16+

Дуслар – үзләре теләгәнчә, ә мөселманнар – закон кушканча...

Бервакыт зур бер дәүләт җитәкчесе шундый фикер әйткән: «Дусларыма - үзләре теләгәнчә, дошманнарыма закон кушканча эшләргә мөмкинлек бирәм». Бүгенге җәмгыятебез дә шул юлдан бара түгелме? Мөселман хатын-кызларыбызның, мәктәп укучыларының яулык бәйләп йөрүләре күптән инде түрәләрнең ачуын чыгара башлады.

Дуслар – үзләре теләгәнчә, ә мөселманнар – закон кушканча...

Бервакыт зур бер дәүләт җитәкчесе шундый фикер әйткән: «Дусларыма - үзләре теләгәнчә, дошманнарыма закон кушканча эшләргә мөмкинлек бирәм». Бүгенге җәмгыятебез дә шул юлдан бара түгелме? Мөселман хатын-кызларыбызның, мәктәп укучыларының яулык бәйләп йөрүләре күптән инде түрәләрнең ачуын чыгара башлады.

Үткән елларда яулык бәйләгән хатын-кызларны адым саен полиция (элек милиция) хезмәткәрләре туктатып, паспортларын тикшереп, сумкаларын тентеп мыскылласалар, бүген инде мәктәп балаларына да каныга башладылар. Ләкин башка юл белән - прокуратура хезмәткәрләре кулы ярдәмендә. Ставрополь өлкәсендә башланып киткән шаукым Татарстанга да килеп җитте. Биектау районы прокуроры урынбасары Тимофеевның укытучыларны куркытуына әле Татарстан прокуратурасы аңлатма биреп өлгермәде, Түбән Кама шәһәренең 5нче мәктәбенә дә бәйләнә башладылар. Моңа кадәр Казан медицина көллиятендә дә шушыңа охшаш күренеш булган иде. Имеш, баш яулыгы укучыга уку процессына комачаулый! Хәтта Россия Президентына да яулык мәсьәләсе буенча сорау бирүче булды. Ул: «Мәктәп - дөньяви белем йорты, ул диннән аерылган булырга тиеш», - дигән фикер әйтте. 2013 елның 1 сентябреннән гамәлгә керүче яңа законның 3 нче маддәсенең 1 нче пунктында да мәктәптә белем бирү дөньяви характерда гына булырга тиеш диелгән. Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенконың бу хәлләргә карашын бөтенләй аңлап булмый. «Балаларның һәм яшүсмерләрнең дәрестә, физкультура белән шөгыльләнгән вакытта баш киемендә йөрүе... төрле авырулар китереп чыгарырга, баланың күрүенә зыян китерергә мөмкин», - диде ул. Менә сиңа мә! Онищенконың фикеренә каршы Сәмәния Шәрипованың «Кеше. Сәламәтлек. Ислам» дигән фәнни хезмәтеннән башкачарак фикер китерәм: «...Баштагы ак кием ул башта явыз уй-ният юклыгын белдергән. Калфакны да бит башның ал өлешенә, ягъни минең уйлый торган чәчсез өлешенә кигәннәр. Сәламәтлектән тыш, ул әле йөзгә күркәмлек тә биргән. Ә ир җенесеннән булган кешегә тагын да камилрәк баш киеме - түбәтәй уйлап тапканнар. Түбәтәй баш миенең алгы өлешен генә түгел, чигә тамырларын һәм арт чүмечне дә каплый.
...Дүрт почмаклап бәйләнгән яулыкның да эчтәлеге шуннан гыйбарәт: ул арка ягыннан шушы ук салкын һәм эссегә сизгер зонаны җәен - артык эсседән, кышын салкыннан каплап саклый. Яулыкның ак булуы да шарт. Беренчедән, ак төс кояш нурларын кире кайтарып, башны эссе тиюдән сакласа, икенчедән, ул һәрвакыт чиста була.
...Бала итәкле озын күлмәк, киеп йөргәндә үкчәгә тиеп, артык нәфестән тыю чарасы булган». Безнең хөрмәтле галимәбез яулыкның төрле авырулар китереп чыгарырлык, күрү почмагын тискәрегә үзгәртерлек зыянын тапмый. Күргәнегезчә, кешегә баш киеме киюнең файдалы икәненә генә басым ясый. Бу хакта өстәп шуны да әйтәсе килә: очучылар, космонавтлар, барлык төр бронялы хәрби техниканың эчендә утырып хезмәт итүчеләр - барысы да шлемафоннардан ич! Әле бер генә хәрби табибның да, шлемафон кешенең күзен сукырайта, дигәнен ишеткәнем юк. Димәк, Ислам дине кануннары белән яшәргә тырышучыларга каршы эшләнгән санитар таләпләрнең нигезе итеп хакыйкатькә туры килми торган, исбатланмаган фикерне алганнар.
Башка дин тотучыларның каршы булуына карамастан, бар халыкка да православие дине тамгасы төшерелгән паспортлар бирделәр. РФ армиясендәге, МВД, МЧС, РЖД орден-медальләрен дә шул тамга белән чыгаралар. Казан шәһәрендә урнашкан танк хәрби училищесы яныннан узганда һәркем игътибар иткәндер: КПП түбәсенә зур итеп христиан дине тамгасын элеп куйганнар. Ул хәрби частьмы, әллә чиркәүме? Хәрби часть дигәннән... Хәзер Россия армиясендә православие дине атакайлары штат буенча хезмәт итәләр икән. Элеккеге Ленкомнаталар урынында гыйбадәтханәләр эшли башлаган. Анда атакайлар чукынмый калган егетләрне православие диненә керергә өндиләр, дип ишеттем. Алай гына да түгел, «Российская газета» хәбәр итүенчә, армиядә православие подразделениеләре дә бар икән. Ә «Гудок» газетасы: «Красноярск шәһәрендә ачылган кадетлар мәктәбендә көненә 8 тапкыр дога кылу, ай саен чиркәүгә йөрү гадәти күренеш», - дип яза. Мәскәү тимер юл вокзалларында, аэропортларында да православие гыйбадәтханәләрен оештырып эшләтә башлаганнар.
Димәк, югарыда китерелгән гамәлләрнең барысы да РФ дәүләтенең «дөньяви»лыгына туры килә, ә кыз балаларның башларына яулык бәйләве - юк. Язманың башында китерелгән җөмләне «Россия империясендә православие дине кешесенә ни теләсә, шуны эшләсә дә ярый, ә мөселман кешесе закон кушканча гына эш итәргә тиеш» дип үзгәртәсе килә.
Көт тә тор: бүген яулык салдырсалар, иртәгәсен барыбызга да армиядәге кебек бертөрле форма кидертерләр. Барысы да бертөрле формада булгач, алар белән җитәкчелек итүе дә уңайлы. Яулык сәясәте - уенның башы гына дип уйларга кала. Әнә Краснодар өлкәсе Абинск районы мәктәбендә укучы кызлардан гына торган взводлар төзеп куйганнар бит инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading