16+

Гөнаһ кылуның аяныч нәтиҗәләре

Ислам галимнәре гөнаһларны зур һәм кечкенә төрләргә бүлә. Зур гөнаһлар аерым кеше һәм җәмгыять өчен зур зыян чыганагы булып тора.

Гөнаһ кылуның аяныч нәтиҗәләре

Ислам галимнәре гөнаһларны зур һәм кечкенә төрләргә бүлә. Зур гөнаһлар аерым кеше һәм җәмгыять өчен зур зыян чыганагы булып тора.

“Гөнаһ” сүзен без бик яхшы белсәк тә, аның асыл-мәгънәсе турында соралса, күпләр анык җавап бирә алмый. Һәркем бу төшенчәнең аңлатмасы гаепләүгә, хәтта җәзалауга лаек булган ниндидер начар нәрсә белән бәйле булуын белә, әмма төгәл билгеләмә бирергә кыенсына.

Аллаһның барлыгына ышанган, Аны бу дөньяның бөек Яратучысы итеп таныган һәр кеше Адәм балаларына яшәү инструкциясе буларак бирелгән илаһи канун-кагыйдәләрне кабул итеп, алар буенча яшәргә, гамәл кылырга тырыша. Менә шушы кануннарны бозу, ягъни Аллаһ тыйган нәрсәләрне эшләү яки киресенчә – Ул кушкан (фарыз иткән) гамәлләрне үтәмәү гөнаһ булып санала да инде.

Ислам галимнәре гөнаһларны зур һәм кечкенә төрләргә бүлә. Кечкенә гөнаһлар кешенең әдәпсезлек, тәрбиясезлек күрсәтүе белән күбрәк бәйле булса, зур гөнаһлар аерым кеше һәм җәмгыять өчен зур зыян чыганагы булып тора. Олы гөнаһлардан галимнәр шундыйларны билгеләп үтә: урлау, талау, кеше кыйнау, зина кылу, гайбәт сөйләү, яла ягу, алдалау (монда шулай ук ялган шәһадәт бирү, ялган ант, алдалап үлчәү дә кертелә), аракы эчү (наркотик куллану), хәрам ризык (әйтик, дуңгыз ите) ашау, риба (акчаны процентка бирү яки алу), ришвәт, әти-әнине рәнҗетү, туганлык җепләрен өзү, сихер һәм күрәзәчелек белән шөгыльләнү, тәкәбберләнү һәм башкалар.

Кызганыч, әмма бик күпләр гөнаһ кылуга җиңел карый, аның яман нәтиҗәләре турында уйланмый һәм тәүбә итәргә ашыкмый. Ә соңыннан проблема башлангач, гөнаһ кылучы, гәрчә барысына да фәкать үзе генә гаепле булса да, кемнедер яманлый һәм гаепли башлый. Ислам галимнәре, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянып, гөнаһ кылуның яман нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр.

Шуларның кайберләрен карап чыгыйк. Гөнаһ кылу сәбәпле:
– кешенең ризыгы киселә: ул йә кими, йә кеше аның тәмен тоймый башлый, йә ниндидер сәбәп белән аны ашый алмый;
– кешенең хәтере начарая, белеме кими;
– кеше йә бәла-казага очрый, йә ниндидер күңелсез хәлгә төшә (берәр җире тырналса да яки чүкеч белән бармагына сукса да, хәтта абынып сөртенсә яисә ясап куелган чәе түгелсә, кеше: “Аллаһ каршында нинди гаебем бар икән?” – дип уйланырга тиеш, ди галимнәр);
– туганнар, хезмәттәшләр яки башка ниндидер кешеләр тарафыннан начар мөгамәлә күрсәтелә, гаиләдә яки эштә күңелсезлекләр башлана;
– кешенең кыяфәте бозыла;
– тормышта бәрәкәт бетә (машина ватыла, алынган әйберләр бик тиз “эштән чыга”, ватыла яки югала һәм башкалар);
– кеше авыруларга дучар була (гөнаһ кылган кеше авырый башлагач, дәваханә юлын таптый башлый, уңай нәтиҗәсен күрмәгәч, халык медицинасына, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итә, әмма дәваланыр өчен аңа, асылда, ихластан бер тәүбә итү дә җитәр иде...);
– кешегә фәкыйрьлек, мохтаҗлык ирешә;
– дошманнары өстенлек ала;
– күңел төшенкелеге, депрессия башлана.

Бервакыт Хәсән әл-Бәсри исемле хикмәт иясе янына бер кеше керә дә фәкыйрьлеккә зарланып: “Нишлим икән?” – дип киңәш сорый. Хәсән әл-Бәсри аңа: “Гөнаһларың өчен Аллаһтан гафу үтен, тәүбә-истигъфар кыл», – дип җавап бирә. Бераздан икенче кеше килеп: “Хатыным белән инде байтак вакыт торабыз, ләкин балаларыбыз юк”, – дип аптырап киңәш сорый. Хикмәт иясе аңа беренче кешегә әйткән сүзләрне кабатлый. Өченче кеше кереп: “Безнең якларда корылык, инде күптән яңгыр яумый”, – дип зарлана, дүртенчесе исә: “Яңгыр да ява, әмма уңыш юк”, – дип ачынып әйтә. Боларга да Хәсән әл-Бәсри: “Гөнаһларыгыз өчен Аллаһтан гафу үтенегез, тәүбә-истигъфар кылыгыз”, – дип нәсыйхәт кыла. Шуннан соң аның шәкертләре: “Дүрт төрле кеше дүрт төрле проблема белән килде, әмма барысына да бер җавап бирдең...” – дип гаҗәпләнүләрен белдергәч, ул болай дип җавап бирә: “Моны мин түгел – Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай әйтә”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бер мөбарәк хәдисендә шундый хикмәтле, тирән эчтәлекле сүзләр бар: “Гөнаһлар йөрәккә кечкенә генә (кара) тамчы булып тама һәм ул тәүбә белән юк ителмәсә, шул тамчылар йөрәкне тулысынча каплап бетерергә мөмкин. Шундый йөрәк пычрак белән тулган савыт шикелле: чиста суны анда инде салып булмый”. Гөнаһлы йөрәккә дә безгә бик кирәкле, файдалы нәрсәләрне салып булмаячак, әгәр тәүбә итеп аны пычраклардан бушатмасак...

Ришат хәзрәт Курамшин,

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X