Һәрбер әти-әни баласы беренче авазын салганда аның исән-сау, дүрт саны төгәл булуын теләп Аллаһы Тәгаләгә ялвара.
Әмма бармаклар тигез булмаган кебек, кызганыч, язмышлар да тигез түгел шул. Һәр кешенең - үзенеке.
Яшел Үзән районы Ходящево авылында яшәүче Сәлимхан абый Гыйззәтов белән без шәһәр яны поездында таныштык. Яшел Үзәндә кереп, яныма килеп утырды ул. Үзебезчә куллар биреп исәнләштек. Бер якныкы булгач, бер юлларда йөргәч, ул мине таныды, төсмерләде дә кебек. Язмышы аянычлы икән бу абзыйның, әйтәм җирле күзләрендә бетмәс сагыш күрдем.
Өч ел дуслашып йөргәннән соң, сөйгәне Фәүзия белән гаилә корып җибәрәләр. 1973 ел була бу. Гөрләтеп, туган-тумачаны җыеп туй итәләр дә матур гына, тату гына яши башлыйлар.
Еллар үтә, гаиләне тулыландырып мәхәббәт җимешләре башта уллары Фәнис, аннары икенче уллары Рәис туа. Алар дөньяга килгәч тә яшь әти-әни сабыйлары өчен яши башлый. Әти кеше тимер юлда ремонтчы. Яшәгән торган җирләреннән бик ерак булмагач, төшке ашка да очып кына кайтып, улларын сөеп китә. Ә әни кеше шул ук станциядә диспетчер булып хезмәт куя. Хәер, алар яшь чакта шунда станциядә танышкан да булалар. Малайлар көндез бакчага йөри, ә кичләрен егетнең әти-әнисе карап тора яраткан оныкларын. Тормышлары гөрләп бара.
Олылары бераз үскәч, гаилә тагын бер бала алып кайту турында уйлана башлый. “Берәр кыз булса иде!”- дип хыялланалар. Күп тә үтми бу изге теләкләре чынга да аша. Тик кыз түгел, кабат малай әти-әнисе булу насыйп икән аларга. Айнур дип бик сөенеп исем кушалар. Тик язмыш зур сынаулар әзерләп куйган икән бу сабыйга. Ул ДЦП белән туа. Баштарак “балалар йортына тапшырыгыз!” - диючеләр сүзенә колак та салырга уйлап карыйлар. “Тик үз каның, үз җаныңны нинди йөрәк белән үзең исән чакта чит кешеләр кулына тапшырасың?! Аннары ничек тыныч яшгәп булсын?!” - дип, уртак карарга килеп, баланы өйгә алып кайталар, яратып карап үстерәләр.
Гомер үз көенә ага. Сәлимхан абзый лаеклы ялга чыга. Инде гомер көзебездә рәхәтләнеп үз көебезгә яшәрбез дип торганда гаиләнең ишеген тагын кара кайгы шакый. Яратып яшәгән хатыны Фәүзиясе кинәт сукырая, аннары үлеп тә китә.
“Үз кулларым белән гүргә иңдердем бәгыремне. Бик авыр хәл икән ул,” - ди Сәлимхан абзый, күз яшьләрен дә яшерми.
Бер үзенә өч ир бала белән тол калган иргә нишләргә? Берсенең бит әле җитмәсә мөмкинлекләре чикләнгән, 1нче төркем инвалид та. “Үзе бик тере, кызыксынучан, урамга алып чыгуыбызны сорый. Баштарак абыйлары җитәкләп чыгалар иде, бүген инде алар төп йортта яшәмиләр, үз тормышлары, берсе Казанда, икенчесе Яшел Үзәндә гомер сөрә. Казандагысы яныннан кайтып килешем. Айнурга дарулар да алдым, - диде күпне күргән абзый. - Хуҗалык та бар бит әле, ансыз да яшәп булмый. Баштарак сыер да асрый идем. Хәзер инде еллар эзсез узмый бит, кош-кортлар гына үстерәм. Айнурны үзен генә ялгыз озакка калдырып булмый. Киленнәремә рәхмәт инде, бәйрәмнәрдә кайтып, өйләрне җыештырып, камыр ризыклары пешереп, безнең күңеллләрне күтәреп китәләр. Ике атнага бер даруларга йөрим. Ул чакта күршеләр карап тора, аларга да Алланың рәхмәте яусын. Бик авыр булганда шалтыратам да йөгереп кереп җитәләр”.
Тиздән 80 не тутыра икән инде. Ләкин үләргә ашыкмый әле. “Мин улым Айнур өчен яшим. Мин булмасам, кем кулына калыр ул?” - дип борчылам “, - диде дә кесәсеннән яулык чыгарып, тирләгән маңгаен сөртте юлдашым.
- Табигать баласы ул, һава торышының үзгәрүен дә тиз сизә. Урамда салкынайтса, батареяларга ымлый. Кояшлы көн булса, тәрәзәгә шакый, һавага чыгасы килә.
Сәлимхан абзый улы кимсенмәсен, һичъюгы, ата назыннан мәхрүм калмасын өчен, барысын да эшләргә тырыша. Аның сабырлыгына, түземлелегенә сокланмый мөмкин түгел. Безнен бу очрашу да юкка гына булмаганын да аңлыйм. Аның турында язарга миңа Аллаһы Тәгалә үзе кушты бугай. Кемнәргәдер үрнәк, кемнәргәдер гыйбрәт булысын өчен кирәк мондый язмалар.
Азат Мөхәммәтҗанов.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар