16+

Йокы – ул Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы

«Иске таш» мәчет имамы Рамил хәзрәт Юныс инстаграм битендә төшләрне төрләре, шайтан һәм фәрештәләр җибәргән төшләрнең нинди булуы һәм куркыныч төш күргәндә нишләргә кирәклеге турында.

Йокы – ул Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы

«Иске таш» мәчет имамы Рамил хәзрәт Юныс инстаграм битендә төшләрне төрләре, шайтан һәм фәрештәләр җибәргән төшләрнең нинди булуы һәм куркыныч төш күргәндә нишләргә кирәклеге турында.

Төш – хак нәрсә. Ул гадәти күренеш түгел, аны дөрес аңларга кирәк. Төш Коръәндә дә, хәдисләрдә дә, риваятьләрдә дә киң урын алган. ⠀
Йосыф Пәйгамбәргә төш юрау серләре мәгълүм булган. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) дә вахи иңгәнче ачык итеп төшләр күргән. Ибраһимнең (г.с.) улы Исмәгыйльне чалырга дип төшенә керүен дә беләбез.

Төшнең берничә төре бар:
Аллаһы Тәгаләдән, ⠀
Фәрештәләрдән,⠀
Шайтаннан,
Кешенең психик халәте.⠀

Аллаһы Тәгаләдән килгән төшне юрарга кирәкми. Ул һәммә кеше өчен ачык, аңлаешлы итеп керә, куркыныч булмый.⠀Фәрештәләр җибәргән төш тә куркыныч түгел. Аны күргәч, сискәнеп уянмыйсың. Әмма андый төштә кисәтү яки өндәү бар, тик юрамыйча аңлап булмый.
Шайтаннан килгән төш кергәндә, аны күрүчене һәрвакыт кемдер куа, ул гел егыла, биеклектән төшә. Шайтан төштә адәм балаларын куркыта. Әйтик, кеше иман юлына басып, күбрәк намаз, Коръән укый башлады, ди. Аны изге гамәленнән яздыру өчен шайтан килеп куркуга сала. Төш күреп, сискәнеп уянганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” дип әйтергә һәм сул якка өч мәртәбә өрергә кушкан. Болай эшләгәч, әйләнеп ятарга кирәк. Шул чагында куркыныч төш тормышка ашмый. Торып, тәһарәтләнсәң һәм ике рәкәгать намаз укысаң, тагын да әйбәт.

Психик халәтенә бәйле төш хис-кичерешләр йогынтысында, яисә күп ашап йоклаганда керә. Чөнки ашказаны эшли, баш миенә тынычланырга ирек бирми. Бу вакытта күргән төш мәгънәсез була. Аларны юрау файдасыз.
Ислам динендә истихара намазы бар. Ул хәерлесен сорау дигәнне аңлата һәм ястү намазыннан соң укыла. Шушы намазны укып, йокларга яткач, Аллаһы

Тәгаләдән төш килергә мөмкин.      ⠀
Кеше йоклар алдыннан тәһарәт алырга тиеш. Чөнки бу вакытта адәм баласының җаны чыга. Йокы – ул Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы.

Рамил хәзрәт Юныс

"Иске таш"мәчете имамы

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading