Шәһри Казан

Исламда чисталыкның 7 кагыйдәсе

Кулның чисталыгы. Үзеңнеке булмаган әйберләрне алмаска һәм байлыкның кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә, гади генә әйткәндә, сәдака биреп ярдәм итүдә саран булмау. Колакларның чисталыгы. Гайбәт, фетнә һәм дошманлыкка чакыручы сүзләрне тыңламау. Күзләрнең чисталыгы. Кешеләргә хө­сетлек, бозыклык һәм вәсвәсә белән карамау. Авызның чисталыгы. Буш сүздән, гайбәттән һәм чиктән чы­гып күп сөйләүдән...

Реклама

Кулның чисталыгы.
Үзеңнеке булмаган әйберләрне алмаска һәм байлыкның кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә, гади генә әйткәндә, сәдака биреп ярдәм итүдә саран булмау.

Колакларның чисталыгы.
Гайбәт, фетнә һәм дошманлыкка чакыручы сүзләрне тыңламау.

Күзләрнең чисталыгы.
Кешеләргә хө­сетлек, бозыклык һәм вәсвәсә белән карамау.

Авызның чисталыгы.
Буш сүздән, гайбәттән һәм чиктән чы­гып күп сөйләүдән тыелу. «Сөйләшү көмеш булса, сөйләшмәү - сары алтын», - ди халык.
Тәннең, киемнең һәм яшәгән урынның чиста һәм пөхтә булуы.

Уй һәм фикернең чиста булуы.
Гө­наһлы фикерләргә юл куймау. Бигрәк тә кешеләр турында тиешсез начар уйламау.

Йөрәкнең чиста булуы.
Көферлек, монафыйклык, тәкәбберлек һәм хөсетлек чирләреннән пакь булу.
Хөрмәтле дустым! Пакьлек турында сүз барганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең «Чисталык - иманның яртысы» дигән сүзен искә төшермәү һич мөмкин түгел. Әйе, югарыда язылган чисталык кагыйдәләрен үзендә булдыра алмаган кешене чын иманлы кеше дип әйтү авыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 13 января 2018 в 10:30
    Кайтарыйк Будулайны! «Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак түгел», – дип җырлыйлар. Җырлап караган бар минем, көтү көткәндә, чыбыркыны микрофон урынына тотып. Көне буе нишләмәк кирәк ул көтүдә, төрлечә маймылланып карыйсың инде. Моң дәрьясына чума гына башлаганда, берәр азгыны уҗымга каера, «Аһ, инәң башмагы, борыл!» – дип, аның артыннан йөгерәсең, микрофон-чыбыркыны шартлатып. Ә кайберәүләр борылып килгәч тә җырлаганнар, ахры. Чыбыркыны чын микрофонга алмаштырып, хәзер әнә сәхнәдә балкыйлар.
    191
    0
    0
  • 13 января 2018 в 09:10
    «Шәһри Казан»ның тугры укучысы Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.
    141
    0
    1
  • 13 января 2018 в 10:00
    Шагыйрь җиңүе Декабрь ахырында Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль – төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә. 
    117
    0
    0