Кайнанам өч улын бер көнне сөннәткә биргән.
- Ул чакта авылга бабачылар сирәк килә иде, сөннәтче килгәнен ишеттек тә, тизрәк тәвәккәлләдек инде. Иң кечкенәсенә ике дә тулмаган, зурысы да укырга кермәгән, бабачы бернинди анализ сорап тормый, наркозсыз-нисез генә кисте дә китте. Хәзер уйлап куям: ничекләр генә йөрәгебез җитте икән өчесен...
Бабачылар бүген дә бар
Элек авыл буйлап йөргән ул бабачыны күпләр хәтерли. Әллә бөтен Татарстанына бер бабай булган ул шунда? "Авылга бер бабай килде, аның нигә килгәнен аңлый башлаган олырак малайлар кача иде. Эшен тәмамлагач, агач череге сибеп, сасы мазь калдырып, нәрсәнедер ишек башына кыстырып, чыгып китә иде", - дип күпләрдән ишеткәнем бар аның турында. Шөкер, хәзер сөннәтче бабайлар алай дефицит түгел. Моны бизнеска әйләндереп, акча эшләүчеләре дә җитәрлек. Ә менә араларыннан иң ышанычлысын, яхшысын сайлап алу чынлап та авыр. Соңгы елларда сөннәт белән бәйле күңелсез вакыйгалардан соң куркыта шул.
2010 елда Юдинода биш яшьлек бер малай сөннәт вакытында җан биргән иде. Операция өйдә ясалган булган. Хәер, моннан җиде еллар элек дүрт яшьлек бер малай хастаханәдә сөннәткә утыртканда наркоз даруын артык күп дозада кадау аркасында анафилактик шоктан үлгән дип яздылар. Алла сакласын! Шуннан соң, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы республика мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә "Сөннәт" медицина технологиясе стандартларын төзеде дә инде. Әлеге документ нигезендә, бу операция бары тик медицина учреждениесендә һәм барлык анализлардан соң гына ясала ала. Анда балага өч яшь тулганнан соң гына сөннәткә утыртырга киңәш ителә.
Дөрес, моңа карап кына бабачылар кимемәде кебек. Өйгә килеп сөннәткә утыртучылар шактый. Аларның күбесенең медицина белеме бар, бу өлкәдә тәҗрибә туплаган кешеләр. Гадәттә, мондый бабачылар тиешле урынны өшетеп, җиңелчә (местный) наркоз белән генә операция ясый. Биш минутлык операция өчен тулы наркоз биреп, баланы ике сәгатькә йоклатасы килми бит. Иң авыртканы - әнә шул авыртуны тоймас өчен салына торган даруны кадагандадыр, мөгаен. Аны баланың нечкә җиренә берничә җирдән кадыйлар. Бала янында әтисе, йә берәр туганы була, баланы тотарга булыша. Бабачылар соңыннан присыпка сибеп торырга, марганцовка суында юындырырга кушып калдыра да, вәссаләм.
Өйдә сөннәт ясатуның уңай яклары: операция барышында баланы күреп торасың, аның белән сөйләшергә була, өйдәге мохиттә ул да үзен тынычрак тота, наркоз җиңелчә булгач, бала йокламый, ләкин авыртуны да тоймый диярлек, яра урынын гадәттә бәйләп тормыйлар, кан белән ябышыр дип куркасы юк, өйдә булгач, баланы киендереп тормыйча, ыштансыз гына йөртергә дә була.
Минуслары: өй шартларында ясалган теләсә нинди операция, әлбәттә куркыныч. Ахырдан яра ачылса, кан туктамаса? Кыскасы, бу бәхет эше. Шуңа да өйдә сөннәткә утыртучылар кайбер анализларны җыйса, ышанычлырак. Аеруча тулы кан анализы һәм канның оешучанлык үзлеген билгели торган анализ бик мөһим.
Гадәттә, мондый бабачылар Балтач, Апас якларында киң таралган. Хезмәтләре өчен 4-6 мең сум тирәсе алалар.
Кайда иртә, кайда соң
Хастаханәләр арасында сөннәт ясау буенча Республика клиник балалар хастаханәсе бик популяр. Уролог белән киңәшләшкәннән соң, табиб күрсәтмәләре нигезендә, берәр авыру-мазар табылса, балага бушлай планлы рәвештә дә операция ясыйлар. Ә инде үзең теләп сөннәткә утырту - түләүле. Хирургия юлы белән ясатсаң, 6500 сум, лазерлысы 6900 сум. Ике яшь тулган баланы сөннәткә утыртырга җыенганны белгәч, бабачылар соңга калгансыз инде, мөмкин кадәр иртәрәк кирәк иде, дисәләр, монда бары ике яшьтән генә кабул итәләр һәм бер кочак анализ җыясы булачак. 1520 сум өстәп, бөтен анализларны да клиникада гына тапшырырга була. Наркозга килгәндә, тулы наркоз булса да, аны зарарсыз, әллә ни куркыныч түгел дип аңлаталар, табиблар телендә ул "масочный" дип атала. Аңлавымча, балага укол кадамыйлар, ниндидер битлек кенә кидертәләр. Тулы накроз белән җиңелчәсен чагыштырып тормыйм, тулы наркоз ясаткан кешеләрдән, наркоз ул - бер үлеп, бер терелү, дигәннәрен ишеткәнем бар. Ахырдан, клиникада дәвалану өчен 400-800 сумлык дарулар язып бирәләр. Хастаханәгә тугызынчы яртыларда кергән булсаң, төштән соң, сәгать дүртләрдә, барысы да яхшы булса, өйгә кайтып китәргә мөмкин. Яраны бәйлиләр, ахырдан суда җебетеп, марляны салдырырга туры киләчәк.
Казанда халык телендә "Ломжинскаядагы шәхси клиникасында сөннәткә утыртучы Мөхәммәт" бик популяр. Монысы "алтын урталык" дисәң дә була: хастаханәдә дә ясый, тулы наркоз да кулланмый, яңа туган баланы да кабул итә. Мөхәммәт ата-ананы да тынычландыра белә, баланы да куркытмый диләр аның белән аралашкан кешеләр.
- Сез даруханәдән тиешле даруларны ала торыгыз, без хәзер, дип кереп китә дә, әйләнеп килгәнче операция тәмамланган була, - дип сөйлиләр аның турында.
Хезмәте өчен Мөхәммәт 6 мең сум ала.
Хатын-кызларны да сөннәтлиләр
- Әле ярый, кызларныкын кисмиләр, - дигән иде кызыбыз энекәшен сөннәткә утырканнан соң.
Баксаң, кызларныкын да кисәләр икән бит (сүз кече җенес иреннәре турында бара). Хатын-кызны сөннәткә утырту йолага әйләнгән илләрдә бик популяр ди бу. Аеруча Африка илләрендә киң таралган. Хәер, соңгы ун елда алга киткән Германия, Франция, Бөекбритания, АКШ, хәтта Төркиядә дә хатын-кызны сөннәткә утырту очраклары теркәлгән. Күп илләрдә бу йола яшерен башкарыла. Моны башкаручылар шул рәвешле хатын-кызның чисталыгын, намусын саклап калам дип уйлый. Имеш, хатын-кыз кистерелгән булса, ул фахишәгә әйләнмәячәк, азгын булмаячак, хискә артык бирелмәячәк. Африка илләрендә моны хатын-кыз бары бер генә ирне яратып, аңа тугры булып яшәсен өчен эшлиләр икән. Хискә килгәндә, сөннәтле хатын-кызлар җенси якынлык вакытында канәгатьләнү хисен алмый, имеш.
Элеккеге мөфтиебез Илдус хәзрәт Фәизнең дә әйткәнен хәтерлим әле. Бер әңгәмәбез вакытында: "Кайбер җылы якларда хатын-кызның дәртен сүндерер өчен сөннәтли торган булганнар. Анда артык эссе һава торышыннан кызлар тиз җитлеккән һәм бу йола мөһим булган",- дигән иде.
Хәзер исә мөселманнар гына түгел, кайбер башка милләт кешеләре дә сөннәтле булырга тели. 60 яшеннән узган абзыйлар да сөннәт ясатырга килә. Ни дисәң дә, сөннәт пакьлек билгесе шул. Ә бу - сәламәтлекнең нигезе.
Сорау-җавап
Татарстанның Диния назәрәтендә пропаганда бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.
1. Дин буенча баланы так яшьтә генә сөннәткә утыртырга ярый диләр? Бу дөресме?
- Ислам дине буенча, билгеле бер яшьтә баланы сөннәткә утыртыгыз дигән нәрсә юк, дөрес, никадәр иртәрәк утыртсаң, шуның кадәр яхшырак. Әмма бу баланың сәламәтлеге белән бәйле, кайбер балаларга кечкенә яшьтә наркоз даруы ярамый, башка сәбәпләр булырга мөмкин. Ә так яшьтә сөннәткә утырту дигәне халык телендә таралган бер ышану гына.
2. Әгәр кешегә наркоз даруы кадату гомере өчен куркыныч булса, ул сөннәтсез калса ярыймы?
- Сөннәткә утырту - ул Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссаләмнең күркәм гадәте. Һәр мөселман да сөннәтле булса яхшы, әлбәттә. Мөхәммәт галәйһиссаләм сөннәтендә исламны кабул итәләр икән, сөннәтне дә үтәсеннәр, дигән хәдис бар. Хәтта олы кеше булса да дип искәртелә анда. Бу фарыз дәрәҗәсендә түгел, әмма Пәйгамбәребезнең (г.с)сөннәте, ә аның сөннәтен үтәп яшәү ике дөньяда да безнең файдага гына. Аннары сөннәтнең чисталык, пакълек билгесе икәнен дә онытмасак иде. Тагын бер нәрсә, мөселман сөннәтле түгел икән, аңа имам булу мәкруһ. Ягъни дин тарафыннан кискен тыелмаган, әмма җиңелчә читкә кагылган эш.
3. Дин буенча хатын-кызны сөннәткә утырту дигән әйбер бармы?
- Ислам динедә хатын-кызны сөннәткә утырту дигән нәрсә юк. Ә менә Хаҗәр анабыздан колак тиштерү, алка кую йоласы сакланып калган.
Статистика буенча сөннәт:
- сидек юлында ялкынсыну барлыкка килүне киметә
- венерик авырулар, шул исәптән ВИЧ авырулары йоктыруны киметә
- җенси әгъзалардагы яман шеш авырулары барлыкка килүне киметә
Комментарийлар