Татарстанның халык артисты Илсур Сафин дигәч, “Әдрән диңгез”, “Киек казлар китә” җырлары искә төшә.
Әлбәттә, күпләр аны кара мыегыннан да танып аладыр. Илсур Сафин - мәдәниятебезнең бер чоры чагылышы да әле. Ул язмышы, тормышы турында сөйләргә яратмаса да, безнең газетага хәер-фатыйхасын бирде. Илсур абыйның фикерләре дә, язмышы да, иҗаты да - үзенчәлекле.
- Илсур абый, балачагыгызның иң матур күңелле мизгелләрен искә алыйк әле. - 1962 елның 11 августында Апас районы Югары Балтай авылында тудым. Әткәй механизатор булып эшләде. Машиналарның двигательләрен җыя, ремонтлый иде, комбайнда да эшләп алды. Ул сугыш ветераны, 4 ел буе илебезнең азатлыгы өчен көрәште. Бу хакта башымны иеп, горурланып әйтәм. Әнкәй колхоз эшендә хезмәт куйды. Бәрәңгесе дә, чөгендере дә аны читләтеп үтмәде. Гаиләдә алты бала үстек: Мансур, Рөстәм абыйлар, Сәимә апа, Әсхәт абый, мин һәм энекәш Илдар. Гаиләбез матур булды, кешенекенә орынмадык, башкаларны сөйләмәдек. Әткәй-әнкәй безне намуслы, гадел булырга өйрәтте. Аларның тәрбиясе безне әле дә озатып бара. Әткәй-әнкәй икесе дә 2008 елны бакыйлыкка күчте. Урыннары оҗмахта булсын. Балачагым туган авылымда үтте. Башлангыч мәктәпне авылда тәмамладым. Өченче сыйныфны бетергәч, күрше авылга йөреп укыдык. Барлык укытучыларыма рәхмәт әйтәсем килә. Башлангычта Фирдәвес апа Нуруллина укытты, Урта Балтайда Мәрьям апа, Рузия апа, Алсу апа, Ренат абый, Җәвидә апага рәхмәтләрем зур. Исәннәргә саулык-сәламәтлек, бакыйлыкка күчкәннәргә урыннары оҗмахта булсын дип телим. Безнең заман балалары барыбер чыныгып үсте. Күрше авылга башта 4 чакрым мәктәпкә барасың, аннан 4 чакрым кире кайтасың. Малларыбыз да күп иде, әткәй-әнкәйгә аларны карашырга да ярдәм иттек. Вакыт калса, футбол, кышын хоккей уйнарга чаба идек. Тау башында учак ягып, бәрәңге пешердек.. Бик күңелле чаклар. Хәзер замана бүтән дип әйтәбез, дөрес. Әмма вакыт шул ук кала бит: язы да, җәе дә килә, кояш та бата, ай да чыга. Яшәешебез алай тиз барырга тиеш түгелдер. Халыкның тормышы, яшәү рәвеше турында уйлау, балаларның киләчәге турында борчылу җитеп бетми кебек. Элек тә җитәмәгәндер ул, әмма хәзер бу аеруча нык сизелә.
- Икесенең дә вафаты бер елга туры килгән. Бигрәк авыр сынау бит бу... - 2008 елны бүген дә оныта алмыйм. Әткәй белән әнкәй бакыйлыкка күчте, шул ук елны миңа Татарстанның халык артисты исемен бирделәр. Әткәй 19 сентябрьдә вафат булды. Әнкәй бик каты авырый иде, аның аяклары да сызлады. Әткәй вафатыннан 19 көн узгач, әнкәй дә бу якты дөньядан китеп барды. Бер атна алдан әнкәйнең хәлен белеп, авылга кайтып килгән идем. Аның китәчәген күңел сизде, хәле начар иде. 5нче октябрь көнне Татарстанның халык артисты исемен алгач, хезмәттәшләр белән җыелып, чәй өстәле артына җыелган идек. Сәгать 10нар тирәсендә әнкәйнең вафаты турында хәбәр килде. Кунакларны озатып, гаиләбез белән авылга кайтып киттек. Ул көнне шундый нык яңгыр яуды, саз, пычрак... Әткәй-әнкәйне соңгы юлга озатып, өчесен, җидесен, кырыгын үткәрдек. Хәзер дә җыелышканда гел аларны искә алабыз. Әткәй белән әнкәй 52 ел бергә яшәделәр. Яшәү вакытында төрле хәл булгандыр, табак-савыт шалтырамыйча тормый. Шулай да безне шушы якты дөньяга китергәннәре, тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтле. Без аларның йөзенә кызыллык китермәдек. Ир-ат туганнарымның да күбесе бакыйлыкка күчте. Барысының да урыннары оҗмахта булсын. “Әтисен күмгәндә Илсурның яше чыкмады, әнисен күмгәндә күзләре яшьләнде”, - дигән сүзләр ишеттем инде. Барыбер ана кеше балага якынрактыр. Ана - гаиләнең нигезе бит. Казанда укыган чорда да, авылга кайткач әни өеп-өеп күчтәнәчләр биреп җибәрә иде. Югыйсә, мин консерваториядә эшләп укыгач, юклыкта яшәмәдем. Тулай торакта Асаф Вәлиев, Газинур Фарукшин, мәрхүм Нурәхмәт Әхмәтҗанов белән бергә тордык. Суыткычыбыз, хәтта телевизорыбыз да бар иде.
- Холкыгыз буенча кемгә охшагансыз? - Әткәй бераз кырысрак кеше иде. Миндә дә бу сыйфат бар. Ә холкым буенча күбрәк әнигә охшаганмындыр. Әнкәй дөреслек, намусны гел өстен күрде. Мин дә шулай. Турысын әйтә торган кешене беркайда да яратмыйлар. Без үскәндә кешеләрдә барыбер намус, вөҗдан орлыклары көчлерәк иде. Ә заманалар бик тиз үзгәрде. Акчалы кеше ни өчендер башкалардан өстен була башлады. Хәзер югары белем бирү системасында да бу проблема ачык чагыла. Кемнең акчасы бар, шул тиз генә бюджет урынга керә. Мин мондый әйбергә каршы.
- Сезне консерваториягә укырга алган кеше - Нәҗип Җиһанов үзе, шулай бит? - Балачактан Илһам Шакиров, Рафаэль Сәхәбиев, Мөслим Магомаев, Георг Отсларны тыңлап үстем. Ренат Ибраһимов – кумирым иде. 10нчы сыйныфта укыганда, Урта Балтай авылы клубына чыгыш ясарга җырчы Вафирә Гыйззәтуллина килде. Вафирә апа минем тавышны тыңлап карады. «Энекәш, сиңа консерваториягә керергә кирәк», – дип киңәш бирде. Шулай да 10ны бетергәч, авылда колхозда эшли башлаган идем. Авылдашым Илгиз Сәхәветдинов консерваториядә укыды. Ул кайтып: “Консерваториядә бер буш урын бар” - дигәч, җыенып Казанга чыгып киттем. Мине консерваториянең беренче ректоры Нәҗип Җиһанов тыңлады. Рөстәм Яхинның Рамазан Байтимеров шигыренә язылган «Туган ягым – Татарстан» җырын һәм татар халык җыры «Мәдинәм-гөлкәем»не башкардым. Нәҗип абый үзе ак рояль артына утырып уйнады. Бу бик кадерле истәлегем. Нәҗип абый кояшта кызынып янган битемә дә карамады, тавышымны ишеткәч, шунда ук: «Алабыз!» – дип әйтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен.
- Әңгәмәбездә укытучыларыгызны бик зурлап искә аласыз... - Гомумән, бөтен укытучыларым каршында баш иям. Консерваториядәге остазларыма да бик рәхмәтле. Аеруча Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллинага! Ул мине җырчы буларак ачты. Үзем дә Казан мәдәният институтында Салават Фәтхетдиновның эстрада җырчылары әзерләүче курста 14 ел укыттым. Рафил Җәләлиев, Марат Фәйрушин, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Әбри Хәбриев, Әлфис Галиуллин, Айдар Әгъләмов, Фәнил Галиуллин, Нәфисә Назарова, Алмаз Сафин, Илгиз Хәсәншин - студентларым. Алар да мине хөрмәт итәләр, онытмыйлар. Әле күптән түгел генә Марат Фәйрушин, Рәфил Җәләлиев концертында булдым, бик матур чара. Татар эстрадасы җырчылары әзерләүче курсны бетерү дә начар булды. Без студентларга классик әсәрләрне дә, тарихи белемнәрне дә бирә идек. Хәзерге эстрадага шушы эстраданың үткәнен белү җитеп бетми. “Барысы да акчага корылган”, - диләр. Чын сәнгатьне үстерүче кешеләргә беркайчан җиңел булмады. Әмма андый шәхесләр генә тарихта кала.
- Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез? Сәхнәдә бик еш күренмисез кебек... - Чакырган җиргә барам, чыгышларны ташламыйм. Үпкәләр бар инде ул. 2018 елда Рок мәктәбендә укыта башладым. Анда 10-15ләп укучым бар. Иҗаттан туктамыйм. 12 елга якын хәйрия концертларында чыгыш ясадым. Үзебезнең сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп тордым. Илдә махсус хәрби операция башлангач, чыгышларны туктаттым. Мин бу хәлгә каршы, күңелем тартмый.
- Илсур абый, үзегез турында гәйбәт ишеткән булдымы? - Андый хәл һәркем белән буладыр. Шулай да мин гәйбәткә бик тыныч карыйм. Сөйләсеннәр рәхәтләнеп, кеше телендә булу начармени? (көлә). Кеше рәнҗетмәдем, башкаларны таламадым. Хөрмәт иткән кеше сине болай да хөрмәт итә. Кайвакыт җәмәгать транспортында йөрим, шулчакта танып алып, исәнләшүчеләр күп. Әлбәттә, күңелгә җылылык йөгерә. Сине белеп тә, күрмәмешкә салышучылар да бар. Андыйларны бернәрсә эшләтеп булмый инде. Менә шундый үзен башкалардан өстен күргән кешеләрдән куркырга кирәк. Безнең гаиләбездә бөтен мал эшләп, хезмәт куеп табылган. Тормыш иптәшем Ләлә “Болгар радиосы”нда реклама бүлегендә эшли.
- Тормыш иптәшегез белән ничә ел бергә яшисез? - Тормыш иптәшем белән 30 ел бергә. Без икебез дә мәдәният, сәнгать өлкәсендә кайнагач, шулай бер-беребезне чараларда күреп таныштык. Бу бер күрүдән гашыйк булудыр. Дөньяда мәхәббәт бар бит! Һәр иртә якыныңа “хәерле иртә” дип әйтү - бик кадерле мизгелләр. Улым Руслан 8нче сыйныфта укый. Ходайдан иң кадерле бүләгебез, көтеп алынган улыбыз! Укуы яхшы, шөкер. Әзрәк ялкаулык бар инде, шуңа күрә аңа еш кына танылган шәхесләр исемлеге язып бирәм. Ул Тукайның кайчан туганын да, Рөстәм Яхинның кем икәнен дә белә. Спортка тартыла, бокс һәм йөзү белән шөгыльләнә.
- Ләлә ханымны ни өчен яраттыгыз? - Мәхәббәтсез генә кавышып булмый инде ул. Хатын бөтен яктан да ошады. Беренче чиратта, эчке дөнья, әлбәттә. Яшь вакытта бик күп концертлар куйдым. 25 ел эчендә Казанда гына 58 концерт оештырдык. Тамашага репертуар сайлау, халыкны кызыктыру ысулларын Ләлә белән бергәләп уйладык. Өйдә әрләшеп бетә идек. Тик шулай да сыйфатлы, матур тамаша тәкъдим иттек. Ул минем таянычым булды. Үзеңнең хезмәтеңне бәяләүче, сине хөрмәт итүче, аңлаучы кешене янәшәңдә тою бик зур бәхет. Әлбәттә, тормышта барысы да ал да гөл генә булмый. Тавыш күтәрү була инде. Әмма хатын-кызга кул күтәргән ирләрне бөтенләй кабул итмим. Ул да ана бит. Хатын-кызга кул күтәреп үз әниеңә суккан кебек буласың. Хискә бирелдем дип әйтү дә акламый, барысын да уйлап эшләргә кирәк. Кешегә аң, фикерләү өчен бирелгән бит.
- Бәхәсләшкән чаклар була, димәк? - Без бәхәсләшергә яратабыз (көлә). Ул үзенекен әйтә, мин үземнекен. Шулай уйлашып, фикерләшкәннән соң бер фикергә киләбез. Икебез дә белемле кешеләр, бу - табигый хәл. Гомумән, белем - көч ул. Дәүләтебез белемгә һәм сәламәтлек саклауга акча жәлләмәсен иде.
- Улыгыз Руслан зарыгып көтелгән балагыз. Аның туган көнен хәтердә яңарта алабызмы? - 30 декабрь 2010 ел - гаиләбездә иң бәхетле көннәрнең берседер. Русланны өйгә алып кайткан көн, баланың беренче адымнары, кыш көннәрендә суыктан кызарган битләренә кар бөртекләре төшү әле дә күз алдымда. Балалар бакчасыннан алып кайта идем дә, бергәләп эремчек, йогуртлар, җиләк-җимешләр ашый идек. Кызганыч, әткәй-әнкәй улымны күрә алмады.
- Ничә яшегездә әти булдыгыз? - 48 яшемдә улым туды. Балабызны 14 ел көттек. Аллаһы Тәгалә безне шулай сынады. Бәлки, кемдер чыгып киткән дә булыр иде. Шөкер, без сынауларда сыналдык, әмма сынмадык. Мин һәрвакыт Ходайга ышанып яшәдем. Ул һәрчак күңелемдә. Милләтебез дә дин, тел, гореф-гадәтләр булса, сакланачак.
- Хис-кичерешләрегез турында сөйләргә яратмыйсыз бугай. Сер итеп саклауны кулай күрәсезме? - Дөрес. Кешегә бөтен нәрсәне ачып салып булмый. Бер-берең белән аралашсаң, сөйләшсәң җиңел булып китә диләр. Әмма барыбер кайбер хисләр белән бүлешергә кирәкми. Үзең генә белә торган әйберләр булырга тиеш. Беркемгә дә тулысынча ачылып бетмим.
Комментарийлар