16+

«Кайбер кешеләр Коръән чыккан өчен бәя билгели һәм шуны һөнәр итеп, акча эшли, әмма бу кешенең укыганы кабул булмый»

Коръәндә җәмгыять, милләт һәм тарих турында телгә алынамы? Әлеге сорау белән, мин «Өметлеләр» мәчете имам хатибы хаҗи Алмаз Сафинга мөрәҗәгать иттем.

«Кайбер кешеләр Коръән чыккан өчен бәя билгели һәм шуны һөнәр итеп, акча эшли, әмма бу кешенең укыганы кабул булмый»

Коръәндә җәмгыять, милләт һәм тарих турында телгә алынамы? Әлеге сорау белән, мин «Өметлеләр» мәчете имам хатибы хаҗи Алмаз Сафинга мөрәҗәгать иттем.

- Коръән ул - Аллаһ Тәгаләнең Мөхәммәд пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аша иңдергән сүзе. Коръән Мөхәммәд Пәйгамбәр тарафыннан уйлап язылмады, чөнки ул гомер буе укый-яза белмәде. Моның шулай булуын Коръәннең эчтәлеге һәм тарихи фактлар раслый. Коръәннең эчтәлегенә күз салсак, ул өч теманы үз эченә ала: 1. Аллаһ Тәгаләнең исем-сыйфатлары һәм гамәлләре; 2. Шәригать кануннары - хөкемнәре; 3. Пәйгамбәрләр һәм элек яшәгән халыкларның кыйссалары. Шуннан чыгып, җәмгыять, милләт һәм тарих Коръәннең өчтән бер өлешен тәшкил итә дип әйтергә була. Милләт турында Аллаһ Тәгалә «Хуҗүрат» («Бүлмәләр») сүрәсенең 13­нче аятендә әйтә: «Әй кешеләр! Дөреслектә, Без сезне ир белән хатын-кыз затыннан барлык­ка китердек һәм бер-берегезне танып белү өчен сезне милләтләр вә кабиләләр итеп кылдык. Дөреслектә, сезнең Аллаһ каршында иң хөрмәтлегез - иң тәкъва булганыгыз. Дөреслектә, Аллаһ - бөтен нәрсәләр турында Белүче».

Аллаһ Тәгалә без кешеләрне Адәм белән Хавадан яралтты, ә аннан соң төрле милләтләр итте. Моның төп сәбәбе кешеләр бер-берсе белән аралашып, танышып, хөрмәт итеп, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, татулыкта яшәсеннәр өчен булды. Шуңа күрә бер милләт үзен икенче милләттән өстен дип уйларга һәм аны кимсетергә тиеш түгел. Аллаһ Тәгалә каршында кешенең нинди милләттән булуы түгел, ә динле, иманлы булуы һәм изге гамәл кылып яшәве мөһим. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Әй кешеләр! Дөреслектә, сезнең Раб­быгыз Бер. Атагыз бер. Шуңа күрә гарәпнең - башка милләттән, башка милләтнең - гарәптән, кызыл тәнле кешенең - кара тәнле кешедән, кара тәнле кешенең кызыл тәнле кешедән бер өстенлеге дә юк. Иллә дә мәгәр тәкъвалык белән генә өстенлеге була ала. Мин сезгә Ислам динен җиткердемме?» Алар: «Аллаһның илчесе җиткерде», - диделәр (Әхмәд хәдисләр җыентыгы).
Башка хәдистә ­Мөхәммәд Пәйгамбәр шулай диде: «Дө­реслектә, Аллаһ сезнең кыяфәтләрегезгә һәм байлык­ларыгызга карамый, ә йө­рәк­ләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
Алдагы аятьтә кешеләрнең төрле милләтләргә һәм кабиләләргә бүленүе әйтелде. Бу һәр милләт үзенең телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тиешлекне дә аңлата.
Коръәндә шулай ук безгә хәтле яшәгән халыклар турында, аларның мәдәнияте, көнкүреше хакында сөйләнелә. Мәсәлән, Нух пәйгамбәр, Муса пәйгамбәр кавеме, Гад, Сәмүд, Лут кавемнәре тарихы бик күп сүрәләрдә килә. Коръәндә сөйләнгән ул кавемнәрнең барысы да Аллаһка һәм пәйгамбәрләргә иман китермәделәр, бик зур гөнаһлар, бозык гамәлләр кылдылар. Шул сәбәпле Аллаһ Тәгалә, аларга газап җибәреп, җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгарды. Хәзерге вакытта археологлар аларның яшәгән шәһәрләрен табалар һәм нинди һөнәр белән шөгыльләнүләрен һәм нинди газап белән юкка чыгуларын фәнни яктан дәлиллиләр. Аллаһ Тәгалә безгә ул халык­ларның язмышыннан гыйбрәт алырга куша.

- Күп кенә укучыларыбыз­ның Коръән чыгу тәртипләре турында төгәл мәгълүматка ия буласы килә...
- Үзен мөселман дип санаган һәр кеше Коръәнне, тәҗвид кагыйдәләре белән, гарәпчә укырга өйрәнергә тиеш. Коръәнне гарәпчә уку ул намаз укыган кебек гыйбадәт санала. Ягъни Аллаһның рәхмәтенә, ризалыгына якынайтучы гамәл. Кеше бу гамәле белән Аллаһны зурлый, мактый һәм Аңа буйсынуын күрсәтә. Коръән укучы кешене Аллаһ Тәгалә ярата, рәхимлеген күрсәтеп, бәла-казалардан саклый һәм аның эшенә вә гаиләсенә бәрәкәт иңдерә. Коръәннең һәрбер хәрефен укыган өчен ун савап языла. Кыямәт көнендә Коръәнне даими укыган кешене яклап, укыган һәм ятлаган сүрәләре Аллаһ Тәгаләдән җәһәннәмгә кертмәвен һәм гөнаһларын кичерүен сораячаклар. Шулай ук кешенең җәннәттәге урыны да Коръән аятьләрен яттан белүенә карап билгеләнә.
Коръән чыгу тәртибе­нә тукталсак, ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле гарәпчә укып чыгуны аңлата. Коръәнне китаптан укыган вакытта кеше тәһарәтле булырга тиеш. Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсен генә уку Коръән уку булып саналмый. Коръәнне укып чыкканнан соң кеше аның әҗер-савабын вафат булган әти-әнисе, әби-бабасы һәм туганнары рухына багышлый ала. Ул кулын күтәреп, Аллаһ Тәгаләгә дога кыла һәм «Йә Аллаһ! Укыган Коръәннең әҗер-савапларын фәлән кешеләрнең рухларына ирештер, аларның гөнаһларын гафу ит, кабер газабыннан азат ит һәм рәхим-шәфкатьлелегең белән аларны Фирдәвес җәннәтеңә керт», - дип сорый. Кайбер кешеләр Коръән чыккан өчен бәя билгели һәм шуны һөнәр итеп алып, акча эшли. Бу кешенең укыган Коръәне кабул булмый, чөнки ул бу гамәлне ихластан - Аллаһтан әҗер-савап өмет итеп кылмый, ә Коръән уку юлы белән кәсеп кыла, байлык туплый. Изге гамәлләребез Аллаһ каршында кабул булсын дисәк, без аларны кешедән бернәрсә дә өмет итмичә, бушка эшләргә тиеш. Менә шундый гамәлләр генә ихластан кылынган була.

- Сезнен ике китабыгыз дин тотучы күпсанлы кар­дәш­ләребезгә барып иреште, шулар хакында да искәртеп узсагыз иде.
- Китап язу, кешеләргә гыйлем бирү - диндә бик зур урын алып тора. Бу гамәл кешегә үлгәннән соң да файда китерә. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Әгәр дә кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала башка гамәлләренә әҗер-савап язылу туктый: «җәмгыятькә файда китерүче гамәл кылса, кешеләр файдалана торган гыйлем калдырса яки аңа дога кылучы бала тәрбияләсә» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
Китап язу теләге миндә мәчеттә эшли башлагач туды. Җомга вәгазьләренә мин язып әзерләндем һәм аларны җыеп бардым. Берникадәр вакыттан соң җомга вәгазьләре ике китап чыгарырлык җыелды. Шуннан соң аларны рус телендә һәм татар телендә китап итеп бастырдым. Болардан тыш минем «Кабул булган дога» һәм «Күз тиюдән һәм сихер-бозыктан өшкерүче догалар» дигән китапларым да бар. Беренчесендә Коръәндә килгән бөтен догалар җыелган, ә икенчесенә күз тию һәм сихер-бозыкның аңлатмасы, билгеләре һәм давалану юллары бәян ителгән. Бу китаплардан кала минем Коръән тәфсире буенча дүрт китабым чыкты: «Кәһф» (Тау куышы) сүрәсе, «Сад» сүрәсе, «Йәсин» сүрәсе һәм «Тәбәрак» сүрәләре тәфсире. Россия Ислам университетында ислам фәннәре факультетының Коръән тәфсире бүлегендә укыдым. Шуның нәтиҗәсендә минем күңелдә кайбер Коръән сүрәләренең тәфсирен татар телендә язу теләге туды.

- Изгелек кылу, мәрхәмәтле булу кебек төшенчәләр дә кызыксындыра безне.
- Ислам дине мәрхәмәтлелек һәм тынычлык дине. Ислам сүзенең ­тамырында «иминлек», «тынычлык» мәгъ­нәсе ята. Шулай ук мөселман сүзе дә «ислам» сүзеннән барлыкка килгән. Мөхәммәд Пәйгамбәр бер хәдисендә мөселман сүзенә шундый аң­латма бирә: «Мөселман ул - башка кешеләргә кулы һәм теле белән зыян китермәүче кеше» (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Изгелек кылу, дөньядагы бөтен җан иясенә мәрхәмәтле булу ислам динендә иман китергәннән соң икенче урында тора. Аллаһ Тәгалә Коръәннең бик күп аятьләрендә «иман» (ышану) сүзеннән соң изге гамәлне искә ала. Шуның белән Ул аларның бер-берсе белән нык бәйләнгәнен аерылгысыз ике төшенчә булуын күрсәтә. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Дөреслектә, иман китергән һәм изге гамәлләр кылган кешеләргә Фирдәвес бакчалары яшәү урыны булачак (107). Алар анда мәңге калачаклар, аннан күчеп китәргә теләмәячәкләр» («Кәһф» сүрәсе: 107-108нче аятьләр).
Дөреслектә, кешене игелек кылырга Аллаһка, пәйгамбәрләргә, Коръәнгә, Кыямәт көненә иман китерү этәрә. Әгәр дә кеше игелек кылмаса һәм мәрхәмәтле булмаса, бу аның иманының бик зәгыйфь булуын күрсәтә. Андый кеше иман китерүнең мәгънәсен дөрес аңламаган була. Иман белән изге гамәл - әйбернең эчке ягы белән тышкы ягы шикелле аерылгысыз, ягъни алар берсе икенчесенән башка була алмый.
Игелек кылу үз эченә шулай ук мәрхәмәтле ­булу­ны да ала. Аллаһ Тәгалә Үзе мәрхәмәтле Зат һәм ул мө­селманнарга да башка җан ияләренә карата мәрхәмәтле булырга кушты. Һәркөнне әйтә торган «Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим» сүзендә генә Аллаһның рәхимлелек белән бәйле ике исеме телгә алына: «әр-Рахмән» һәм «әр-Рахим». Бу исемнәрнең беренчесе Аллаһның дөньядагы бөтен җан иясенә рәхимле булуын белдерә, ә икенчесе Кыямәт көнендә Алаһның мөэминнәргә рәхимле булуын күрсәтә. Мөхәммәд Пәйгамбәр бер хәдисендә шәфкатьлелек турында шулай диде: «Кем дә кем рәхим-шәфкатьле булмаса, аңа да рәхим-шәфкатьле булмаячаклар» (Бохари хәдисләр җыентыгы).

- Телне, динне, тарихны белмичә ерак китеп булмый. Форсаттан файдаланып, газета укучыларыбызга шул хактагы фикерләрегезне дә җиткерсәгез иде.
- Һәр милләт үз телен белергә һәм шул телдә милләттәшләре белән аралашырга тиеш. Шуның белән ул үзенең шәхес булуын күрсәтә. Мәшһүр дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани телнең мөһимлеге турында шулай дип әйтеп калдырган: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе - тел, икенчесе - милли кием, өченчесе - гореф-гадәт». Шулай ук тарихны белү дә мөселман кешесе өчен бик мөһим. Тарихны белеп, кеше дөньяда пәйда була торган төрле вазгыятьләргә, вакыйгаларга һәм үзгәрешләргә дөрес бәя бирә ала һәм дөньяның кая таба баруын чамалый. Тарихны белү киләчәкне дөрес корыр­га ярдәм итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading