Шәһри Казан

Аллаһы – йөрәктә, ә байлык кесәдә булсын

Адәм баласы гомер буена мул яшәү, байлык туплау, дәрәҗәле кеше булу турында хыяллана. Шул максатына ирешү өчен, көн-төн тырыша, алны-ялны белми көч куя. Күпме шуңа омтылып та теләгәненә ирешә алмаучылар арабызда шактый. Бактың исә без кызыга торган һәм без ирешә алмый торган байлык, чынлыкта, ул Аллаһының саклавы нәтиҗәсе икән. «Кол...

- Бер хәдистә: «Әгәр Аллаһы Тәгалә Үзенең бер колын яратса, авыруны судан саклаган кебек, Ул аны дөнья малыннан саклый», - диелә. Әйтик, кайберәүләр, Аллаһтан байлык килеп ирешкәч, үзен икенче төрле тота башлый. Намаз укырга да, туганы белән аралашырга да вакыты калмый, әти-әнисе турында да оныта. Дөнья куып, ураза тотарга хәле дә, вакыты да калмый. Шуңа да Аллаһы Тәгалә кемнең дә булса байлык ишекләрен япса, ул аның өчен күпкә хәерлерәк. Үзе өчен дә, гаиләсе өчен дә, әти-әнисе өчен һәм, ниһаять, җәннәткә керер өчен дә хәерле булачак.
- Намаздан соң байлык сорау дөресме?
- Дөрес кенә түгел, кирәк тә. Тик, намаз укыганнан соң, хәләл һәм хәерле байлык бирсәң иде, дип теләргә кирәк. Бай булу ул гаеп түгел, әмма ул байлыкны ничек файдаланасың бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Бай булыгыз, баегыз, ләкин зәкят түләгез», - дигән. Зәкят дигәнебез безнеңчә салым була инде. Динсезлек вакытында байлар да, ярлылар да булган. Гаскәр килеп, фәкыйрьләрдән салым җыеп киткән. Мохтаҗ кешеләр байларга биреп яткан. Ислам дине кергәч исә, киресенчә, байлар мохтаҗларга зәкят түли башлаган. Мохтаҗ кешегә ярдәм итү дөресрәк тә. Аллаһы Тәгалә аны безгә ислам дине буенча йөкләп куя һәм: «Баегыз, ләкин ел саен зәкятегезне чыгарып, мескен ятим-фәкыйрьләргә булышыгыз», «Әй иман китергән кешеләр, сез баегыз, аякка басыгыз, әмма сату-алу белән, ягъни эшләп баегыз. Бер-берегезнең ризыкларына рөхсәт белән генә кагылыгыз», - ди. Рәнҗетү юлы белән бер-берегезнең малын кулланмагыз, алдап-талап, гөнаһ белән баемагыз, дип кисәтә. Хәләл хезмәт куеп, үз кулларыбыз белән баерга ярый. Кемдер кул хезмәте, кемдер гыйлем юлы белән байый. Әмма нинди генә очракта да, гадел булырга кирәк.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыштан киткәндә: «Әй минем өммәтем, мин сезнең өчен куркам әле», - ди. Нәрсә өчен дип сорагач, «ярлы булганыгызга курыкмыйм, байлык белән сыналуыгыздан куркам, - ди. - Һәрбер кавемнең үз сынавы бар. Минем өммәтемнең сынавы ул - байлык». Байлык беренче урынга куелса, талаш-сугышлар, үзара дошманлык, көнләшү килеп чыга. Шуңа да байлыкны дөрес куллана белергә тиешбез. Аллаһы - йөрәктә, ә байлык кесәдә булсын. Әлеге гап-гади кагыйдәне истә тотсак иде. Аллаһны яратсак, көнләшү, явызлык, дошманлык кебек сыйфатлардан ерак булырбыз. Матди байлыкка баш иеп, рухи байлык турында онытырга ярамый. Байлыкка кызыккан кеше ярыша-ярыша китап укыймы, ярыша-ярыша дога ятлыймы? Юк. Бу дөньядан киткәндә үзебез белән акча да, алтын-көмешне дә ала алмыйбыз. Бернәрсәсез китәбез. Җыйган мал-мөлкәтебез барыбер кала. Байлыгыбызга табынмыйча, аңардан мескеннәргә, ятимнәргә дә өлеш чыгарып, теге дөньяга барасыбызны истән чыгармыйча яшик.

Реклама

Булганына шөкер итеп яшәргә дә бит, юк, һаман мөмкин кадәр күбрәк акча эшләргә, байлык тупларга кызыгабыз. Шул ук вакытта кулыбызда булган байлыкның кадерен дә белмибез. Булганына канәгать булып яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Психолог Илдар АБИТОВ безгә менә нәрсә киңәш итә:
- Үзеңнең күпме нәрсәгә ия булуыңны аңлар өчен тирә-юнеңә карау һәм синдә булган байлыкка әле күпме кешенең ия була алмавына игътибар итү дә җитә. Икенче бер киңәш: үзең өчен гадәти саналган әйберне ул синдә юк итеп күз алдыңа китер. Американың атаклы психотерапевты Ирвин Ялом гаиләдәге бәхәсләрне чишәргә ярдәм итүләрен сорап килгән ир белән хатынга: «Гаиләңне саклыйсың килсә, аерылышу турында уйлап карагыз», - ди. Кешеләр үзләре ия булган нәрсәне шулай булырга тиеш әйбер дип кабул итә һәм аны югалтканнан соң гына аның никадәр кадерле икәнен аңлый башлыйлар.

«Байлык - бер айлык» дигән гыйбарә белән килешәсезме?
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА, язучы:
- Килешәм. Ни өчен дигәндә, байлыкны безгә Аллаһы Тәгалә бирә дә, кире дә ала. Ул аны безгә сынау өчен бирә. Булган малың белән бүлешәсеңме-юкмы, янәсе. Артык байлык туплау ул, белүемчә, гөнаһ та. Мин Илшат Фәрдиевнең сүзләрен гел истә тотам. Ул: «Кеше берьюлы ике күлмәк кия алмый», - ди. Үзенең сүзен гел раслап та тора. Аның кебек юмарт, мохтаҗларга үз кесәсеннән ярдәм итүче кешене мин әлегә белмим. Кемгә нәрсә дә булса бирүдән куркырга кирәкми. Аллаһы биргән саен өстәп кенә тора. Монысына инде мин үзем дә инандым.
Венера ГАНИЕВА, Татарстанның халык артисты:
Акча ул бәхет китерми, аның белән бәхетле булып булмый. Минем өчен иң беренче урында рухи байлык тора. Адәм баласы шуңа омтылырга да тиеш дип уйлыйм. Рухи дөньяң бай булу инде яшәргә көч бирә, һәрвакыт үзеңнән канәгать буласың.

Биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәнең кадерен бел:
- фәкыйрьлек килгәнче, байлыгыңның кадерен бел;
- авыру килгәнче, сәламәтлегеңнең кадерен бел;
- мәшәкатьләр килгәнче, тынычлыгыңның кадерен бел;
- картлыгың килгәнче, яшьлекнең кадерен бел;
- үлемең килгәнче, яшәүнең кадерен бел.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: