16+

Елена Зайцева: «Исламны кабул итүем белән мин бик бәхетле»

Соңгы елларда рус милләтеннән булган егет һәм кызларның ислам динен кабул итүләре турында еш ишетергә туры килә. Хәзерге - исламны дөрес аңламаудан килеп чыккан исламофобия таралган чорда әлеге тема, миңа калса, тагын да актуальләшә бара. «Ислам хатын-кызларны кысрыклый!» дигән миф яшәп килсә дә, рус милләтеннән булган кызлар ислам динен кабул...

Елена Зайцева: «Исламны кабул итүем белән мин бик бәхетле»

Соңгы елларда рус милләтеннән булган егет һәм кызларның ислам динен кабул итүләре турында еш ишетергә туры килә. Хәзерге - исламны дөрес аңламаудан килеп чыккан исламофобия таралган чорда әлеге тема, миңа калса, тагын да актуальләшә бара. «Ислам хатын-кызларны кысрыклый!» дигән миф яшәп килсә дә, рус милләтеннән булган кызлар ислам динен кабул...

Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы ике елда андыйларның саны өч тапкырга арткан. Яңа танышым Елена Зайцева да биш ел элек намазга баскан.
Гап-гади рус гаиләсеннән булган Елена ислам белән мәктәптә укыганда ук таныша башлый. Мөселман гаиләсендә тәрбияләнүче бер сыйныфташына кунакка баргач, ул әлеге гаиләнең ничек яшәгәнен күрә.
- Сыйныфташымда кунакта булып, мөселман гаиләсенең яшәү рәвеше белән таныштым. Миңа аларның кунакчыл, гади, ягымлы булулары, өйләрендә җылы атмосфера, гармония хөкем сөрүе, аларның бер-берләренә булган ихтирамлы мөнәсәбәтләре ошады. Сыйныфташым үзе дә Аллаһ кушканнарны үтәп яши, намаз укый, еш кына үзенең дине турында мавыктыргыч итеп сөйли иде. Гомумән, мин, үзем дингә килгәнче үк, аракы эчү һәм башка шуның ише нәрсәләргә тискәре карашта тордым, кечкенә вакытымнан ук туемның аракысыз гына үтәчәге турында хыялландым. Димәк, шул чагымда ук мин күңел халәтем белән дә исламга якын торганмындыр. Ислам дине турындагы китапларны укый башладым, чит милләтләрдән булган атаклы кешеләрнең ни өчен намазга басулары турындагы язмалар белән кызыксындым. Коръәндәге фәнни фактлар мине таң калдырды. Коръәннең бөтен яклап караганда да уникаль китап булуына, аның, гади бер кеше тарафыннан гына язылмыйча, Аллаһы Тәгаләдән иңгәненә төшендем. Әмма бу вакытка инде мин мәктәпне тәмамлап, педагогия институтының чит телләр факультетына укырга кергән идем. Кызыклы, маҗаралы студент тормышы башланып, ислам белән кызыксынуым бераз вакытка тукталып торды. Курсташларым белән дин турында фикерләшә башлагач, алар, минем сүзләремне тыңлап торгач, син - карашларың белән мөселман, дияләр иде. Өч еллап вакыт узгач, очраклы гына ислам җырчыларының инглиз телендә җырлаган дискысына тап булдым. Анда тормыш мәгънәсен эзләү турында җырлана иде. Кеше үзенең бөтен сорауларына да җавапны исламнан таба ала, исламга бер адым атлау ул авыр нәрсә түгел, аның каравы, үзеңне борчыган бөтен нәрсәгә дә җавабың булачак, дигән сүзләр күңелемә нык тәэсир итте. Шуннан соң, миндә ислам динен кабул итү теләге туды һәм мин намазга бастым.
- Елена, беренче тапкыр яулык бәйләгән көнеңне хәтерлисеңме?
- Намазга басуга ук яулык бәйләмәдем. Күпмедер вакыттан соң, җәйге каникулга Америкага киттем. Анда бер мөселман гаиләсе белән таныштым. Үземнең дә хиҗаптан йөрергә теләвемне, әмма мөселман киемнәре сатыла торган кибетләрне очратмавым турында әйткәч, алар миңа киемнәр табарга ярдәм иттеләр. Шуннан соң инде башымнан яулыкны салмадым. Шул рәвешле мин Казанга, туган өемә яулыктан кайтып кердем. Әти минем хәлемә керде, динемне алыштырганыма каршы бер сүз дә әйтмәде. Аңа мине шул килеш кабул итүе бәлки авыр да булгандыр, ләкин ул моны сиздермәде. Соңыннан аның сөйләве буенча, сүз ара сүз китеп, иптәшләре арасында, кызыңны нишләп чүпрәккә төрдең, дип әйтүчеләр дә булуын белдем. Хәтта шул вакытта да мин аңардан авыр сүз ишетмәдем. Ул үзе, дин әти-әнидән килә, аларның динен балалары да дәвам итәргә тиеш, дип саный, ә минемчә, дин ул - кешенең рухи халәте, күңел таләбе. Аннары әти ислам диненең миңа уңай тәэсир итүен дә күреп-сизеп торды. Дөрес карарга килүемне ул таныды.
- Ә ислам сиңа ничек тәэсир итте?
- Ислам дине мине нык үзгәртте. 15 яшьтә әнием үлде, күчеш чорында начар гамәлләр кылмасам да, урамга чыгып китеп, көннәр буе кайтып керми идем. Нәрсә телим - шуны эшли идем. Әти мине тыя алмый изаланды. Нәкъ шул вакытта сыйныфташ малай аша ислам дине белән таныша башладым. Әтиемә карата мөгамәләм яхшырды, аның кадерен күбрәк аңлый башладым, аңа игътибарымны арттырдым. Үзем дә кичләрен күбесенчә өйдә утырып, дини китаплар укып үткәрдем. Күпләр ислам турында билгеле бер кешедән чыгып фикер йөртә. Алар аталар, шартлаталар, кешеләрнең тынычлыгын алалар, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Мин үзем исламга Коръән аша килдем. Моны дөрес юл дип саныйм да. Җәмгыять нинди булырга, кеше ничек яшәргә, сәламәтлеген ничек сакларга тиеш - аңлаган кешегә анда барысы да язылган. Без кем, бу дөньяга ни өчен килгәнбез, ахыр чиктә кая барачакбыз, ничек яшәргә, тормышыбызны ничек корырга - аның юллары күп, тик дөрес юлны табу гына авыр. Ә мин үзем аны таптым дип уйлыйм. Исламны кабул итүем белән мин бик бәхетле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading