Иң хәерле гыйлем – Аллаһы Тәгаләнең исемнәрен өйрәнү. Чөнки кеше Раббысын белсә, Аны таныса, Аның турында күбрәк мәгьлүмат тупласа, ул Аңа күбрәк гыйбадәт кыла башлаячак.
Ул Аңа якынаячак, Аның ризалыгын алырга омтылачак.
Шуңа да Аллаһы Тәгаләнең бер күркәм исеме белән танышырбыз. «Әл-Үәһәб», ягъни Бирүче яки Бүләкләүче дигән исем Коръәндә өч җирдә килә. Аллаһы Тәгалә Коръәндәге «Гыймран» сүрәсенең 8нче аятендә дога рәвешендә әйтә: «И, Раббыбыз, безне һидаятькә күндергәннән соң, йөрәкләребезне хаклыктан адаштырма. Син безгә Үзеңнең рәхмәтеңне бүләк ит. Дөреслектә, Син бит Бүләкләүче, Бирүче». Хаклыктан, туры юлдан адашмас өчен, бу доганы ятлап, һәрвакыт кылу зарур. Димәк, монда Әл-ҮәҺәб исеме Бүләкләүче яки Бирүче дип килә. Бу – беренче дәлил. Икенчесе – «Сад» сүрәсенең 9нчы аяте, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Яки Раббыңның рәхмәт хәзинәләре аларның кулындамы? (ягъни кешеләрнең яки потларның, сыннарның кулындамы?) «Ул Аллаһ – Газиздер, Бирүчедер (Бүләкләүче)».
Ягъни куәтле, җиңелмәс беркайчан да. Һәм «Ул – Бирүчедер». Менә бу аятьләрдән күренгәнчә, Аллаһы Тәгалә – шушы галәмнәрдәге бөтен нәрсәне Бирүче, Бүләкләүче. Һәм Ул кемгә күпме тели – шуның хәтле бирә. Кемгә теләми, аңа бирмәскә дә мөмкин. Аллаһы Тәгалә шушы бөтен нәрсәләрне бирә, әмма алмашка бернәрсә дә таләп итми. Бөтен хәзинәләр, бөтен байлык – Анда. Бүтән беркем дә Аңа тиңдәш була алмый, беркем Аның белән бер дәрәҗәдә була алмый. Шунысы гаҗәеп: Аллаһы Тәгалә Үзен инкарь итүче, Аны танымаучы, Аннан көлүче, Аның диненә нәфрәт белән караучы бәндәләргә дә бирә.
Тормыш булгач, бәлки кемнеңдер дошман күргән, яратмаган кешесе дә бардыр. Андый кеше дошманына бүләк бирәме, берәр яхшылык эшлиме? Юк! Сорап килсә дә, бирми. Ә Раббыбыз, бу дөньяда Аллаһны юк диючеләргә дә, Аңа бер мәртәбә дә сәҗдә кылмаучыларга да ризыгын, һавасын, суын, балалар һәм байлык бирә.
Шулай булгач, ничек итеп иман әһелләренә бирмәсен ди?! Кайбер кеше: «Ничек сорыйм инде?» – дип, дога кылырга ояла. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә бу дөньяда имансызларга (сорамыйча да!) дөнья файдасын, дөнья мәслихәтен бирә икән, иман әһелләренә ничек бирмәсен инде?! Шуңа да Раббыбыздан сорарга беркайчан да оялырга кирәкми. Ниндидер бай эшмәкәр яки түрә безгә: «Нәрсә кирәк, сора әйдә, бирәчәкмен», – дисә, үзебезне ничек хис итәр идек? Әйе, ул безгә мал, акча, машина, йорт бирә ала, әмма сәламәтлекне бирә аламы соң? Юк, анысын бирүче – Аллаһ гына. Әйе, әгәр мохтаҗлык хәлендә калсак, юмарт күңелле хәлле кеше безнең операция чыгымын түләргә, дарулар алып бирергә мөмкин.
Шифа эзләп, Германиягә, Франциягә, башка чит илләргә кадәр барып, операция ясатсак та, шифасы тимәскә мөмкин. Чөнки шифа – Аллаһ кулында. Акча да, дуслар да сәламәтлекне, авырулардан шифаны бирми. Бай кешеләр, акча биреп кенә, башкаларны туры юлга күндерә аламы? Юк. Акчага акыл сатып алып бирә аламы? Юк. Бала нигъмәте бирә аламы? Юк. Әйе, кайсы да булса дустың ЭКОга, операция ясатырга акча түләргә мөмкин. Әмма ЭКО ярдәме белән дә күпме кеше бала алып кайта алмыйча тилмерә. Баласызлык – бүгенге көндә яшь гаиләләрнең зур проблемасы. Үземә таныш берничә гаилә инде ничә ел ЭКО ярдәмендә бәби алып кайтырга йөри: «Бик күп акча түктек, ә балага узып булмый», – диләр. Менә бу – безнең горур, тәкәббер башларыбызны сәҗдәгә куяр өчен гыйбрәт түгелме? Уйланырга вакыт, акча, мал-мөлкәт кенә бу тормышта һич тә б
Дуслар да, танышлар да түгел, Аллаһы гына бөтен нәрсәне бирүче. Әгәр үзебезнең балалар, оныклар бар икән, без аны аңламыйбыз. Ләкин бала алып кайта алмыйча тилмерүче гаилә аны аңлый. Һәм бу – акчага, дусларга таянып, тәкәбберләнеп, «мин-мин»ләнеп яшәмәс өчен безгә гыйбрәт.
Аллаһы Тәгалә безгә биргән нигъмәтләрне саный башласак, һич санап бетереп булмас. Менә гади генә күзне алыйк. Нинди зур нигъмәт. Берәр бай кеше: «Күзем начар күрә, әйдә, синең күрә торган күзеңне күчереп утыртыйк әле. Күпме кирәк, шуның хәтле акча бирәм», – дип яныбызга килде ди. 20 яки 30 миллион сум акча бирсә дә, беребез дә үз күзен сатмаячак. Чөнки бөтенебезнең дә үз күзебез белән күреп, үз аякларыбыз белән йөрисебез килә. Сукырга күз җитми, ә без, ике күзебез дә яхшы күрүчеләр, ул хакта уйламыйбыз да.
Раббыбыз безгә секунд саен нигъмәтен биреп тора. Секунд саен! Беребез дә суламыйча торалмыйбыз. Кемнең һавасын сулыйбыз? Кемнең күзе белән күрәбез? Тик намаз вакыты җитсә, нишләптер, Раббыбызны искә төшерергә вакытыбыз юк. Иң яхшы, иң хәерле гамәлнең үз вакытында укылган намаз икәнен дә беләбез югыйсә. Юк, без – «оптовик»лар, казага калган намазларыбызны, «шулай да ярый» дип, җыеп кына укыйбыз. Аллаһның иң хәерле зикере – Коръән уку икәнен дә беләбез. Өйрәнеп тә карамыйча: «Юк, миннән булмый инде», – дип акланабыз. Иң хәерле адымнарның мәчеткә илтә торган адымнарыбыз икәнен дә беләбез. Көнгә бер булса да мәчеткә килергә вакытыбыз да юк, җай да чыкмый. Аллаһының секунд саен бүләген алган башыбыз белән!
Бервакытта да «әлхәмдүлилләһ» дигән сүз телдән төшәргә тиеш түгелбез, нәрсә генә булса да, «Аллаһка шөкер, Аллаһ бирде» дип әйтегез, чөнки «әлхәмдүлилләһ» дигән сүз Аллаһның безгә булган нигъмәтен тагын да арттырыр. Галимнәребез, «Аллаһның нигъмәте артуын теләсәң, күбрәк шөкер ит, – дип әйтә торган булган. – Аллаһны күбрәк макта, Аллаһ сиңа нигъмәтен тагын җибәрер». Аллаһы Тәгалә, бу сүзләргә дәлил итеп, «Ибраһим» сүрәсендә әйтә: «Әгәр дә Миңа шөкер итсәгез, (рәхмәтегезне җиткерсәгез, әлхәмдүлилләһ, дип торсагыз), тагын да нигъмәтемне арттырам».
Бөтен бәхет – машинада, йортларда, сәламәтлектә, акчада дип уйлыйбыз, ләкин иң зур бәхет, иң зур нигъмәт ул – иман бүләге. Чөнки кешедә иман, дин юк икән, ул байлыгының рәхәтен күрмәячәк. Аллаһның үзенә нинди зур нигъмәт биргәнен ул аңламаячак. Казанда эшмәкәр дә, блогер да булган бик бай бер танышым бар иде. Дөньяның нинди генә курортында ял итмәде. Хатыны яшь, ә үзе гел шат, гел елмаеп йөри иде. Тик ул, бер сәбәпсез, үз-үзенә кул салды... Тормышта бөтен нәрсәсе җитеш булып та, күңеленнән рәхәтлек, тынычлык югалган кешеләр азмы?! Башкалар уена да китерә алмаган бөтен нәрсәне татып карасалар да, тормыш мәгънәсен таба алмыйча, үз гомерләрен үзләре чикләүче андый кешеләр бер хакыйкатьне онытканнар (ә бәлки белмәгәннәрдер дә). Дөньяның тәмен, яшәвебезнең асылын аңлата торган нәрсә – динебез, иман.
Җаны шулай бәргәләнүче дустым намазга баскач: «Дингә килеп, Аллаһны зикер итә башлагач, күңелемә тынычлык керде. Бөтен бәхет – иманда, диндә икән. Миллионерлар түгел, тормышта очын-очка ялгап яшәүчеләр бәхетлерәк тә була ала икән», – дип, дөнья матурлыгын күрә башлавы, тормыштан канәгатьлек табуы турында сөйләде.
Ул дустым бу дөньяга ни өчен яралтылганын, кая барачагын һәм аңа ничек әзерләнәсен белеп, булганыннан канәгать булып, Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирә, дип яши, шуның белән бәхетле. Сез белегез: иман китереп, Аллаһны гына зикер итеп, тынычлык табачаксыз күңелләрдә, күңелдәге рәхәтлекне бернәрсәгә сатып алып булмый. Бернинди дару белән дә күңелдә тынычлык урнаштырып булмый. Бары тик Аллаһы иман белән бүләкләсә генә. Ә иманны, динне бөтен кешегә дә бирми Аллаһы. Бу – иң кадерле әйбер. Аллаһы Тәгалә шуңа да Коръәндә әйтте: «Күбесе иманга килмәсләр. Күбесе шушы хаклыкны белмәсләр». Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белик – намазыбызны вакытында укып, мәчеткә йөреп, Коръән укып, гыйлем алып, садака биреп, туганлык җепләрен ныгытып. Һәм шушы санап киткән барлык изгелекне дә Аллаһ өчен генә эшләп. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә күңелгә рәхәтлек биреп, безне бу дөньяда да һәм ахирәттә дә җәннәтле итәчәк.
Раил Фәйзрахманов.
Фото: ШК архивыннан
Комментарийлар
0
0
Әлхәмдү лиЛЛӘӘҺ! Әлхәмдү лиЛЛӘӘҺ!Әлхәмдү лиЛЛӘӘҺи Раббил гәәләмииин!
0
0