16+

«Ир белән хатынның бергә төн үткәрүе дә – гыйбадәт»

Мөселман кешесенең дөрес ният белән ихластан эшләнгән яхшы гамәлләре гыйбадәттән китә

«Ир белән хатынның бергә төн үткәрүе дә – гыйбадәт»

Мөселман кешесенең дөрес ният белән ихластан эшләнгән яхшы гамәлләре гыйбадәттән китә

Гыйбадәт кылу, дибез. Ул үз эченә нәрсәләрне ала? Мөдәррис хәзрәт Гыймранов безгә шул хакта сөйләде.

– Аңлавымча, гыйбадәт ул бик киң төшенчә. Намаз уку, ураза тоту турында беләбез. Тагын нәрсәләр керә ул гыйбадәткә? 
– Гыйбадәт ул – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп ачык һәм яшерен рәвештә эшләнгән гамәлләр. Намаз, ураза, хаҗ кылу, зәкят түләүдән тыш, башка бик күп саваплы гамәлләр дә гыйбадәт булып тора. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Харамнардан тыел, гыйбадәт кылучылардан булырсың», – ди. Гайбәт сөйләү җае чыкканда, яки ачуыңны китергәндә, йә булмаса үзеңне рәнҗеткәндә тыелып калып дәшмәвең дә гыйбадәт була. «Хәтта ир белән хатынның бергә төн үткәрүе дә – гыйбадәт» дигән Пәйгамбәребез. Сәхабәләрнең бу сүзләргә аптырап калуларын күргәч: «Зина кылу гөнаһ санала, шулай булгач, хәләл хатының белән төн үткәрү – гыйбадәт», – ди. Димәк, мөселман кешесенең дөрес ният белән ихластан эшләнгән яхшы гамәлләре, иншәАллаһ, гыйбадәттән китә. Төренә, вакытына һәм урынына карап, әҗере дә төрле булырга мөмкин. Сүз башында, Аллаһ ризалыгы өчен кылынган гамәлләр, дидек. Гыйбадәт сүзенең мәгънәсе дә ихлас буйсыну дигәнне аңлата. «Ләә иләәһә илләллаһ» – «Аллаһтан башка илаһ юк» кәлимәсен әйткән мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, Аңа гына гыйбадәт кылырга тиешле. Аллаһка ширек кылу, ягъни тиңдәшлек кылу – зур гөнаһ. Ул үзе Коръәндә: «Иман китергәннәрнең кайберләре ширек кыла», – ди. Әйтик, намаз укучы ярдәм итәренә өметләнеп, күрәзәчегә барып аннан киңәш сораса, ширек кылган була.  

– Фәрештәләр белән җеннәр дә гыйбадәт кыламы? 
– Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Җир белән күк арасында булган бөтен нәрсә Аллаһка табына, Аңа зекер кыла», – ди. Фәрештәләр дә, җеннәр дә гыйбадәт кыла, әмма кешеләрнекеннән ул аерыла. Бер кыйссада сөйләнелгәнчә, Җәбраил галәйһиссәлам, 2 мең ел гыйбадәт кылганнан соң, Аллаһы Тәгаләдән, минем кебек гыйбадәт кылучы бармы, дип сорый. Аллаһ аңа, адәм баласының мәшәкатьләнеп укыган ике рәкәгать намазы синең 2 мең ел кылган намазыңнан хәерлерәк булыр, ди. Бу адәм баласының гыйбадәте өстенрәк булуны аңлата. Билгеле булганча, Мәккәдәге Кәгъбәтулла өстендә фәрештәләрнең гыйбадәт кыла торган урыннары бар. Кайбер чыганакларда ул 70 мең фәрештә дип килә һәм икенче көнгә аларның берсе дә кире әйләнеп кайтмый. Җәбраил фәрештә пәйгамбәрләргә Аллаһы Тәгаләнең китапларын алып килә, ягъни вәхи китерү өчен җаваплы. Бу да гыйбадәт булып тора. Микаил фәрештә табигать күренешләре, җил, яңгыр һәм башкалар өчен җаваплы. Аны да гыйбадәт дияргә кирәк. Исрафил фәрештә, сурга өреп, ахырзаман башлануын хәбәр итә. Аллаһы Тәгаләнең тәхетен күтәреп торучы фәрештәләр дә бар. Ә җеннәрнең Аллаһка буйсынып яшәүче иманлылары да, кайбер адәм баласы кебек, Аллаһны танымаучы, гыйбадәт кылмаучы имансызлары да бар. Шуңа да Аллаһы Тәгалә: «Җеннәр һәм кешеләр җәһәннәмнең ягулыгы булыр», – дигән. 

– Гыйбадәт кабул булуның шартлары турында да сөйләсәгез иде.
– Иң беренче чиратта адәм баласы иман китерергә тиеш. Ни өчен дигәндә, Аллаһы Тәгаләне танымый торган динсез, имансыз кеше дә яхшылык кылыр­га мөмкин. Кыямәт көнендә ул, минем дә яхшы гамәлләрем бар бит, дип әйтер. Аллаһы Тәгалә аннан: «Ул яхшылыкларны ни өчен кылдың?» – дип сорагач, «яхшылык эшлисем килде» дияр. Әмма ул аларны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылмаган бит. Шуңа да Раббыбыз аңа, мин сиңа алар өчен дөньяда яшәгән вакытыңда сәламәтлек, байлык бирдем, кешеләрнең рәхмәт сүзләрен ишеттердем, дияр. Ә ахирәтенә берни юк, чөнки яхшылыкларын Аллаһ ризалыгына, Аның рәхмәтенә, җәннәткә омтылып башкарылмаган. Икенче шарт – ихласлылык һәм риясызлык. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кыя­мәт көнендә җәһәннәм уты өч төрле мөселман өчен кабынып китәр. Алар: кешеләр күрсеннәр өчен эшләгән дин галиме, яуда батырлыгымны кү­рәләрме икән дип сугышып, шәһит булган кеше һәм бай мөселман». Ягъни болар бөтен уйлары дөнья максатлары өчен генә булган кешеләр.           

– Ә төп гыйбадәт ул нәрсә?
– Аллаһы Тәгаләнең кушкан фарыз гамәлләрен үтәүдән һәм харамнан тыелудан да зуррак гыйбадәт була алмый. Шуны да әйтәсем килә: зәкятләрен түләмичә, намазларын укымыйча, Коръән ашлары үткәреп кенә кеше үз өстеннән фарызларын төшерми. Биш вакыт намазны укып, Рамазан аенда ураза тотып һәм башка фарызларны үтәп, адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә якыная. Җәбраил галәйһиссәлам Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына кеше кыяфәтендә килеп: «Ислам дине ул нәрсә?» – дип сорагач, Аллаһ Илчесе: «Ислам ул – Аллаһка инану, намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу һәм зәкят түләү», – ди. Шуларны башкарганнан соң, кодси хәдистә әйтелгәнчә, «Аллаһ Раббыбыз, минем кушканнарны үтәми торып адәм баласы миңа якынаймас. Фарызларны үти башлагач, Миңа якынаер. Өстәмә нәфел намазларны укыса, шулкадәр якынаермын: аның күрә торган күзләре, ишетә торган колаклары, аяклары һәм куллары булырмын. Байлык сораса, байлык бирермен. Курыккан вакытта дошманыннан саклармын, ди».  

– Ни өчен төнлә гыйбадәт кылу зур әһәмияткә ия икән?
– Монда иң беренче чиратта күз алдына тәһәҗҗүд намазы килә. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисләрендә «төннең өченче өлешендә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте тагын да киңәя» дип әйтә. Аллаһ Раббыбыз, кайда минем колларым, кемнең нинди теләкләре бар, дип сорар. Тә­һәҗҗүд фарыз намазлардан соң икенче урында тора, дип әйтүче галимнәр дә бар. Татлы йокыңны бүлеп, тәһарәт алып намазга басу, Аллаһы Тәгалә белән икәүдән-икәү генә калып сөйләшү, Аңа сәҗдә кылу зур әҗер-савапларга ия. Андый вакытта кылынган догаларның кабул булу ихтималы да зур.

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading