16+

Балык Бистәсе районындагы Балтач авылыннан берьюлы 16 кеше хаҗга китте

Согуд Гарәбстанындагы Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылырга баручылар, гадәттә, берничә елга санаулы гына кеше була.

Балык Бистәсе районындагы Балтач авылыннан берьюлы 16 кеше хаҗга китте

Согуд Гарәбстанындагы Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылырга баручылар, гадәттә, берничә елга санаулы гына кеше була.

Балык Бистәсе районындагы Балтач (Юлсубино) авылыннан 7 декабрьдә кече хаҗ (гомрә) кылырга берьюлы 16 кеше кузгалды. Шушы авылда туып, район үзәгендә һәм Казанда яшәүчеләрне дә исәпләсәк, Балтач төркеме 22 кешегә җитә.

Балтач авылы мәчете мулласы Фердинант Хәкимов ислам динен күтәрүдә тырышлык күрсәтә, абруе зур. Фердинант хәзрәт үзе инде гаиләсе белән олы хаҗда да булды, инде монысына дәррәү авылдашларын да ияртте.

– Сөбханалла-машалла! Мондый күркәм мисалны республика күләмендә дә ишеткән юк иде. Изге юлдагы гамәлләрен исән-сау үтәп кайтсыннар. Амин! – диде бу хәлгә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хасанов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле сэфэрлэр булсын, исэн-сау йореп кайтыгыз авылдашларым!

    Мөһим

    loading