16+

Иң хәтәре – хәтерсезлек

Хәтер көне матәм чараларын 24 ел дәвамында Ирек мәйданында үткәреп, Казан кирмәненә йөреш белән тәмамлау традициясе быел өзелде.

Хәтер көне матәм чараларын 24 ел дәвамында Ирек мәйданында үткәреп, Казан кирмәненә йөреш белән тәмамлау традициясе быел өзелде.

Хәтер көне Г.Камал театры каршында үткәрелде. Ә йөреш берничә адым ераклыктагы «Мәрҗани» мәчетенә кадәр итеп кыскартылды.
Быелгы митингта Татарстан мөселманнары диния нәзарәтеннән вәкил - «Кол Шәриф» мәчетенең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов та «Кол Шәриф» хәзрәтләре һәм аның шәкертләрен, шәһидләребезне искә алып чыгыш ясады. Буталчыклыклар килеп чыгуга карамастан, мәйданга якынча биш йөзләп кеше җыелган иде. Митингта Ркаил Зәйдулла, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Бәйрәмова, Мари Эл, Чуашстан һәм Башкортстаннан килгән вәкилләр чыгыш ясады, яшь шагыйрьләр шигырьләрен сөйләде, мөнәҗәтләр әйтелде. Митинг һәм йөрешне «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин җитәкләде.
Урам чараларын үткәрү мәсьәләләренә кагылучы канун нигезендә, мондый төр чараларны тормышка ашыру өчен, мөһим һәм хәрби корылмаларга 500 метрдан, автобус, тимер юл һәм елга вокзаллары, һава аланнарына 200 метрдан, ә хакимият, прокуратура, консуллык, сәламәтлек саклау, мәгариф биналарына, гыйбадәтханәләргә 50 метрдан якынрак килү тыела икән.
Өйлә намазыннан соң, бер төркем милләтчеләр, плакатларсыз гына, Казан кирмәненә таба шәһидләр истәлегенә һәйкәл куелуын таләп итүче таш торган урынга һәм Сөембикә манарасы янындагы Ханнар төрбәсенә дога кылырга юл тотты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading