16+

Фетнә – сынау дигән сүз

Адым саен мактанып, масаеп йөргән республикабыз халкы чыннан да мондый гамәлне көтмәгән иде. Түрәләребез, бездә диннәр, милләтләр арасында дуслык хөкем сөрә, бездә толерантлык, дип мактанганда, күңелләребездә ниндидер горурлык, тәкәбберлек уяна торган иде. Шундыйрак сүзләр белән ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин да парламентта чыгыш ясады. Ә хәзер...

Адым саен мактанып, масаеп йөргән республикабыз халкы чыннан да мондый гамәлне көтмәгән иде. Түрәләребез, бездә диннәр, милләтләр арасында дуслык хөкем сөрә, бездә толерантлык, дип мактанганда, күңелләребездә ниндидер горурлык, тәкәбберлек уяна торган иде. Шундыйрак сүзләр белән ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин да парламентта чыгыш ясады. Ә хәзер...

Йә, әйтегез, нәрсә бу? Татар халкының танылган галиме, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Вәлиулла хәзрәтне атып үтерүләре нәрсә соң? Толерантлыкмы бу? Кемнәр эшләгән? Җавап бер генә - моны иманлы кеше эшли алмый.
Ә мөфтине шартлату кемгә кирәк? Гафу итегез, әгәр син иманлы икән, ничек кенә яратмасаң да, хәтта дошманың белән дә начар мөнәсәбәттә булмыйсың бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Дустың белән артык дус булма - бер көнне дошманың булып куюы бар, дошманың белән артык дошманлашма - бер көнне дустың булуы бар», - ди. Моны белгән иманлы бәндәнең дошманына да кулы күтәрелмәс. Хәдиснең: «Бер кешене үтерү - бөтен дөньяны үтерүгә тиң», - дигәне дә бар бит әле. Шуннан соң әйт инде моны биш вакыт намаз укыган мөэмин-мөселман эшләгән дип.
Тагын бер нәрсәне аңламыйм. Ни өчен менә шушы шартлауларда мөселман кешеләрен гаеплиләр? Дөрес, ислам диненең кайбер агымнары арасында фикер каршылыгы да бардыр, ләкин мөселман икенче мөселманның дошманы була алмый. Нигә җинаятьчене эзләү даирәсенә мөселманнар гына керә?
Ислам диненең традицион булмаган агымы нәрсә соң ул? Ислам дине асылында традицион югыйсә. Коръән мең ярым ел тирәсе бер дә үзгәрмәгән, Пәйгамбәребезнең хәдисләре дә шулай буыннан буынга килеп җиткән. Коръәнне танымаган кеше мөселман була алмый! Мең ярым елдан бирле бер үк кагыйдәләргә буйсынып яшәгән кеше ничек традицион дин тарафдары булмасын! ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев тә мөселманнарны күпләп тоткарлау имеш-мимешләре буенча биргән бер интервьюсында: «Берничә җинаятьчене эзләп, йөзләгән кешене рәнҗетү кануннарга сыя торган эш түгел», - дигән иде.
Ярар... Берәр радикаль исламчы эшләгән дип уйлыйк бу терактларны. Әмма ни өчен Рамазан ае алдыннан? Ни өчен башка кешеләргә куркыныч яный торган рәвештә? Үч булса, актив сәяси эшчәнлек алып барган бер мөфтигә генә булыр иде. Ә ни өчен Вәлиулла Ягъкуб ошамаган ул бәндәгә яки бәндәләргә? Болары да аңлашылып бетми. Ул сәясәттән ераграк, һич югы күләгәдә тора иде югыйсә. Радикалларга каршы да андый кискен сүзләре дә, гамәлләре дә булмады.
Мондый гамәлне татар халкын, республикабызны, илебезне яратмаган кешеләр генә эшли ала. Изге Коръәннең «Ганкәбүт» сүрәсенең башында: «Кешеләр без иман китердек тә, Аллаһы Тәгалә безне фетнәсез калдырыр дип уйлыйлармы?» - диелә. Фетнә - сынау дигән сүз. Бу фетнәне дә уңышлы үтеп, илебездә иминлек, мөселманнар арасында бердәмлек булсын иде. Әгәр мөселман кавеме бер-берсе белән дошманлашып бетсә, Аллаһы Тәгалә безне сынар өчен Дәҗҗалны да җибәрергә мөмкин. Анысында сыналмабызмы - әйтүе авыр.
Разил ВӘЛИЕВ, ТР Дәүләт Советы депутаты:
- Безгә тоткарлаулар хакында мөрәҗәгатьләр бик күп булды, телефоннан да шалтыраттылар, очрашканда кешеләр бу хакта еш әйтте. Төрле сигналлар килә, без аларны тиешле оешмаларга җиткерәбез, алай эшләнергә тиеш түгеллеген әйтәбез. Бүгенге көндә минем кулда тоткарлаулар турында конкрет фактлар юк.
Киләчәктә бу мәсьәләне җайлауда Дәүләт Советы өлешен кертергә тиеш. Булдыра алганча, канун кысасында, бу эшкә дә катнашырбыз дип уйлыйм. Берничә җинаятьчене эзләп, йөзләгән кешене рәнҗетү кануннарга сыя торган эш түгел. Татарда «өч тиенлек куян - биш тиенлек зыян» дип әйтәләр. Ниндидер файда эшлим дип, аның зыяны күбрәк булмасын иде. Кешеләрне рәнҗетеп, аларның хокукларын бозабыз икән, бу куркыныч фаҗигале вакыйгаларны бетерү урынына, киресенчә, аларны тагын ди тирәнгә яшерергә, тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкинбез. Бу мәсьәлә белән бик тә сак эшләү кирәк.
Роберт МИҢНУЛЛИН, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре:
- Безнең Татарстаныбызның икътисади хәле шактый ныклы булса да, сәяси киләчәге, башка республикаларныкы шикелле үк, бик мактанырлык түгел шикелле. Башта президент исемен алып ташларга җыеналар, аннары республика исемен, аннары дальше - больше... Алар күптән инде сәбәп кенә эзлиләр. Ә инде Татарстанда булган соңгы вакыйгаларны тагын да күпертеп, зурайтып, мәгълүм бер нәтиҗәләргә килергә дә бик мөмкиннәр. Һәм аларның берсе дә безнең файдага эшләнмәс. Шуңа күрә безгә үзебезнең яктан бернинди дә сәбәпләр бирмәскә кирәк. Әлеге вакыйгалар безнең барыбыз өчен дә ачы сабак булырга тиеш!
Мәхмүт ШӘРӘФЕТДИН, Казан шәһәре казые, «Шамил» мәчете имам хатибы:
Җинаятьләрнең ни өчен эшләнүенең сәбәбен Алла гына беләдер. Кызганыч ки, бүген шундый эшкә алынырга әзер торучы мөселманнар арасында бер төркем яшьләр бар. Дөньяга үзләре кебек карамаганнарны кешегә санамыйлар. Бәлки алар да түгелдер, әмма кайберләре бик хуш карадылар моңа. Мәчетләребезгә килеп безнең белән дә бәхәсләшеп китәләр. Мәчет даирәсендә эшләгән кешеләрне имам итеп тә, хәзрәт итеп тә танымыйлар. Төрле-төрле кушаматлар тагалар. Димәк, безнең җәмгыятьтә дини сәясәттән дә, дәүләт сәясәтеннән дә разый булмаган, үзләрен «дини» дип атаган бер төркем бар. Бу терактларны алар эшләгәнме, алар эшләмәгәнме - әле дәүләт органнары тарафыннан расланмаган. Болар кабатланмасын өчен нишләргә дисезме? Мондый җирәнгеч эшләргә яшьләр кызыкмасын өчен, шундый тискәре иллюзияләрдә булган кешеләр саф күңелле кешеләрне бозмасыннар өчен тарихны белү кирәк. Тарихын, үткәнен белмәгән, дини мәгълүматы булмаган кеше белән төрлечә идарә итеп була. Тарихны, фәнне, гомумән әйткәндә, динне белгән кешедән террорчы ясап булмый. Наданлык булганда, үз тарихларын белмәгәндә, чит илдән килгән ялган агымнарга керүчеләр һичшиксез булачак. Яшьләрнең андый юнәлешләргә иярүенең сәбәбе фәкать шул: наданлык һәм дөньяга бертөрле тар караш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading