Ишеп яуган кар көртләп куйган сукмакны тун итәге белән себереп, авыр атлап баручыны Фәүзиягә ошаттым.
Тик гәүдәсе калынрак кебек. Тазарып киткәндер. Күптән күргән юк бит. Бер-ике ел элек дәваханәдә танышкан идек. Бик ачык күңелле, сүзчән Фәүзия белән стационарда озын көннәрне сөйләшеп кыскарта идек.
– Ирем белән соңарып кына өйләнештек. Безнең кебекләрне элек сазаган дигәннәр. Тугыз ел яшибез бергә. Тормышыбыз көйле анысы. Тик… бала көтеп гаҗиз булдык инде. Йөрмәгән җир, түләмәгән акча калмады. Гел көтеп яшәп, ай саен, өметең тагын акланмаганын аңлап, елый-елый картая башладым. Ирем баштарак бик кайгырды. Боекты. Тик миңа рәнҗү сүзләре әйтмәде. Ярый миңа Ходай яхшы пар биргән. “Кит. Башкага өйлән, кысыр хатын белән гомереңне әрәм итмә”, – дидем. Китмәде.
Элегрәк, мин тәкъдим иткәндә, риза түгел иде. Соңрак күнде. Быел менә балалар йортыннан яшь бала алдык. Отказник. Туу белән анасы ваз кичкэн баласыннан. Кемдер, менә бездәй, еллар буе көтеп ала алмый. Ә кемдер туу белән ташлый. Газиз баласын чүпкә дә күрми.
Аны ничек яратканымны белсәң! Үзем дә, ирем дә мөкиббән. Ирем бигрәк куанды. Төнлә дә, көндез дә кулыннан төшерми. Татарча матур итеп Мәликә дип исем куштык. Ул баланы алыр өчен күпме кәгазь җыеп, күпме нервы бетергәнне әйтеп тә тормыйм. Нәтиҗәсе кадерле. Балалы булдык бит, туган, – дип сөйләгән иде Фәүзия. Аның искиткеч батырлыгына, чит бала алып үстерергә җөрьәт иткәненә соклану кичергән идем.
“Ана булу бәхетен татыр өчен ниләргә генә бармый хатын-кыз. Инде исән-имин үстереп кеше итәргә язсын кызкайларын. Яше дә кырыкны узган бит Фәүзиянең. Артыгын кайгыртып, кирәгеннән артык каударланып өзлеккән әле үзе, җитмәсә. Ярый ире төпле кеше туры килгән, баланы үзе карый икән”, – дип уйладым.
Фәүзия процедураларны өй белән ике арада йөгереп йөреп үткәрде дә, чыгып та китте.
– Мәликәмнең әтисе алтын булса да, әни ныграк кирәк. Чыгам инде, чирем бетте кебек. Баламны бер генә минутка да үземнән калдырасым килми. Белсәң шатлыгымны! Тик торганда да, Мона Лиза кебек, йөземнән елмаю китми. Урамда очраган кешеләр юләрдер бу диләрдер, – дип куанычы белән бүлеште ул саубуллашканда.
Шул чакны искә төшереп, алдымнан баручы ханымга эндәштем:
– Фәүзия, синме соң бу? Кар кызы булгансың бит. Танып булмый сине.
Карга баткан йон башлык астыннан караган элеккечә елмаюлы күзләр танышымныкы иде. Без көлешеп исәнләштек. Шулчак мин эч турысында аның туны шактый кабарып торуга игътибар иттем. Сорарга кыймадым. Фәүзия ачыклык кертте:
– Син ышанмассың, якташ, беркем дә ышана алмый моңа. Туганнар да, дуслар да шакката. Без бит бала көтәбез. Менә озакламый табар вакытым җитә инде, – дип эчен сыпырып куйды. – Мәликәгә ике яшь тулды, аерымачык татарча сөйләшә, бик зиһенле бала булды. Теле буталмасын, чиста ачылсын дип, атасы белән үзара да рус сузләрен кыстырмыйча аралаша башладык хәзер. Кызчыгыбызны асрамага алганга, Аллаһым безгә ничә ел сорап ала алмаган баланы биргәндер. Мәликә алиһә хәзер безнең өчен. Аны алганнан бирле бәхетле очраклар күбәйде әле бездә. Әтиебезне эш урынында җитәкче итеп күтәрделәр. Яңа фатирга күчтек. Инде күз генә тимәсен. Бу бала тормышыбызга җан өрде бит.
“Нинди искитмәле хәл. Ничек мондый хәлдән соң Ходайга ышанмыйсың инде. Тугыз ел бала таба алмаган хатын, ятимәне асрамага алгач, тиз арада авырга узган. Әкият диярсең. “Сораганга бирермен дигән, ишетми калмый ул”, – дия иде әби. “Сорыйм – бирми”, – дип аны котырта идем. Ышанмый идем. Ә бәлки Аллаһтан нидер сорар өчен, без башта ниндидер яхшы гамәл кылырга тиешбездер. Шул очракта гына, изге гамәл кылучыларга үз теләкләре бүләк булып кайтадыр. Хикмәти Хода” дип фәлсәфи уйларга бирелдем...
Чулпан Насырова.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар