Шәһри Казан

Ислам нигезләрен беләсеңме?

Үзебезне мөселманга санасак, динебезнең биш баганасын үтәргә тырышыйк «Динебезнең нигезләрен беләсезме?» – дип сорасаң, кайчакта кардәшләребез йә югалып калалар, яки берничәсен генә атый алалар. Шуңа күрә тагын бер кат искә төшереп үтүнең зыяны булмас.

Ислам нигезләрен белү әйбәт, ә аны тормышка ашыру катлаулырак, чөнки аның өчен ихтыяр көче таләп ителә. Динебез нигезләре буенча яшәргә  омтылмаганлыктан, алар хәтердә сакланмый, тиз онытыла.

Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Ислам дине биш терәккә нигезләнә: «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер илаһ юк, Мөхәммәд – Аның Илчесе», – дип шаһәдәт бирү, намаз уку, зәкят түләү, хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту», – дип безгә әйтеп калдырган (Бухари риваяте). Бу хәдис ислам диненең биш баганасында беренче нигезнең шаһәдәт булуына дәлил. Ягъни Аллаһының барлыгын, берлеген һәм Аны гына хакыйкый илаһ дип тану, Аңа гына гыйбадәт кылу, Аннан кала илаһләр юклыгына инану. Шаһәдәтнең икенче өлешендә пәйгамбәребез Мөхәммәднең Аллаһы илчесе һәм соңгы пәйгамбәр булуын тану. Ул күрсәтеп, өйрәтеп калдырганча гына Аллаһыга табынам дип шаһәдәт бирү.

Шаһәдәт биргәч, бөтен шарт һәм кагыйдәләрен үтәп, даими рәвештә, үз вакытында көненә биш намаз укырга бурычлы булабыз. Монысы – ислам диненең иң мөһим гыйбадәтләреннән берсе һәм, шулай ук, бу – Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуыбызны белдерү. Намаз мөселманның күңеленә уңышлар китерсен, җирәнгеч нәрсәләрдән читләштерсен өчен дә кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән: «... намаз укы! Дөреслектә, намаз фәхеш һәм яман эшләрдән тыя» («Ганкәбут» сүрәсе,  45 нче аять). Моннан тыш, намаз  мөселманны башкалардан аерып торган билге дә.

Реклама

Өченче багана – зәкят түләү. Ягъни кешенең байлыгы билгеле бер күләмдә булып (нисабка тулса), бер ел үткәннән соң шул малы кимемәсә, ул шуның 2,5 процентын мохтаҗларга сәдака итеп бирергә тиеш. Мөэминнәрне тасвирлап, Аллаһы Тәгалә әйткән: «... алар зәкят түлиләр...» («Мөэминнәр» сүрәсе, 4нче аять); «... аларның байлыгыннан – сораучы һәм мәхрүм өчен мәгълүм өлеш чыгарылган» («Мәгариҗ» сүрәсе, 24 нче аять). Шулай итеп, зәкят – матди чыгым таләп иткән, иҗтимагый гаделлекне саклаган, хәерчелек белән көрәшергә һәм юмартлык булдырырга ярдәм итә торган гыйбадәт.

Хаҗ – Аллаһының илчесе аңлаткан билгеле бер йолаларны үтәү өчен Мәккә шәһәренә бару. Гыйбадәтнең бу төре матди чыгым һәм физик тырышлык таләп итә. Аерым бер кешегә дә, җәмгыятькә дә зур файда китерә. Моннан тыш, хаҗ – мөселманнарның зур җыелышы, башка ил мөселманнары белән аралашу форсаты.
Рамазан аенда ураза тоту. Иртәнге намаз керү вакыты белән ашау-эчүдән туктап, кояш батканчыга хәтле тукланудан һәм, шулай ук, яман уйлардан, начар эшләрдән тыелып тору ураза тоту була. Ураза һиҗрәтнең икенче елында түбәндәге аятьләр иңгәннән соң фарыз кылына: «Рамазан аенда кешеләргә һидаят булган, шул һидаятне аңлата һәм аера торган Коръән иңде. Рамазанга ирешкән һәрберегез ураза тотсын...» («Бәкара» сүрәсе, 185нче аять). Гыйбадәтнең әлеге төре рухны сафландыра, тәнне сәламәтләндерә, гөнаһларны гафу итә, нәфесне тәрбияли, сабыр булырга өйрәтә һәм, иң мөһиме, җәннәткә керергә булыша. Аллаһының илчесе: «Аллаһының бирәчәк әҗеренә ышанып һәм өмет белән рамазан аенда ураза тотса, аның элекке гөнаһлары гафу ителә», – дип әйткән (Бухари риваяте) .

Үзебезне мөселманга санасак, динебезнең шушы иң мөһим биш баганасын үтәргә  тырышыйк. Әгәр бу дөньяда бәхет-сәгадәткә ирешәсебез һәм ахирәттә җәннәтле буласыбыз килсә, моңа салкын карарга ярамый.

Раил Фәйзрахманов,
Балык Бистәсе, Тәберде Чаллысы мәчете мөгаллиме.

Фото: http://pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: