16+

Бу кичтә бер еллык гөнаһлар ярлыканыр

Динебездә “Бәраәт кичәсе” дигән күркәм бер кичә бар. Бу көнне гамәл дәфтәрләребез алышына.

Бу кичтә бер еллык гөнаһлар ярлыканыр

Динебездә “Бәраәт кичәсе” дигән күркәм бер кичә бар. Бу көнне гамәл дәфтәрләребез алышына.

Шуңа да “Бәраәт кичәсе”ндә Аллаһтан ярлыкау сорарга, догада булырга кирәк, чөнки бу көнне начар гамәлләребез, белеп һәм белми кылган хаталарыбыз сөртелә, гөнаһларыбыз гафу кылына. Бу гамәл дәфтәрләре кыямәт көнендә Аллаһ хозурына бирелеп, үлчәүләргә салыначак. Һәм кайсы авыр килүенә карап, кешенең җәннәткә яки җәһәннәмгә эләгүе хәл ителәчәк. 

 “Бәраәт” нәрсә дигәнне аңлата?
Барәат сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “бурычтан вә җәзадан пакьләнү” дигәнне белдерә. Шәригать буенча мәгънәсе – “гөнаһлардан котылу”, “бәхет”, “иминлек”, “уңыш”, “изгелекләр иңә торган кичә”. Шуңа бу кичәдә мөселманнар Аллаһтан үзләренең, мәрхүмнәренең гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кыла. Бәраәт кичендә Коръәни Кәрим, бөтен мәгълүматлар саклана торган “Ләүхүл-Мәхфүз” китабы беренче кат күккә иңгән дип санала. 
Бәраәт кичәсендә догалар кабул кылына

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Биш кичә бардыр. Ул кичәләрдә кылынган догалар кабул булыр. Алар: раҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе; шәгъбан аеның 14нче көненнән 15нче көнгә каршы киче – Бәраәт кичәсе; пәнҗешәмбе кояш баю белән башлана торган җомга киче, Рамазан гаете кичәсе һәм Корбан гаете кичәсе”.

Бәраәт кичәсенең фазыйләте
Әлеге кичәнең фазыйләтләре турында хәдис-шәрифләрдә искә алына. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Шәгъбан аеның 15нче көне керсә (14 шәгъбаннан 15 шәгъбанга каршы төн Бәраәт киче була), аны гыйбадәт белән үткәрегез”, – дигән. Шулай ук бу көндә көндез ураза тоту хәерле, чөнки хәдистә килгәнчә, Аллаһы Тәгалә ул кичне кояш чыкканчыга кадәр дөнья галәменә рәхмәтен җибәрер: “Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Андый кешеләр бармы?” – дип сорар.  
Танылган ислам галиме имам Субки рахимәһуллаһи: “Дөреслектә, Бәрәат кичендә бер ел, җомга кичендә бер атна, ә Кадер кичендә гомер буе кылган гөнаһлар гафу ителә”, – дигән. 

Бәраәтне Кадер киче белән бутамыйк
Бу изге кичәне Кадер киче белән бутаучылар очрый. Ләкин алар төрле дәрәҗәгә ия булган, аерым мәгънәле кичәләр. Кадер кичендә Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмгә Коръәннең аятьләре иңә башлаган. Киләчәк ел эчендә бөтен мәхлукатларның ризыклары, байлыклары, ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтләре, дәрәҗәләре, бер ел эчендә яңа туачак һәм вафат булачак кешеләр Кадер кичендә билгеләнә. Ә Бәраәт кичәсе аннан кала икенче зур бәйрәмнең берсе булып санала. Имам Әл-Газали рахмәтуллаһи галәйһи шундый сүзләр әйткән: “Мөселманнарга Җир йөзендә ике көн гает булган кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Аларның берсе – Кадер, икенчесе – Бәраәт киче”. 

Бәраәт кичәсендә кемнәр гафу кылынмас?
Бер риваять буенча бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмгә килеп: “Йә, Аллаһның Расүле, әй сөекле Пәйгамбәр, Аллаһ бу кичәдә шактый кешене кичерер, шактыен гафу итмичә дә калдырыр. Гафу ителмәүчеләр – мөэминнәр белән талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык җепләрен өзүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, тормышларын сәрхүшлектә үткәрүчеләр”, – дигән. 

Кичерү юк дип өметне өзмик, тәүбә кылыйк

Әмма, Аллаһ кичерми дип, өметне өзәргә ярамый. Аллаһ – Кичерүче. Гөнаһлар кичерелсен өчен тәүбәгә килергә кирәк. Дөрес, бу “Йә, Раббым, тәүбә кылдым, гафу ит”, –  дип дога кылу гына түгел. Тәүбәнең өч шарты бар. Ике рәкәгать намаз укыганнан соң, Аллаһтан кичерү сорау мөһим. Тәүбәгә килгәндә беренче чиратта үкенү булырга тиеш. Аннары телең белән истигъфар әйтү: “Йә, Раббым, гафу ит, әстәгъфируллааһ”, – дип кабатлау кирәк. Өченчесе – башка бу гөнаһка кайтмыйм дип, Аллаһ каршында сүз бирү кирәк. Шуннан соң гына, иншәАллаһ, тәүбәбез кабул булыр. 
Ягъни Бәраәт, җомга, Кадер кичәләрендә Аллаһтан сорасак, кечкенә гөнаһларыбыз гафу ителер дип өметләник. Ә олы гөнаһлар кичерелсен өчен, тәүбәгә килүне ашыктырырга тиешбез.

Бәраәт кичен ничек үткәрергә?
Бәраәт кичендә өстәмә тәһәҗҗөд намазын укырга кирәк. Гөнаһларны искә төшереп, күбрәк тәүбә кылыйк. Коръәннән “Йәсин”, “Мүльк” (“Тәбарәк”) сүрәсен укыйк. Шулай ук зикерләр, Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмгә күп итеп салават сүзләрен әйтү күркәм гамәлләрдән санала. Бу көнне изге гамәлләр кылырга тырышсак иде.

Бәраәт киченең догасы
Бәраәт кичендә укый торган аерым дога да бар. 
اَللَّهُمَّ اِنْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي شَقِيًّا فِي دِوَانِ الْاَشْقِيَاءِ فَامْحُهُ وَ اكْتُبْ فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ وَ انْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي سَعِيدًا فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ فَاثْبُتْهُ فَاِنَّكَ قُلْتَ فِي كِتَابِكَ الْكَرِيمِ يَمْحُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَ يُثْبِتُ وَ عِنْدَهُ اُمُّ الْكِتَابِ
“Аллааһүммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии дивәәнил-әшкыйәә-и фәмхуһү вәктүб фии дивәәнис-сүгадәә-и. Вә ин күнтә кәтәбтә исмии сәгыыйдән фии дивәәнис-сүгадәә-и фәс̣бүтһү (“с” хәрефе сакау итеп укыла – ред.) фәиннәкә культә фии китәәбикәл-кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәә-ү вә йүс̣битү (“с” хәрефе сакау итеп укыла – ред.) вә гыйндәһү уммүл-китәәб”.  

Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Дөреслектә, Син Коръәндә: “Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүхүл-Мәхфүздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәслек итәр”, –  дип әйтәсең”. 

Тимергали хәзрәт Юлдашев,
 “Саләх” мәчете имам-хатыйбы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading