16+

Берәүләр рингта җиңә, икенчеләр үз-үзе белән көрәшә

Дин белән спорт бергә була аламы? Кайвакыт диннең дә, спортның да асылына төшенеп бетмәгәннәр үзләренең тар фикерлелеге аркасында ашыгыч нәтиҗәләр ясарга тотына. Ярый әле үзе генә шулай уйласа, ул аны башкаларга көчләп тагарга маташа. Ә берәү күптән түгел генә: «Кеше икесенең берсен сайларга тиеш - йә спорт, йә дин», -...

Берәүләр рингта җиңә, икенчеләр үз-үзе белән көрәшә

Дин белән спорт бергә була аламы? Кайвакыт диннең дә, спортның да асылына төшенеп бетмәгәннәр үзләренең тар фикерлелеге аркасында ашыгыч нәтиҗәләр ясарга тотына. Ярый әле үзе генә шулай уйласа, ул аны башкаларга көчләп тагарга маташа. Ә берәү күптән түгел генә: «Кеше икесенең берсен сайларга тиеш - йә спорт, йә дин», -...

Без кайвакыт үзебезне үзебез үк уйлап чыгарган мәгънәсез кысаларга куып кертергә маташабыз. Теге яки бу мәсьәләгә үз карашыңны белдерү өчен, алда әйткәнемчә, бу өлкәләр белән танышу мәслихәт. Берәүгә дә сер түгел, спорт - сәламәтлек нигезе. Ә мөселман кешесе сәламәт булырга хаксызмы? Киресенчә, ислам кеше сәламәтлегенә зарарлы булган нәрсәләрне тыя. Спортчылар арасында наркоманнар, тәмәке тартучылар, эчкечеләр юк. Киресенчә булган очракта аларга инде спортта ниндидер уңышка ирешү турында онытырга гына кала.
Мин бу уңайдан Җәлил бистәсенең (Сарман районы) имам хатибы Эльвир хәзрәт Самаровның фикере белән кызыксындым.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Аллаһы Тәгаләгә көчле кешенең табынуы көчсез кешенең табынуына караганда яхшырак». Бу хәдистән күренгәнчә, мөселман кешесе рухы белән генә түгел, физик яктан да көчле булырга тиеш. Ләкин һәрбер спорт төре дә мөселманнарга туры килеп бетми. Аларның кайберсе кеше сәламәтлегенә зыянлы. Мәсәлән, кагыйдәләрсез көрәш. Шулай ук бокста да көндәшләр бер-берсенең битенә, башына суга. Дини яктан караганда, кеше спортчы булдым дип үзенең һәм көндәшенең сәламәтлегенә зыян китерә икән, бу очракта аның белән профессиональ рәвештә шөгыльләнү дөрес түгел. Шундый бер хәдис бар: «Мөселман кешесенә икенче бер кешегә сугарга туры килә икән, ул аның йөзенә кагылырга тиеш түгел (Салих әл-Бохари)», - дип сөйләде хәзрәт.
Кайберәүләр профессиональ спортчыларның приз, акча өчен уйнауларын хәрам дип саный. Моңа Эльвир хәзрәт мондый аңлатма бирде.
- Җиңелгән як җиңүчегә түләсә, бу очракта хәрам гамәл исәпләнә. Әгәр өченче бер кеше, икенче төрле әйткәндә, иганәче җиңүчегә дип бүләк әзерли икән, моның бернинди гаебе юк.
Дөньяда спорт өлкәсендә югары исем-дәрәҗәләргә ирешкәннән соң, дингә кайтып, тормыш юлын бөтенләй башка тарафка борган шәхесләр аз түгел. Танылган боксчы Майк Тайсонны жанатарлар ике яклы - ак һәм кара кеше дип атый. Спортта баш әйләнерлек карьера ясаган (20 яшендә үк дөнья чемпионы) һәм шәхси тормышында искиткеч зур сынаулар кичергән бу спортчы төрмәгә эләккәннән соң Исламга кайта һәм Малик Абдул-Азиз исемен ала. Биредә Коръән аятьләрен өйрәнә, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) аның иң яраткан каһарманына әйләнә. Шуннан башлап аның тормышында иминлек, тынычлык урнаша. Бүгенге көндә ул авыру балаларга ярдәм итә, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Бу гамәлен «тимер Майк» үз гомерендә иң зур күрсәткеч дип саный. «Мин һәркөнне гөнаһларымны бетерергә тырышам», - дип белдергән танылган боксчы.
Россияле Солтан Ибраһимов та (авыр үлчәмдә дөнья чемпионы) үзен мөселман дип саный. Шул ук вакытта спорт аңа бөтен фарыз гамәлләрне үтәргә бераз комачаулый да икән. Узган Рамазан аенда америкалы Эвандер Холифилд белән көч сынашырга әзерлек барышында ул дөрес туклана алмаган. Ә Холифилд Ибраһимовка караганда да динирәк, спортчы үзе белдергәнчә, аның Аллаһы Тәгаләгә ышануы гына аңа җиңәргә ярдәм итә.
Күргәнебезчә, Аллаһы Тәгалә берәүне дә ярдәменнән ташламый. Берәүләр рингта җиңү яулый, икенчеләре үз-үзен җиңә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading