16+

“Дини лидер ике канатлы булырга - дөньяви да, дини дә белемгә ия булырга тиеш”

18-23 ноябрьдә Казанда "Мәхәллә 2.1" мөселман лидеры мәктәбе эшләячәк.

 “Дини лидер ике канатлы булырга - дөньяви да, дини дә белемгә ия булырга тиеш”

18-23 ноябрьдә Казанда "Мәхәллә 2.1" мөселман лидеры мәктәбе эшләячәк.

Мәктәпне Казан университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институты ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия ислам институты белән берлектә оештыра. Әлеге проект узган ел уздырылган "Мәхәллә 2.0" мәктәбенең дәвамы булып тора.

Биш көн дәвам итәчәк "Мәхәллә 2.1" мәктәбендә 18-35 яшьлек актив мөселманнар катнашачак. Алар Универсиада авылында яшәр дип көтелә. Россия ислам институтының гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Резидә Сафиуллина сүзләренчә, биш көнлек уку-укыту мәктәбендә яшьләр өчен лекцияләр укылачак, тренинглар уздырылачак һәм ислам дөньясында билгеле булган шәхесләр, аерым алганда, Россиянең Үзәк диния нәзарәте мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Мәскәү Җәмигъ мәчете баш имам хатибы Илдар хәзрәт Галәветдинов, Чувашия мөфтие Әлбир Крганов һәм башкалар белән очрашулар узачак.

- Моннан йөз ел элек Исмәгыйль Гаспринский: "Дини лидер ике канатлы булырга - дөньяви да, дини дә белемгә ия булырга тиеш", - дигән. Мөселман лидеры мәктәбенең төп максатларының берсе дә дини һәм дөньяви белемне бергә куша белгән лидерлар булдыру. Бездә мәгариф системасы яхшы оештырылган, әмма ике төрле белемгә ия булып, шулар нигезендә эшли белергә дә кирәк. Ни өчен кирәк дигәндә, соңгы вакытта мөселманнар белән бәйле конфликтлар килеп чыкты. Яшь лидерлар дини яктан да, фән ягыннан да грамоталы булырга, законнарны да яхшы белергә тиеш, - дип сөйләде журналистлар белән очрашуда тарих фәннәре докторы Айдар Хабутдинов.

"Мәхәллә 2.1" проекты координаторы Аммар әл-Анси Сафиуллин әйтеп үткәнчә, проектта, Татарстаннан кала, Урал, Идел буе, Мәскәү, Төньяк Кавказдан килгән 18-35 яшьлек 100 актив мөселман катнашачак. "Мәхәллә 2.1" мәктәбенең тагын бер максаты - яшь мөселманнарны социаль яктан активлаштыру, булган потеницалны җәмгыятькә файда китерүгә юнәлдерү һәм халыкка ислам кыйммәтләрен аңлату, - ди ул.

"Мәхәллә 2.1" мәктәбендә катнашучы нәтиҗәдә үз проектын булдырып, аны тормышка ашыру юлларын билгеләргә тиеш. Проектлар ислам мәгарифе, социаль инфраструктура, җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү һәм сыйфатлы мәгълүмат чыганагы булдыру юнәлешендә эшләнә ала.

Мөселман лидеры мәктәбе барышында мөселманнарның хәзерге җәмгыятьтәге урыны, дәүләт һәм коммерция структуралары белән элемтәләр булдыру проблемалары каралачак. Катнашучылар план кору һәм проектны тормышка ашыру юллары белән таныша алачак. Мәктәптә ораторлык осталыгы, риторика, исбатлау һәм дәлилләү буенча дәресләр уздырылачак. Шулай ук катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнар белән танышып, тәҗрибә уртаклашачак.

Фото: gdb.rferl.org















Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading