Үзем беренче булып эндәшмим әле дип горурланып, тәкәбберләнеп йөрү хупланмый. Беркайчан да гафу итмим, дип әйтү дә дөрес түгел, чөнки гафу итмәгән кеше тиз генә җәннәткә керә алмый. Аны рәнҗеткән кеше, гөнаһлары янып беткәнче, җәһәннәмдә булыр. Ә гафу итмәгәне, шул гамәле аркасында, тегесенең гөнаһлардан арынганын көтеп, җәннәт белән җәһәннәм арасында утырып торыр. Аллаһның рәхмәте төшкән бәндәләр җәннәткә кергән вакытта аңа бер дә күңелле булмас.  

– Аллаһы Тәгаләдән һәм кешеләрдән гафу үтенүнең билгеле бер шартлары бармы? 
– Тәүбәгә килергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.с.), тәүбә итү ул – үкенү, тик күңел аша уздырмыйча, ул тәүбә була алмый, дигән. Аллаһтан гафу-истигъфар сорарга һәм кире гөнаһка әйләнеп кайтмаска кирәк. Әйтик, берәү хәмер эчте ди. Моның өчен ул үкенеп, гафу сорарга һәм кабат хәмер эчмәскә тиеш. Ә гөнаһ адәм балалары арасында булса, шушы өч шартка тагын рәнҗетелгән кешедән гафу үтенү дә өстәлә. Аңардан гафу үтенми торып, Аллаһ сине кичерми. 

– Димәк, гафу үтенмәгән яки итмәгән өчен кыямәт көнендә җавап бирәсе була?
– Сез беләсез, безнең уң ягыбыздагы фәрештә яхшы гамәлләрне язып бара. Уң яктагы гөнаһларны терки. Кыямәт көнендә шул гамәлләрең мизанга куела. Пәйгамбәребез (с.г.с.), Габдулла ибн Мәсгуд белән басып торганда, ике тәкәнең сөзешкәнен күрә дә: “Йә Габдулла, беләсеңме, алар ни өчен сөзешәләр”, – дип сорый. Юк, дигән җавапны ишеткәч, “берсе икенчесен рәнҗеткән өчен кыямәт көнендә алар хисап тотачак һәм рәнҗетелгәне рәнҗеткәненнән үз хакын алачак” ди. Бу мисал кешеләргә дә кагыла, әмма хайваннар, бездән аермалы буларак, җәһәннәмгә керми. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Хайваннар туфракка әйләнер. Көферлектә булган, зур гөнаһлар җыйган кеше дә җәһәннәмгә кергәнче туфракка әйләнсәм иде дияр. Ләкин булдыра алмас”, – дип кисәтә.

– Гафу үтенергә теләп тә, ул кеше бу дөньяда булмаса нишләргә?
– Халык арасында, үз вакытында гафу сорарга өлгермәгән булсаң, каберенә барып гафу үтен дигән сүз бар. Әмма диндә моңа нигез булырлык дәлил очратканым юк. Ә менә кеше үлгәннән соң, әгәр дә өлгермәгән булсаң, өч тәүлек эчендә кабере янына барып җеназа намазы укырга, Аллаһтан бу кеше өчен гафу-мәгъфирәт сорарга була. Гафу сорауны беркайчан да кичектермәгез. Янына бара алмыйсың икән, телефоннан да шалтыратырга, җаен табарга мөмкин. Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Һуд” сүрәсендә: «Раббыгыздан гөнаһларны гафу итүне сорагыз һәм Аңа гөнаһлардан туктап тәүбә итегез. Шул чакта Ул сезгә билгеле бер вакытка хәтле хәерле нәрсәләр белән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк һәм һәр хәерле гамәл кылучыга ахирәттә тиешле әҗер-савабын кайтарачак», – ди. 
***
Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау догасы
«Әллаһүммә әнтә Раббии ләә иләәһә илләә әнт. Халәкътәнии вә әнәә гәбдүк вә әнәә гәләә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү. Әгүүзү бикә мин шәрри мәә сәнәгътү. Әбүү’ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә вә әбүү’ү бизәнбии. Игъфир лии, фәиннәһү ләә йәгъфируз-зүнүүбә иллә әнт».
«Йә Аллаһ! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Син мине барлыкка китердең, мин Синең колың һәм мин булдыра алганча Синең әмерләреңне үтим вә әйткән вәгъдәңә ышанам. Мин сиңа кылган начарлыктан сыенам һәм Синең миңа биргән нигъмәтеңне таныйм. Шулай ук мин кылган гөнаһымны да таныйм. Мине гафу ит. Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми».

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading