16+

Икейөзле булу кеше арасында да дәрәҗәңне төшерә, Аллаһы каршында да түбәннәр рәтендә буласың...

Кешеләр белән мөгамәлә кылганда яки берәр эш башлаганда, безне алдамауларын, әйткән килешүләрне бозмауларын, әманәтне саклауларын, әгәр бәхәскә керсәк, чикләрне узмыйча һәм золымлык кылмыйча гына уртак фикергә килүне телибез.

Икейөзле булу кеше арасында да дәрәҗәңне төшерә, Аллаһы каршында да түбәннәр рәтендә буласың...

Кешеләр белән мөгамәлә кылганда яки берәр эш башлаганда, безне алдамауларын, әйткән килешүләрне бозмауларын, әманәтне саклауларын, әгәр бәхәскә керсәк, чикләрне узмыйча һәм золымлык кылмыйча гына уртак фикергә килүне телибез.

Беребезнең дә килешүне сакламаучы, ялган сөйләүче, әманәтне бозучы кешеләр белән аралашасы килми. Әмма үзебез кайвакыт төрле сәбәпләр табып: “Әллә нигә бер ялганлап алсаң да була”, – дип, начар адымга барабыз. Килешү төзеп күпмедер вакыт үткәч: “Миңа болай ошамый, дип, бүтәннәр дә килешүен боза бит, миңа да ярыйдыр әле», –дип, килешүләрне бозып куярга мөмкинбез. Йә булмаса, берәр кеше белән: «Бу – әманәт, беркемгә дә сөйләмә, икебез арасында гына калсын», – дип сүз бирешәбез, ди. Әмма үзебез үк: «Әй, бер кешегә әйтүдән берни булмас әле», – дип, әманәтне дә бозып куйгалыйбыз.

Берәр нәрсә буенча уртак фикергә килә алмыйча бәхәс купса, динебездә рөхсәт ителгән кысалардан чыгып, сүз көрәштерә башлыйбыз. Бу бәхәстә җиңеп чыгу безнең өчен мөһим бернәрсәгә әйләнә. Кызып китеп, телебездән кеше рәнҗетерлек сүзләр дә ычкынырга мөмкин. Ул җиңүгә ничек ирешәбез – анысы мөһим түгел. Ә бу гамәлләр, кардәшләрем, монафикълыкка илтә торган гөнаһларга керә икән.

Пәйгамбәребез (с.г.с): “Дүрт сыйфат белән аерылып торучы монафикъ була. Кемгәдер бу сыйфатларның берсе генә хас булса да, ул сыйфаттан арынганчыга кадәр ул монафикълык сыйфатына ия булыр. Әманәт тапшырганда хыянәт итсә, сөйләгәндә ялганласа, килешү төзеп сүзендә тормаса, бәхәскә керсә, ул чиктән аша (золымлык кыла)”, – дип әйткән (Бохари риваяте, 34).
 
Бу хәдистән күренгәнчә, әлеге сыйфатлар бездә булып, алардан арынмасак, ахыр чиктә, монафикълыкка китерергә мөмкин икән. Монафикълык ул – икейөзлелек. Тыштан бер нәрсә сөйлисең, күрсәтәсең, ә эчеңдә – икенче нәрсә, ягъни үз-үзеңне тотышың белән эчке дөньяң туры килеп бетми.

Әйтик, сәфәргә кузгалырга торасың, ди. Әмма машинаңны фатирыңурнашкан йорт каршында калдырасың килми, иминлек юк, дип борчыласың. Дустың үз йорты белән тора, гаражы да зур, шунда машинаңны калдырырга уйладың, ди. Сөйләштең, саклап торырга ризалыгын бирде. Әмма син киткәч, сорамыйча машинаңда йөрсә яки берәрсенә биреп торса, ул үзенә ышанып тапшырган әманәтне сакламаган була. Әгәр кирәксә, йөреп тор, дип рөхсәт бирсәң, бер хәл әле.

Тагын бер мисал. Шкафның ничек булырга тиешлеген аңлатып һәм әзер булырга тиешле вакытын төгәл күрсәтеп, җиһаз ясаучы белән килешү төзисең, ди. Сөйләшенгән вакыт җитә, ә останың шкафны ясарга тотынмаганы ачыклана. Аклана башлый, ныклы вәгъдә бирә. Чыннан да, бу юлы инде ясый. Әмма шкафны син теләгәнчә, син кушканча ясамаган. Бу нәрсә?!

Әле генә карап үткән бу ике очрактагы гамәлләр икейөзлелек була түгелме соң?! Сүз дә юк, әгәр оста авырып китсә, яки берәр якын кешесе үлеп, шуны җирләү кебек җитди сәбәпләре булса, аны аңларга, хәленә керергә мөмкин әле. Ләкин кешенең биргән сүзе кылган эшеннән аерылуы бүген адым саен очрый. Күпләр сүз бирә, әмма килешүне бозалар; ышанып әманәт тапшырасың, аңа хыянәт итәләр; бәхәс чыкса, кешелек сыйфатын югалтып, явызлык кыла башлыйлар.

Ә бит икейөзле булу кеше арасында да дәрәҗәңне төшерә, Аллаһы каршында да түбәннәр рәтендә буласың. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кешеләрнең иң явызы – икейөзле кеше. Ул берәүләр янына барса – бертөрле, икенчеләр янына барса – икенче төрле», – дип әйткән (Бохари риваяте).

Шуңа күрә кеше арасында да намусыбызны югалтмас, Аллаһы каршында да дәрәҗәбез төшмәсен өчен, сүзебез белән гамәлләребез, үз-үзебезне тотышыбыз белән эчке дөньябыз туры килеп, тыштан гына мөселман булмыйча эчке яктан да иманлы, Аллаһыга ышанучы мөселман булып яшәсәк иде.

Раил Фәйзрахманов.
Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading