Бер елны ураза вакыты җәй аена туры килде. Безнең кич чыгып йөргән чаклар. Әби, борчылма, без сине үзебез сәхәр ашарга уятабыз дип җыенып чыгып китәбез. Әби йокларга ята, без төнге биләмгә чыгып китәбез. Капка төбендә утырулар сизелмичә үтә дә китә. Әбине уятасы бар дип, өйгә йөгерәбез.
Һәр мөселманга, әгәр ул балигъ, аек акыллы, сәламәт булса, ураза фарыз була дип, сөйли иде әби. Әби белән үскән балалар булгач, без Рамазан аеның кайчан башланачагын, ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән тыелып торырга тиешлеген белеп үстек. Кадерле әбиебез, уразасын бер дә калдырмыйча, ел саен тотып килде. Изге Рамазан аен каршы алып, исән-сау, җиренә җиткереп башкарып чыгарга булсын дип тели иде. Озын көннәрдә уразалар тотып, куркып калып, түзә алмыйча уразасын өзгәне булмады, чөнки Аллаhы Тәгалә җиңеллек бирә.
Гаиләбез белән бергә ел саен шатлыклы, куанычлы ураза бәйрәмен каршылап килдек. Ураза бәйрәме – бик шатлыклы, сөенечле көн, чөнки без изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызга, укыган догаларыбызга, кылган изгелекләребезгә шатланабыз hәм кабул булуына өметләнәбез.
Бала вакытта, ураза тотуның асыл мәгънәсен анлап та бетермичә, уразаны ашау-эчүдән генә тыелу дип уйлыйбыз. Ә чынлыкта ураза ул – Аллаhның рәхмәтенә hәм ризалыгына ирешү нияте белән таң атканнан алып кояш баеганчыга хәтле ашау- эчүдән, начар сүзләрдән, гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең ашказаны гына түгел, ә бөтен әгъзалары ураза тотарга тиеш. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Менә шул вакытта гына аның тоткан уразасы кабул була.
Рамазан аенда әбине hәр көнне сәхәр ашарга әти яки әни уята иде. Кайбер көннәрдә без дә, оныклары, уянып, әбиебез янына чыгып сәхәр ашый идек.
Бүгенгедәй истә шул сәхәр вакытындагы хуш исле чәй исләре. Чәй эчеп алгач, караватка менеп ятып, калын юрганны ябынып, тәмле итеп йоклап китүләре.
Әби безгә:
– Балалар, минем белән сәхәр ашагач, сезгә дә күп саваплары була, - дип әйтә иде.
Үзебез үсеп җиткәч, әбине сәхәр ашарга чиратлап, бер көн мин, икенче көнгә энем, өченче көнгә сеңлем уята башладык. Көн саен будильник куеп ята идек.
Әбиебез безгә:
– Балалар, ураза айларында кылган гамәлләр 70 тапкырга артыграк була. Сезгә дә Аллаhның әҗер- саваплары насыйп булсын, - дип изге догада булды.
Бер елны ураза вакыты җәй аена туры килде. Безнең кич чыгып йөргән чаклар. Әби, борчылма, без сине үзебез сәхәр ашарга уятабыз, рәхәтләнеп йокла, дип җыенып чыгып китәбез. Әби йокларга ята, без төнге биләмгә чыгып китәбез. Капка төбендә утырулар сизелмичә үтә дә китә. Әбине уятасы бар дип, өйгә йөгерәбез. Кайбер көннәрдә әби уянып, чәйнеге кайнаган була иде инде. Бергә чәй эчәбез дә, дога укып, кереп ятабыз. Таң атканчы сәхәр ашыйбыз, мәңге онытылмас күңелле мизгелләр. Бераздан әтәч тавышлары ишетелә башлый. Кошлар сайрый. Этләр өрә. Авылда таң ата башлый. Авылым иртәсе. Мәңге истә, мәңге онытылмас...
Ураза аеның ничәнчедер көне бара, мин әбине уяттым, чәйнек куйдым. Әби тышка чыгып керде, ишекне бикләп куйды. Әби өйгә кереп, күзе тәрәзәгә төште.
Тәрәзәдә яп-якты ут күрде hәм әти-әни бүлмәсенә кызу-кызу чыкты.
– Азат, Азат, чык әле, - ди әтигә.
Коты алынган әбинең йөрәге еш-еш тибә. Ә анда энем икән. Аның кызлар яныннан кайтып килүе. Ишек бикле булгач, тәрәзәгә фонарь яктырткан. Әбине куркытырга теләмәгән, ләкин шулай килеп чыккан. Соңыннан рәхәтләнеп көлештек. Бүгенге көндә дә искә алып, күнелле итеп сөйлибез.
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга җыена әби. Ул иң беренче эш итеп өстәлгә су, тоз яки берәр татлы җимеш куя. Әби безгә дә өлеш чыгара. Без, оныклары, мөhим кагыйдәләрне белеп үскәнгә, әбигә рәхмәтлебез. Ашый башлаганчы: бисмилла әйтергә hәм уң кул белән ашарга кирәклеген белеп үстек. Ризык валчыкларын түгеп-чәчеп аягүрә ашап йөрү ярамаганлыгын да беләбез.
Әби: “Газиз әби-бабайларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән җәйге челләләрдә дә, уттай урак өстендә дә ураза тотканнар. Суыну өчен кар базларына төшеп утыралар иде», – дип сөйли иде.
Без иманлы, никадәр сабыр кешеләрнең оныклары икән. Безне кулыбызга урак тоттырып, басуларга кумыйлар. Шундый авыр заманнарда әби-бабайларыбыз саклап калган әманәтне бүген күпкә җиңел тормышта сакларга тиешбез дип саныйм. Кемдер: «Көчем җитәрме?» – дип борчыла. Изге эшкә Аллаhыдан ярдәм сорап, Аңа таянып тотынсак, ул булышмый калмас.
Тормышта hәр эшнең үз җае hәм үз вакыты бар. Игенче сабанын кыштан хәстәрли, яздан чәчә, көздән җыя. Шуның кебек, иман иясе өчен изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаhлардан арыну өчен иң хәерле вакыт – Рамазан шәриф ае. Бу изге айның hәр көне, hәр кичәсе безнең өчен бик тә кадерле. Рамазан уразасыннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тоту хәерле була дип, әйтә иде әби. Әлеге ураза нәфел уразасы. Ул кешенең бер изге гамәлдән соң икенче изге гамәл кылуын hәм изгелеккә омтылуын күрсәтә. Бу уразаны Шәүвәл аеның төрле көннәрендә дә тоту рөхсәт ителә.
Рамазан аенда бирелгән сәдакалар күп әҗерле була. Сәдаканы туганнарга, күршеләргә, бездән ярдәм өмет итүче мохтаҗларга бирергә була дип белеп үстек. Шулай ук балаларны сөендерү – кирәкле гамәл, дия иде әби.
Быел ел буена зарыгып, сагынып, әзерләнеп көткән рамазан ае табигатьнең иң матур чагына туры килде. Табигатьнең салмак кына җылына башлаган, дөньяның хуш искә күмелгән, кошларның өздереп сайраган, бал кортларының нектар җыйган чаклары.
Ураза ае ул безнең иң матур, иң изге, иң рәхәт көннәребез. Уразада куанычлы мизгелләр бик күп. Мөбарәк Рамазан ае безгә ризыкның, суның, бер-беребезнең кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесебезне тыеп, изгелекләр кылырга, сабыр, юмарт булырга өйрәтте. Аллаhы Тәгалә: “Барча гыйбадәтләрегез үзегез өчен булса, ураза тотуыгыз Минем өчен”, – дигән. Кешенең ураза тотуын Аллаhы Тәгаләдән башка берәү дә күрә алмый. Аның белән кешеләр алдында мактанып та булмый, чөнки бу Аллаhы Тәгалә белән бәндә арасындагы илаhи бер сер.
Алдагы көннәребездә дә шушы рамазан аендагы шикелле, Аллаhыны истән чыгармыйча, кушканнарын үтәп яшәсәк иде.
Аллаhы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, гөнаһларыбызны кичерсен hәм киләсе Рамазан аена хәтле изге гамәлләр кыларга ярдәм итсен. Әмин!
Айларның иң зуры Рамазан ае,
Көннәрнең иң зуры җомга көне.
Ураза аеның төп истәлекләре -
Әбиемнең безгә сөйләгәннәре.
Кечкенәдән истә калган
Иртән торып сәхәр ашаулар.
Авыз ачып, ифтар ашап,
Әбиемнең дога кылуы.
Әбине сәхәр ашарга
Уятабыз үзебез дип,
Уянмыйча, йоклап китеп
Кот алынган вакытлар.
Иртә белән уянып,
Әй ятабыз уйланып.
Әбине без уятырга
Әллә инде оныттык.
Әби җаным әйтә безгә:
Иртә әле, ятыгыз.
Борчылмагыз, йоклагыз,
Уятты бит анагыз.
Иртә белән сәхәр ашавы,
Кичке ифтар вакыты
Мәңге истә калачак,
Ел да кабатланачак.
Без hава сулыйбыз, якты дөньяның гүзәллеген күрәбез, ризыкланабыз, әлхәмдүлилләh! Ашаган ризыгыбыз тамактан үтә икән, бу – нигъмәт. Аяк-кулларыбыз йөри, күзебез күрә, колагыбыз ишетә, тәнебез тоя икән, бу да – нигъмәт. Димәк, без бәхетле.
Аллаh Сөбханә вә Тәгалә әйтә: “Аллаhка шөкер иткәннәргә вә сабыр-чыдам булганнарга Аллаh Тәгалә Үзе әҗер бирәчәк”.
Алисә Ахунова
Арча, Кече Төрнәле
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар
0
0
Алисэ, рэхмэт шулай динебез турында матур, анлаешлы, гади итеп язып, анлатып биргэнен эчен. Бик матур, эчэлекле итеп язгансын. Бер тында укып бетердем. Олыларга хэрмэт, ярату, тэрбия бирэ торган хикэя. Хэр сузен, жэмлэн тэрбияви, анлаешлы. Рэхмэт.
0
0