16+

Гипслы вакытта тәһарәтне ничек алырга?

“Әссәламү галәйкүм! Әгәр кешенең битенә гипс салынган булса, хәнәфи мәзһәбе буенча тәһарәтне ничек алырга?”

Гипслы вакытта тәһарәтне ничек алырга?

“Әссәламү галәйкүм! Әгәр кешенең битенә гипс салынган булса, хәнәфи мәзһәбе буенча тәһарәтне ничек алырга?”

Үә галәйкүм әссәлам! Гипс булган очракта, юеш кул белән гипсның күбрәк өлешен сөртеп алырга кирәк, аннары калган әгъзаларны кабул ителгән тәртиптә дәвам итәргә.

Имам Шурунбуләли “Нур әл-Идах”та болай ди: “Әгәр кеше хиджама ясаткан, яраланган яисә очлыкларын сындырган һәм шулар сәбәпле тән әгъзаларын юып булмаслык итеп бәйләвеч кулланган икән, шул бәйләвечнең күбрәк өлешен сөртеп алу тиешле була”.
Бу кагыйдә гипслы вакытта госел алуга да кагыла.

(Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайтыннан)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading