16+

Болгар ислам академиясен дөньяга танытачаклар

Болгар шәһәренең «Ак мәчет»ендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм чараларының иң зурысы үтте. Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасында Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашты.

Болгар ислам академиясен дөньяга танытачаклар

Болгар шәһәренең «Ак мәчет»ендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм чараларының иң зурысы үтте. Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасында Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашты.

Ислам диненең бер генә дә кимчелеге юк
Коръән уку белән башланган бәйрәм Дагыстаннан килгән «Нәшидүл Ислам» төркеме, җырчы Раяз Фасыйхов, Россия ислам институты шәкертләренең гарәпчә һәм татарча башкарган нәшидләре, мөнәҗәтләре белән дәвам итте. Мәүлид - ислам динен кыйммәтләгән, зурлаган кичәләрнең берсе. Бу кичәдә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән.

Татарстан мөфтие Камил хәз­рәт Сәмигуллин сүзләренчә, Мәүлид көнен инкарь итүчеләр дә бар.

- Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең игелекле үгет-нәсыйхәтләре, хә­дисләре Раббыбыз кушканча яшәргә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, туры юлдан барырга ярдәм итә. Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе - безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате. Аллаһ безгә үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) - аның кешеләргә кылган рәхмәтләренең иң зурысы, - диде Татарстан мөфтие.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, бәйрәм чарасы Болгарда гына түгел, республиканың һәр шәһәр-районнарында уздырыла. Әлеге чаралар, Мөхәммәд Пәйгамбәр үрнәгендә, ислам диненең иң чиста-саф дин булуын төшендерергә ярдәм итә.

- Соңгы вакытта ислам диненә пычрак атучылар да табыла, хакыйкатьтә бит ул - иң чиста дин, аның бер генә дә кимчелеге юк. Бүген яшьләребезгә мәктәптә Пәйгамбәребез турында бик аз мәгълүмат бирелә. Алар Наполеонның, Македонскийның кем икәнен белергә мөмкиннәр, ә дөньяның иң мәшһүр йөз кешесе арасына кергән Мөхәммәд Пәйгамбәрне белмиләр. Аны бу дөньяга нәрсә өчен килүен, күркәм холкы-әдәбен белсәләр, ислам динен яхшырак аңласалар, төрле радикал агымнарга кереп китмәсләр иде, - ди казый.

Академиянең рәсми исеме билгеле
Мәүлид бәйрәмендә катнашкан Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев изге Болгар җирендә Россия ислам белеме үзәге төзеләчәген, аның ахыргы проектын 20 гыйнварда караячакларын әйтте.

- Ул заманча, уку өчен дә, ял итү, эшләү өчен дә уңайлы, матур бина булачак. Бинаны «Ак мәчет»нең сул ягында салу планлаштырылды. Әлеге уку йортын бөтен дөньяга билгеле булырлык итеп танытасы килә. Анда иң яхшы галимнәрне чакырырга, сәләтле яшьләрне хәзердән үк барлый торырга кирәк. Болгар ислам академиясен төзү - XVII-XVIII гасырларда бөтен ислам дөньясына билгеле булган татар дин әһелләренең рухи мирасын торгызу ул. Академиянең рәсми исемен дә билгеләдек, ул Болгар ислам академиясе дип аталачак. Русча да шулай яңгыраячак, - диде Минтимер Шәймиев.

Билгеле булганча, 2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указы имзаланды, аның нигезендә рәсми рәвештә беренче нигез ташын салу тантанасын 2016 елның 21 маенда - Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми төстә исламны кабул итү көнендә уздыру планлаштырыла.

Дәүләт киңәшчесе Болгардагы кунакханә комплексы төзелеше турында да сөйләп үтте. «Кол Гали» исемен алган кунакханәнең ачылышы 2017 елга планлаштырыла.

- Иделнең матур яр буенда, табигать кочагында урнашкан комплекс туристларның һәм борынгы Болгарга кунакка килүчеләрнең яраткан урынына әвереләчәк, - диде Минтимер Шәймиев.

Россия Мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин дә бер яңалык җиткерде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны ул Россиянең баш мөфтие вазифасына тәкъдим итәргә ниятләвен әйтте. Әлеге мәсьәлә май аенда булачак съездда хәл ителәчәк, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading