16+

37, 8 миллион сумлык сыр урлаганнар

Сыр сату буенча алдынгы Британ компаниясеннән 950 баш затлы чеддер сырын урлаганнар.

Сыр сату буенча алдынгы Британ компаниясеннән 950 баш затлы чеддер сырын урлаганнар.

Барлыгы 22 тонна сыр югалган. Полиция хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча бер шикләнелүчене кулга ала алган инде, тик әлегә аның турында бик аз билгеле. 
Мондый төр җинаять бик сирәк очрак булса да, сыр җитештерүче компаниягә җитди зыян килгән. Сыр җитештерүчеләргә сыр сәнәгатендә танылган Европа дистрибьюторы вәкилләре исеменнән хат килгән.

Алар Француз супермаркетлар челтәре өчен сөт продукциясе китерү белән шөгыльләнүләрен һәм хезмәттәшлек итәргә теләүләрен аңлатканнар. Берничә ай мошенниклар компания җитәкчесе белән хатлар аша аралашкан. Аның белән ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырган.
Сентябрь ахырына сыр җитештерүчеләр 22 тонна чеддер сырын җибәргәннәр. Әмма аның өчен бер сум да түләнмәгән. 

Компания җитәкчесе вәгъдә ителгән акчалар алдан әйтелгән атнада килмәгәч, ялганда шикләнә башлаган. Ул Европа дистрибьюторының рәсми вәкилләре белән элемтәгә кергән һәм бу вакыт эчендә гап-гади мошенниклар белән аралашкан аңлаган. Мошенниклар компаниягә 37,8 миллион сумлык зыян салган.

Компанияне тәэмин итүчеләрнең берсе сөйләгәнчә, җинаятьчеләр эзләрен капларга тырышкан. Алар сырны Лондон читендәге складларның берсенә китергәннәр. 10 көннән соң хокук саклаучылар сыр урлауда катнашуда шик астында булган 63 яшьлек ир-атны кулга алалар. Шулай да сыр җитештерүче компания гаеплеләрне табарга өмет итә. Чеддер сыры тиз бозыла, шуңа аны сатып бетерергә кирәк. Мошенниклар һичшиксез эзләр калдырыр дип ышаналар. 
Озак саклана торган сырларны гел урлап торалар икән. Мәсәлән, Италиядә ел саен пармезанны якынча 378 миллион сумлык запасын урлыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading