Арыслан (23 июль – 23 август) “Калган эшкә кар ява” диләр. Инде күптән көтелгән кар да яуды, ә сезнең эшегез һаман да бер урында тора. Җиң сызганып, давыл кузгатып эшләп алыгыз әле бераз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Без кешеләргә карата ничек, алар да безгә карата шулай. Һәр кеше үзенә тиңне тартып китерә. Шуңа күрә кемдер сезгә каршы дәшсә, гаҗәпләнмәгез. Алмагачта әфлисүн үсә алмый...
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Кая акча, шунда Үлчәүләр. Акча дигәннән, бик тиздән керемнәрегез артуы ихтимал. Шуңа да акчаны кая куярга икәнен планлаштырып куегыз. Акча уңай хисләрне ярата, беренче чиратта, күптән хыялланган әйберезне алыгыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Бик җитди очрашулар көтелә. Тышкы яктан да, эчке яктан да әзер торыгыз. Уртак тел таба алу сәләте бу юлы һичшиксез кирәк булачак. Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар бит.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Сезне романтик маҗаралар көтә. Яңа танышулардан кала, алдагы тормышыгыздан да барлыкка килүчеләр булыр. Алар хаталарын аңлап, гафу үтенеп килерләр. Ә үткәнне яисә хәзергене сайлау сездән тора.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сез бөтен җирдә алтын урталыкны яратасыз: артык әйбәт тә түгел, начар да түгел; бар нәрсәне белүче галим дә түгел, беренче сыйныф баласы да түгел. Әлеге сәләт чыннан да сокландыра!
Комментарийлар