16+

Хастаханә янында мәчет төзергә рөхсәт бирерләрме?

Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан 12 нче хастаханә территориясендә мәчет салырга җыеналар. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә ачык тыңлаулар вакытында бу мәсьәлә көн кадагына куелган булган.

Хастаханә янында мәчет төзергә рөхсәт бирерләрме?

Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан 12 нче хастаханә территориясендә мәчет салырга җыеналар. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә ачык тыңлаулар вакытында бу мәсьәлә көн кадагына куелган булган.

Хастаханә янында мәчет ачуны сораучылар булса да, гыйбадәт йортын төзетүгә каршылар да бар. Азан тавышы авыруларга комачау итәчәк, яңа бина машина кую урыннарын чикләячәк, диләр. Социаль челтәрләрдә, мәчет урынына төнге клуб ясагыз, дигән тәкъдимнәр дә язганнар хәтта.

Мәчет төзелеше турында бу идеянең авторы, үзе дә озак еллар 12 нче хастаханәдә баш табиб булып эшләгән, хәзер директорлар советы рәисе Тәүфыйк Сафин белән күрешеп сөйләштек.
- Әгәр кешене сокландырырлык, күз явын алырлык матур мәчет төзетмим икән, мин бу эшкә алынмыйм да, ул кабатланмас һәм бердәнбер булачак, - ди Тәүфыйк әфәнде, дин йортының эскизларын күрсәтеп.

Мәчет чынлап та үзенчәлекле булырга охшаган, аны агачтан да, кирпечтән дә салырга җыенмыйлар. Ул бетоннан булачак, цемент белән катырылачак. Тышын штукатурлап, кыйммәтле буяу белән капларга җыеналар. Зәңгәр гөмбәзе дә әллә кайдан күренеп торачак.

- Бу идея халык соравы буенча туды. Мәчет булдырырга теләүчеләр арасында хәтта руслар да бар. Хастаханәдә намаз уку бүлмәсе ачарга да уйлаган идек, әмма тәһарәтханә, ирләр, хатыннар өчен аерым бүлмәләр ясау хастаханә шартларында гына мөмкин түгел. Моңа аерым йорт, мәчет кирәк. Бу мөрәҗәгать белән Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга хат юлладык. Мәчетне хастаханә территориясендә салдыруга рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштердек. Татарстанның Диния нәзарәте дә бу фикердә теләктәшлек күрсәтте, - ди Тәүфыйк әфәнде.

Ачык тыңлаулар вакытында халык, мәчет салганда агачлар киселә, машина кую урыннары кими, азан тавышы авыруларны борчый, дигән сәбәпләр китергән. Әмма Тәүфыйк Сафин әйтүенчә, төзелеш урынында бер агач та киселмәячәк, территориягә зыян салынмаячак. Киресенчә, моннан 30 еллар элек үзе утырткан чыршылар мәчет янын бизәп торачак. Парковкага килгәндә, мәчет өчен аерым 20 урынлык машина кую урыны карыйбыз. Мәчетнең исеме «Тәүфыйк» дип аталачак. Ул 50 хатын‑кыз һәм 100 ир‑атны сыйдырышлы булачак. Мәчетнең имам хатибы да сайланган инде.
- Мин мәчет салам дип тавыш‑гауга күтәрергә дә, бу га­мәлемне башкаларга белгертергә дә теләмим. Мәчет сөякләр өстендә төзелми. Бары халыкны сөендереп, хастаханә территориясенә ямь биреп торган, авыруларга ярдәм итәрдәй, җан тынычлыгы табарга булышырдай йорт булуын гына телим, - ди Тәүфыйк әфәнде.

Хәзер төзелешне башлап җибәрү өчен шәһәр мэриясеннән җавап көтәләр. Әгәр рөхсәт бирелсә, мәчетне сала башлау өчен 5 миллионлап акча кирәк булачак. Теләгән кешеләр бу изге эштә үз өлешләрен дә кертә ала. Хәйрия сәдакасын мәчет төзелеше өчен махсус ачылган исәп счетына күчерергә була. Моңа кадәр дә Казанда, Татарстан районнарында мәчетләр төзелешенә ярдәм иткән Тәүфыйк әфәнде күп чыгымнарны үзе күтәрергә җыена. Казан мэриясенең матбугат хезмәте исә «ШК»га, әлеге мәсьәлә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчелегендәге җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясенә тәкъдимнәр әзерләү өчен тапшырылачак, дип җавап бирде.

Рамил Әхмәтов, 12 нче хастаханәнең генераль директоры:
- Мин Тәүфыйк Сафинны хупламый булдыра алмыйм. Хастаханәнең, чынлап та, буш территориясе бар. Анда мәчет калкып чыкса, бер дә начар түгел. Машиналарны кую соравын хәл итеп бетерәсе бар. Социалистик урамы буйлап өстәмә парковка урыннары булдырырга туры килер бәлки. Мәчеткә, күп дигәндә, көненә ун кеше килер инде, ә күршедәге кибетнең тынып торганы да юк. Югыйсә, кибетнең дә парковкалары юк, кешеләр машиналарын калдырыр урын табалар бит. Минемчә, бу артык зур проблема түгел. Хастаханәдән ерак түгел чиркәү бар, мәчете дә кирәк, минемчә.

Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге җитәкчесе:
- Дин буенча, хастаханә территориясендә мәчет салырга мөмкин. Хәтта кайбер колонияләрдә дә гыйбадәтханәләр бар. Кеше авырган вакытта Аллаһка ялвара, сәламәтлек сорый. Күңелен тынычландырырга, Аллаһка якынаерга мәчет бер сәбәп булыр иде. Ә азан тавышы авыруларга комачауламасын өчен, тавыш көчәйткечләрне киметергә була.



Төзелешкә рөхсәт бирелсә, 12 нче хастаханә территориясендә әнә шундый мәчет барлыкка киләчәк.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading