16+

Чирмешәнлеләр Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәде

Соңгы елларда иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе Сабан туена кайбер мөселманнар тарафыннан мәҗүси бәйрәм тамгасы сугылуын ишетеп беләбез. Аның каравы, Сабан туенда үткәрелүче спорт ярышларын исәпкә алганда, әлеге бәйрәм аркылы Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)не зурлыйбыз, алай гына да түгел, аның сөннәтен үтәгән булып чыгабыз икән ләбаса! Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Балаларыгызны ат иярләргә, уктан...

Чирмешәнлеләр Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәде

Соңгы елларда иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе Сабан туена кайбер мөселманнар тарафыннан мәҗүси бәйрәм тамгасы сугылуын ишетеп беләбез. Аның каравы, Сабан туенда үткәрелүче спорт ярышларын исәпкә алганда, әлеге бәйрәм аркылы Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)не зурлыйбыз, алай гына да түгел, аның сөннәтен үтәгән булып чыгабыз икән ләбаса! Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Балаларыгызны ат иярләргә, уктан...

Туган көнендә тәкә отты
Коръән аятьләре укылып, рәсми чыгышлар тәмамлангач, Чирмешәннең җәмигъ мәчете имам хатибы Хәбир хәзрәт Ханов Сабан туе ярышларын әнә шундый риваятьләр, хәдисләр белән башлап җибәрде. Районыбызда мөселманнар өчен оештырылучы Сабан туе ярышлары быел инде икенче мәртәбә үткәрелгәнлектән, Ураза бәйрәменә кайткан чирмешәнлеләргә дә былтыргы күрсәткечләрен яхшыртырга, яңабаштан көч сынашырга, бу юлы ярышларда тагын да активрак катнашырга форсат туды. Бәйрәм чарасына быел Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлеше казые, Ютазы районының имам мөхтәсибе, Урыссу җирлегенең «Фәнис» мәдрәсәсе ректоры Марат хәзрәт Мәрданшин үзенең ике шәкертен - яшь имамнарны да алып килгән иде. Шуңа күрә, чирмешәнлеләргә, Марат хәзрәтнең халыкчан, үтемле вәгазен тыңлаудан тыш, әлеге яшь имамнарның чүлмәк ватуын карап та хозурланырга насыйп булды, әмма имамнар арасында узган әлеге ярышта бәхет районыбызның Югары Чегодай мәхәлләсе мөәзине Илдус хәзрәткә елмайды.
Бу көнне районыбызның Сабан туе мәйданында кәләпүш яки чалмаларын салып, капчык киеп йөгерүчеләрне һәм су ташучыларны да, беләкләрен уйнатып кул көрәштерүчеләрне вә бил алышучыларны да, гер күтәрүчеләрне дә, хәтта күзләрен чекерәйтә-чекерәйтә уктан атучыларны да күрергә була иде. Һәр мәхәллә, аркан тартыш буенча үз командасын булдырып, үзара ярышты. Кайбер спорт төрләре буенча хатын-кызлар да аерым бер почмакта үзара бәйге тотты. Җиңү яулаучыларга чигүле кәләпүшләр, намазлыклар, яулыклар, дини китаплар һ.б. бүләкләр тапшырылды.
Абсолют батырга дигән тәкә исә Түбән Кәминкә мәхәлләсенә кайтып китте. Аңа нәкъ бәйрәм көнендә 18 яшен тутырган, 120 килограммнан югарырак авырлыкта көрәшүче Разыйф Гыйрфанов лаек булды. Мәрхүм әтисе Фазыйл абзый да элеккеге елларда районның абсолют батыры исемен ала торган иде. Ә Разыйф, яшь булуына карамастан, инде икенче ел рәттән өлкәннәр белән бил алыша икән. Сүз уңаеннан, быел Казан Сабан туенда да абсолют батыр исемен безнең район егете, Туймәт авылыннан Ильяс Галимов яулады. Узган елларның берсендә ул мөселманнар өчен оештырылган көрәштә батыр калып, әнисенә Хаҗ сәфәре бүләк иткән иде.
Быел бәйрәмнең мәдәни өлеше генә узган елдагысыннан ничектер сүлпәнрәк барды. Аның каравы, мәхәллә каршындагы мәдрәсәләрдә укыган яшь шәкертләр бәйрәмгә килүчеләрне Коръән сүрәләрен укуда үзара көч сынашып сөендерде. Сабан туйлары уздырырга көйләнгән футбол стадионының бер як секциясе буш торса да, икенче өлеше халык белән шыгрым тулы иде. Моннан тыш, бәйрәм хакында ишетеп, бирегә килгән кибетләр тирәсеннән дә кеше өзелмәде.
Изге гамәлләрдә ярышу
«Әл-Халид» сүрәсенең 21 нче һәм «Әл-Бәкара» сүрәсенең 148 нче аятьләрендә әмер ителгәнчә, районыбыз мәхәлләләрендәге мөселманнар быел Сабан туендагы ярышларда гына түгел, ә изге гамәлләр кылуда да Рамазан ае дәвамында бер-берсе белән ярыша килгән. Шулай итеп, Чирмешәннең җәмигъ мәчетендә узган ел 9 ифтар мәҗлесе оештырылган булса, быел бу сан 17гә җиткән. Авылларда да мәчет, мәдәният йортлары һәм мәктәп биналарында да күрше-күлән һәм килгән кунаклар белән күмәкләшеп авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрү гөрләп барган. Әлеге мәҗлесләрдә Төркиядән килгән Коръән-хафиз Түнҗәр Зердали да катнашкан. Районыбыз мөселманнары, Рамазан аена хөрмәт күрсәтү йөзеннән аңлату эшләре алып барып, хәтта райондагы кибет киштәләреннән исерткеч эчемлекләрне алдыруга да ирешкән. Дөрес, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазинны тыңлата алмаганнар. Ә шәхси кибет тотучылар әлеге акциягә теләп кушылган. Менә Гает бәйрәме көнне дә Сабан туена килүчеләрне кибетләр янәшәсенә көйләп куелган табыннар артында сыйлау бик күркәм күренеш булды. Мәхәллә мөселманнары кайнар чәй, пылау, яңа аертылган бал, коймак, кавын-карбыз һәм башка төр җиләк-җимешләр китергән, җиңүчеләргә бүләкләр алу өчен акча туплауда да мөхтәсибәтнең һәр мәхәлләсе үз өлешен керткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading