16+

“Болгар ислам академиясенә укырга керүчеләрнең кырык проценттан артыгы татар милләтеннән”

Быел Болгар ислам академиясенең абитуриентларны укырга кабул итү кампаниясе аеруча уңышлы булган.

“Болгар ислам академиясенә укырга керүчеләрнең кырык проценттан артыгы татар милләтеннән”

Быел Болгар ислам академиясенең абитуриентларны укырга кабул итү кампаниясе аеруча уңышлы булган.

Шәкертләр үзләренең әзерлеклелеге, белем дәрәҗәсенең югары булуы белән аерылып торалар, дип сөйләде журналистларга академиянең ректор вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов. Кабул итү кампаниясенә әзерлек ел башында ук башланган. Дистанцион форматта ачык ишекләр көне үткәрелгән. Чит төбәкләргә эш сәфәрләре дә шактый булган.

– Болгар ислам академиясе Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хуплау тапкан федераль дәрәҗәдәге проект. Үзебезнең Татарстан хөкүмәте җитәкчелегенең дә игътибарын тоеп эшлибез. Академия бөтен Россия мөселманнарына хезмәт итә. Уку йортына чит илдән биш абруйлы галимне җәлеп иттек. Ил төбәкләреннән унбишләп ислам белгечен чакырдык. Яңа уку елына дүрт зур галим киләчәк. Кабул итү кампаниясенә әзерелекне максатчан рәвештә ел башында ук башлап җибәрдек. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Уфадагы үзәк диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә торып эшләдек.   Ислам университеты, республикадагы мөхтәсибәтләр белән аралашып торабыз. Төньяк Кавказ республикаларына барып кайттык. Абруйлы дин әһелләре, мөфтиятләр җитәкчеләре, ислам уку йортлары ректорлары белән очрашып, аларны академия эшчәнлеге белән таныштырдым. Һәр урында эчтәлекле очрашу булды һәм алар үз нәтҗәләрен бирде.

Быел академиягә беренче тапкыр Чечня, Кабардино-Балкариядән киләчәкләр. Кемерово, Новосибирск, Ульяновск төбәкләреннән дә тәүге шәкертләр кабул иттек. Быел магистратурага конкурс бер урынга дүрт, докторантурага бер урынга алты кеше иде. Бигрәк тә докторантурага кергән шәкертләр сөендерә, алдагы еллардан аермалы буларак, аларның гарәп телен белү дәрәҗәләре, белем сыйфаты югарырак. Шуңа да ун кеше урынына унбиш кешене кабул иттек. Быел барысы 115 шәкерт белем алачак. Академиядә укучыларның санын елдан-ел арттыруны максат итеп куймыйбыз, төп бурычыбыз – югары әзерлекле ислам дине белгечләрен укытып чыгару, – дип сөйләде Айнур Тимерханов.

Уку йорты биргән белемнәрнең никадәр тирән булуын Айнур Тимерханов бер мисал аша гына да җиткерә алды. Гарәп Әмирлекләреннән докторантурага укырга килгән шәкерткә йөз сораудан торган һәм гарәпчә язылган тестка җавап бирү өчен бер сәгатьтән артыграк вакыт кирәк булган. Болгар академиясенең магистратурасын тәмамлап докторантурага укырга керергә имтихан тапшырган студентлар бу бурычны кырык минутта үтәп чыккан. Шәкертләрнең белемнәре ынк аерылып тора дип әйтмәс идем, ди ул.

Академиядә якын чит илләрдән, ил төбәкләреннән килеп укучылар шактый. Ә үзебезнең республикадан укырга теләүчеләр бармы һәм алар күпме? “ШК” журналистының әлеге соравына җавап итеп спикер күңелле хәбәр җиткерде.
– Быел академиягә кабул итү кампаниясе шуның белән дә аерылып торды: магистратурага да, докторантурага да укырга керүчеләрнең кырык проценттан артыгы татар милләтеннән булган шәкертләр. Иншалла, нәтиҗәсе дә яхшы булыр, укуларын тәмамлап, Татарстанда, төбәкләрдә мөселман өммәтенә хезмәт итәрләр дип өметләник, – диде ул.

Шәкертләрнең укуы да, яшәве дә, ашавы да, уку йортының матди-техник базасыннан файдалану бушка. Укудагы уңышларына карап, ун мең сумга кадәр стипендия дә түләнә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading