16+

Гаиләдә җил-давыллар чыкса, нишләргә?

Гаилә дигәч, гадәттә, кешеләр мәхәббәт, ярату хисләрен күз алларына китерәләр. Әмма, яши башлагач, гаиләдә бер-береңне ярату гына түгел, еш кына бер-береңә сабыр итәргә дә туры килә икән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, каршылыклар тумый тормый. Шайтан дошман да ерак йөрми. Ул хәләл...

Гаиләдә җил-давыллар чыкса, нишләргә?

Гаилә дигәч, гадәттә, кешеләр мәхәббәт, ярату хисләрен күз алларына китерәләр. Әмма, яши башлагач, гаиләдә бер-береңне ярату гына түгел, еш кына бер-береңә сабыр итәргә дә туры килә икән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, каршылыклар тумый тормый. Шайтан дошман да ерак йөрми. Ул хәләл...

Динебез гаиләдә килеп чыккан низагларны хәл итү өчен нинди киңәшләр бирә соң? Җил-давылларны хәл итү юлларына күчкәнче, бер мөһим ноктага тукталып китәсем килә. Гаиләдә ир белән хатын арасында нинди генә каршылыклар чыкмасын, аларны өй эчендә, ике арада хәл итәргә тырышырга кирәк. Чүпне өйдән тышка чыгару бер-береңнең дәрәҗәсенә тап төшерергә мөмкин. Мөселманның дәрәҗәсе икенче мөселман өчен хәрам булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кыямәт көнендә Аллаһ каршында иң яман хәлдә булачак кеше: хатынына үз серләрен ачып, хатыны аңа ачылып, соңыннан хатынының серләрен башкаларга таратучы ир», - диде (Мөслим риваяте).
Дөнья йорты - сынаудан, адәм баласы хатадан имин булмас
Аллаһ безгә бу тормышны сынау өчен бирде, дөнья йорты сынаусыз, мәшәкатьсез булмый. Шул сынауларны үтеп, кеше үзенең ахирәт йортына кайта. Анда исә аңа һичбер борчу һәм мәшәкать булмас. Аллаһының сынаулары кешегә төрле яктан килә: мал-мөлкәттә, бала-оныкта, саулыкта, иманда… «Тәкъдирендә язылганны күрми берәү дә гүргә керми», - дигәннәр.
Сынау йортында кешеләр дә кимчелексез булмый. Әнәс ибн Мәлик тапшырган хәдистә пәйгамбәребез (с.г.в.): «Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның иң яхшылары - үз хаталарын танып тәүбә итүчеләре», - диде.
Бу дөньяда идеаль кешеләр булмаганын гаилә коручылар алдан белергә тиешләр. Бервакыт бер егет килеп: «Хәзрәт, сезгә күп кешеләр килә, берәрсенең кызы юкмы икән, өйләнәсе иде», - диде. «Сиңа ниндирәк кыз кирәк соң?» - дип сорагач, ул тәмләп-тәмләп тезеп китте: «Кыз булсын, матур булсын, озын булсын. Үзе дә, әти-әнисе дә динле, тәртипле булсыннар…» Мин, елмаеп: «Андый кызлар бар ул, ләкин бу дөньяда түгел. Хур кызлары җәннәттә генә була», - дидем. Чыннан да, яшьләр кайвакыт, үзләренә пар күзләгәндә, бер гөнаһсыз фәрештәләрне эзлиләр. (Кем белмәсә: фәрештәләр өйләнмиләр һәм ирләргә-хатыннарга бүленмиләр.) Тормышта кешене, ничек бар - шулай кабул итә алу зур байлык.
Хак булсаң да, юл куярга өйрән
Холыклар төрле булса да, бер-береңә юл куя белү, бер-береңнең уй-фикерләрен хөрмәт итү парлар өстендә уртак бурыч булып тора.
Тормышта да еш кына кешеләргә бер-берсенә юл куярга туры килә. Гадәттә, тимер атыңа атланып юлга чыксаң, юлда төрле борылмалар, киселеш-боҗралар килеп чыга. Кайберләрендә сиңа юл бирсәләр, икенчеләрендә үзеңә юл куярга туры килә. Шуңа киселеш алдыннан махсус билгесе дә куела. Әмма тормыш дәвамында төрле хәлләр була. Кайчак син төп юлдан барып, үтәргә хакың булса да, кайберәүләр сиңа юл бирергә онытып җибәрәләр. «Баш юл мин барганы», - дип яшәүчеләр дә бар шул. Әлбәттә, андый вакытта: «Мин барыбер хаклы», - дип туктамаска да мөмкинсең, ләкин юл һәлакәте килеп чыгу куркынычы бар. Шуңа охшаш очракларда кешегә аек акыл, сабыр холык җитми. Кайчак тормыш юлында кагыйдәләр буенча йөреп, «мин хаклы» дип алга баруларын дәвам итәләр дә нәтиҗәсе аянычлы була. Бәлки беркетмәдә «ул гаепле түгел» дип язарлар да, әмма ул сиңа шатлык өстәрме? Ярый тимер-томыр гына зарар күрсә, үзең һәм якыннарың төзәтә алмаслык зыян күрергә дә мөмкин. Шуңа күрә, тормышның бормалы юлларында еш кына, хак булсаң да, юл куярга туры килә.
Әмма бу урында Аллаһы Тәгаләнең бер кануны бар: бүген хаклы булып та, «мин»еңне җиңеп башка берәүгә юл куя алсаң, көннәрдән бер көнне сиңа да, юл бик кирәк булганда, Аллаһ юл куючысын җибәрер.
Бервакыт бер абый белән сәфәр йөргәндә, тәрәзәләре каралтылган «тугызлы» юлыбызга атылып чыкты. Безнекендә «Баш юл» дигән сары билге торса да, авария куркынычын тудырган бу бәндәне үткәреп җибәрергә туры килде. Хәзрәт кешенең ачулы вакытта артык сүзләре чыкмаса да, «вәт хайван» дигәне сизелми генә чыгып очты инде. Шулвакыт янәшәмдә тыныч кына утыручы абый: «Хәзрәт, юл куй, сиңа да куярлар», - диде. Берничә көннән каядыр бик каты ашыгам, әллә билгене күреп өлгермәгәнмен, боҗрада, берәү ул хаклы булса да, мине үткәреп җибәрде. Ул «хайван» сүзе белән генә чикләнеп калгандыр дип уйламыйм, шулай да абзыйның: «Хәзрәт, юл куй, сиңа да куярлар», - дигән сүзе искә төште. Бер урында үз хакыңны бирә алсаң, икенче урында Аллаһ аны кайтарып бирә икән.
Гаиләдә дә, гел кагыйдәләр белән яшәргә тырышсаң да, кайвакыт, фаҗига чыгармау өчен, бер-береңне үткәреп җибәрергә туры килә. Ләкин бүген хатыныңа юл куйсаң, иртәгә сиңа юл кирәктә ул үткәрер. Үз хакын бирүчегә Аллаһ ул хакын көтмәгән җирдән кайтара. Замандаш галимебез Мохтар Шинкыйти үзенең бер вәгазендә шундый мисал китерә: әүвәлге гасырларда бер галимнең өенә шәкерте килә. Галимнең улы гел әтисе янында булып, аңа үз хезмәтен күрсәтә. Баланың атасына булган хөрмәтен күреп, кунак сүзсез кала. Остаз аңа: «Әллә улымның миңа булган ихтирамын күреп гаҗәпләндеңме?» - дип сорый. Тегесе: «Әйе», - дип әйтә. Остаз: «Аның әнисе белән егерме ел гомер иттем. Шул чорда аның миңа бер мәртәбә дә елмайганы булмады. Шуңа сабыр иттем, аннан күрмәгән хөрмәтне Раббым улымнан бирде», - дип әйтә.
Гаепне иң элек үзеңнән эзлә
Гадәттә, кешенең тормышында берәр мәшәкать килеп чыкса, ул гаепне башкадан эзләргә тотына. Нишләптер кешенең үзенең гаепле буласы килми. Тырышкан табар, гаеплене тиз эзләп табар. Кем гаепле? Хатын гаепле - дөрес эшләмәгән. Җитәкче гаепле - идарә итә белми. Гаишник гаепле - радар белән дөрес урынга басмаган. Җәяүле гаепле - юл аша дөрес чыкмаган, барысы гаепле, әмма МИН түгел. «Фәрештә валчыгы» ничек гаепле булсын инде? Кешенең эчендә утырган «мин»е гаепне башкадан таптырып, үзен юатырга, тынычландырырга тырышса да, Аллаһы Тәгалә безне бер дә тынычландырмый. Ул, гаепне үзегездән эзләгез, ди: «Сезгә килгән һәрбер бәла үз кулыгыз белән кәсеп иткәнегез өчен» («Киңәш», 30 нчы аять).
Кайвакыт кешенең гаиләсендә күргән кимчелеге үз кимчелеге булып чыга. Еш кына Аллаһ кешенең кылган кимчелекләрен, гөнаһларын аның гаиләсе, якыннары аша күрсәтә. Фудайль ибн Гыйад әйткән: «Кайвакыт мин Аллаһ каршында берәр кимчелек кылсам, аның шомлыгын утырып йөргән атымның һәм хатынымның холкында табам».
Гаилә - кешенең кылган гамәленең көзгесе, шуңа күрә, кайтуыңа хатының уклау тотып каршы алса, аңа түгел, бәлки үзеңә: «Мин нишләдем икән?» - дигән сорауны бирергә кирәк.
Бер яктан кимчелеген күрсәң, икенче яктан яхшылыгын күр
Җир өстендә хатасыз кеше юк, шуңа күрә, динебез кешене башкаларның яман якларын түгел, бәлки яхшы сыйфатларын күрә белергә өйрәтә. Әгәр кешегә аннан кер эзләү карашы белән карасаң, бик күп кимчелекләр табасың. Әгәр шул ук кешенең яхшы якларын күрергә теләсәң, аларын да күрергә була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөэмин мөэминәне дошман күрмәс. Бер сыйфатын яман дип күрсә, икенче ягын күреп риза була» (Мөслим риваяте).
Кайвакыт хәләл җефетеңнең күзгә ташланган кимчелекләре күңелеңне төшерсә дә, аның булган якларын да күреп, күңелне күтәрергә кирәк. Кешенең яхшы якларын күреп, шуңа куана белү бөтен кешегә дә татымый. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Хатыннарыгыз белән яхшы мөгамәләдә булыгыз. Бәлки аларда сез нәрсәнедер ошатмассыз, әмма Аллаһ аннан сезгә күп хәерлекләр бирер» («Хатыннар», 19).
Кайбер кешеләр бөтен нәрсәдән кимчелек кенә күрәләр, тик тормышта җитмәгән нәрсәләр күп булса да, шатланырдай булганнары да җитә бит.
Фудайль ибн Гыйад сөйләвенчә: имам-факыйһ Әбү Бәкер ибн әл-Лүбәднең итагатьсез хатыны була. Ул иренә теләсә нинди сүзләр әйтеп азаплый. Беркөнне ул аңа: «Син - зиначы», - дип әйтә. Ире: «Мин кем белән зина кылганмын икән? Сорагыз әле аннан», - ди. Хатыны: «Хезмәтче хатын белән», - дип әйтә. Остазның дуслары аңа: «Бу хатыныңны аер, хакын үзебез кайтарырбыз», - диләр. «Аны аерсам, икенче берәр мөселман аның белән интегер дип куркам. Бәлки аның явызлыгы сәбәпле, Аллаһ мине тагын да зуррак бәладән саклар. Аннан соң мин аны әтисе сәбәпле дә саклап тордым. Өйләнгәндә ничә кешедән кызын сорадым, бирмәделәр. Ә ул кызын Аллаһ ризалыгы өчен бирде. Ул миңа изгелек кылды, мин аңа кызын талак кылып түлимме?» - дип әйтә. Кайвакыт ул: «Һәр кешенең михнәте була, ул минем михнәтем инде», - ди торган булган.
Хөрмәткә лаек галим ул кимсетүләргә ни сәбәпле сабыр иткән?
Бу урында имам өч ноктага игътибар бирә:
1. Әгәр ул үзенә килгән сынаудан баш тартса, ул сынау кардәшенә килергә мөмкин. Иман иясе кардәшенә авырлык килүгә сәбәп түгел, киресенчә, аларны авырлыклардан сакларга тырышырга тиеш. Үзеңә теләгәнне кардәшеңә телә, үзеңә теләмәгәнне кардәшеңә теләмә...
2. Кешегә килгән авырлыкларны нигъмәт буларак күрә белү. Бәлки, хатыны аша килгән сынауларга сабыр итүе белән, Аллаһ аны тагын да зур бәлаләрдән имин кылгандыр.
3. Үзенә карата кылынган изгелеккә изгелек белән кайтару. Хатынның атасы кайчандыр аның соравына изгелек белән җавап биргән икән, ул да кардәшенә шуның белән кайтарырга тиеш. Күп ир һәм хатыннар бу нәрсәне онытып җибәрәләр.
Ир - хуҗа, хатын - кабырга
Гаиләдә ир ир булып, хатын хатын булып калырга тиеш. Каршылыклар килеп чыкканда, хатын иренә: «Ул хуҗа бит инде», - дип юл куйсын. Ир дә: «Өйдә кем хуҗа?» - дип өстәл сугарга гына түгел, бәлки, хуҗалыгын кайгыртучы буларак, хатынына да юл куярга бурычлы. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатын-кыз кабыргадан яралган, синең өчен ул беркайчан да тураймас. Әгәр хатын-кызның рәхәтен күрәсең килсә, кәкрелегенә карамый гына күр. Аны турайтырга тотынсаң - сындырырсың. Аны сындыруың - талак кылуың», - диде (Мөслим риваяте).
Әлбәттә, хатын-кызның кабыргадан яралуы аның шундый кәкре зат икәнен күрсәтми. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу сүзе белән хатын-кызның үзенә генә хас психологиясе барлыгын аңлатты. Хатын-кыз беркайчан да дөньяга ир кебек карамаячак, аның һәрнәрсәгә үз карашы, үз дөньясы бар. Шуңа күрә ирләргә аларның да дөньяларын күрергә, аңлый белергә, хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.
Хуҗаның юл куя белүе, кайбер хуҗалар уйлаганча, көчсезлек билгесе булып тормый. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) лаеклырак ир юк, ләкин ул еш кына Гаишәсенең яшьлеген аңлап, еш кына аның кайбер хәрәкәтләренә сабыр итеп, юл куя иде. Бервакыт хатыннарының берсе улы аша күчтәнәч биреп җибәргәч, ишекне Гаишә ачты һәм көндәштән килгән ризыкны күреп, аны атып бәрде. Әгәр бүген берәр хатын шулай эшләсә, ул исән калыр идеме икән, белмим. Әмма, пәйгамбәребез (с.г.в.), әйберләрне сабыр гына җыеп: «Бүген әниегезнең кәефе юк әле», - диде.
Әгәр Аллаһының сайлап алынган ахыр пәйгамбәре сабыр итеп, юл куйган икән, безнең кебек гөнаһлы, үзебездә дә кимчелек тулып яткан затларга кайвакыт сабыр итәргә, юл куярга ярыйдыр инде.
Табигатьтә һава торышлары гел үзгәреп тора: кояшлы матур көннәр дә була, җил-давыллы, болытлы көннәре дә җитә. Әмма болытлы көннәр булмаса, кояшлы көннәрнең кадерен белмәс идек. Шуның кебек, гаиләдә дә яратышкан вакытлар да күп була, бераз үпкәләшеп, әйткәлешеп тә алырга туры килә. Кайберәүләр, үпкәләшеп, әйткәләшеп кенә калмыйча, бераз төрткәләшеп тә алалар. Анысы мөселман гаиләсенә килешми инде. Шулай да, бераз җилләп, давыллап алганнан соң, бергәләшеп утырып чәй эчүләре, дуслашулары шулкадәр күңелледер.
Һәр гаиләгә кояшлы көннәренең күбрәк булуын телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading