16+

Балдан да гошер чыгарырга кирәк

Ислам динендә ул гошер сәдакасы дип атала. Гошер – җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Мөселман кешесе бакчадан җыеп алган уңышының уннан берен сәдака итеп бирергә тиеш.

Балдан да гошер чыгарырга кирәк

Ислам динендә ул гошер сәдакасы дип атала. Гошер – җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Мөселман кешесе бакчадан җыеп алган уңышының уннан берен сәдака итеп бирергә тиеш.

Казанның Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев әйтүенчә, гошер сәдакасын бирергә кирәклеге Коръәндә дә искә алына.
– «Сыер» сүрәсенең 267нче аятендә: «И, мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..» – диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) тә бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп, ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Моннан чыгып караганда, 100 чиләк бәрәңге алгансыз икән, аның 10 чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә тиешсез. Гошер сәдакасы биргәннән генә кеше ач калмый. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә кайтара. Гошер сәдакасын киләсе елга мул итеп уңыш алу өчен дә бирергә кирәк. Гошер малга бәрәкәт бирә.

Үзем карап, су сибеп ­үстердем, диючеләр дә бар. Бу ялгыш фикер: бакчада үстергән җимеш, яшел­чәләребезнең мул булып үсүендә Аллаһы Тәгаләнең дә рәхмәте бар. Һәр әйбернең хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора. Ул насыйп итсә була, итмәсә – юк. Насыйп ризык тешне сындырып керә, дип тә әйтәләр бит бездә. Үз бакчабыз­да үзебезнең хәләл көчебез белән үстергән булсак та, хезмәт җимеш­ләребезне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үстерә алганлыгыбызны да онытып җибәрмик, – ди ул.

Гошерне мохтаҗ кешеләргә, ятимнәргә, ялгыз кешеләргә, мәдрәсә шәкертләренә бирү дөрес санала. Аны бирүнең төгәл вакыты юк. Гадәттә, уңышны җыеп алгач бирәләр. Сак­ларга урыны булмаганнар шулай итә. Соңрак та ярый.

– Балдан да гошер бирергәме?
– Әбү Хәнифә мәзһәбендә балның да гошере бар. Аның да уннан бер өлеше гошер була. 100 килограмм бал алсаң, шуның 10 килограммын сәдака итеп бирергә кирәк.

– Гошер сәдакасын бирмәсәң, гөнаһлы буласыңмы?
– Әйткәнемчә, ул – зәкятнең бер төре. Мөмкинлегең була торып бирмәү – гөнаһ. «Ибраһим» сүрәсенең 7нче аятендә Ул: «Мин биргән нигъ­мәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъ­мәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дигән. Бу урында мин фермерлар, колхоз, инвесторлар, күмәк хуҗалыкларны да гошер бирергә чакырыр идем. Алар бодаен да, кукуруз, рапс, көнбагышын да утырта. Гошер ул бәрәңге генә дигән сүз түгел. Әбү Хәнифә мәзһәбендә җирдә үскән бөтен әйбердән гошер чыгару каралган, фәкать утын белән камыш кебек нәрсәләрдән генә гошер чыгарылмый.

– Тиешле гошерне бирмәсәң, Аллаһы Тәгалә яңгырын вакытында бирмәс, ди. Бу чынлап та шулаймы?
– Андый хәдис дөрестән дә бар. Яуган яңгырда хайваннар өлеше генә булыр, ягъни хайваннар булмаса, аны да яудырмас иде.

 

Татарстанда гошер сәдакасын җыеп аны мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания башланып китте. Шул нисбәттән 2019 елның 28 сентябре Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан рес­публикада Гошер көне итеп игълан ителә. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына районнардагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшырырга мөмкин. Мөселманнардан актив рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading