16+

Казанның төп Чыршысы үзенең утларын 24 декабрьдә кабыза

Татарстан башкаласы Яңа ел бәйрәме рухына күмелә бара. Паркларда чыршы мәйданчыклары әзерләнә.

Казанның төп Чыршысы үзенең утларын 24 декабрьдә кабыза

Татарстан башкаласы Яңа ел бәйрәме рухына күмелә бара. Паркларда чыршы мәйданчыклары әзерләнә.

– “Казан” гаилә үзәге янында төп Чыршы 24 декабрьдә 17.30 сәгатьтә ачыла. Каюм Насыйриның “Ак елан” әсәре буенча театраль тамаша күрсәтеләчәк. Балалар өчен уенчык ясау дәресләре биреләчәк. Чыршы мәйданчыклары 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, – диде шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Төп Чыршы мәйданында 2025 елның 1-6 гыйнварларында театраль тамашалар була. 1 гыйнвар – “Щелкунчик”, 2 гыйнвар – “Беременские музыканты”, 3 гыйнвар – “Новогодние игрушки”. 4 гыйнварда театраль тамаша татар телендә алып барыла. 5 гыйнварда Яңа ел тамашасы, 6 гыйнвар – “Окно в прошлое” тамашасы һәм “Красная горка” ансамбле чыгышы.

Казан урамнарында 1-5 гыйнварларда “Музыкаль фургон” хәрәкәт итәчәк.
“Иске Татар бистәсендә дә чыршы мәйданчыгы ачыла. Ислам динен тотучылар биредәге бизәлгән чыршыны күңелләренә авыр кабул итмәсләр, дип өметләнәбез”, – диде Азат Абзалов.

Шәһәр Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләгәнчә, Казанда 108 урында шугалак ясала, 23 шугалакта тимераяк прокаты булдырыла. 
– Кремль яр буендагы, Җиңү паркындагы, Черек күлдәге шугалаклар – иң зурлары.Үзәк стадионда 400 метрлы чыңгы трассасы салына, бәйрәм көннәрендә аннан казанлылар да файдалана ала, – диде Линар Гарипов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading