16+

Кайгырма: язмыш үзгәрми, язылган булмый калмый

Һәр төшенкелеккә бирелүчегә... Һәр кайгы кичерүчегә... Һәр фәкыйрьгә... Һәр авыруга... Һәр сыналучыга...

Кайгырма: язмыш үзгәрми, язылган булмый калмый

Һәр төшенкелеккә бирелүчегә... Һәр кайгы кичерүчегә... Һәр фәкыйрьгә... Һәр авыруга... Һәр сыналучыга...

Кадерле туганым. Чын йөрәктән сиңа шушы сүзләремне юллыйм. Бәлки, Аллаһ синең кайгыңны җиңеләйтер, борчулы хисләреңне таратыр. Авырлыктан соң җиңеллек, җан изаларыннан соң юаныч, куркудан соң иминлек бирер. Ул – Ишетүче һәм догаларга җавап бирүче.

Кайгырма: язмыш үзгәрми, язылган булмый калмый, каләмнәрнең карасы кипкән, битләр ябылган, синең кайгыруың бернәрсәне ашыктырмый һәм кичектерми.
Кайгырма: кайгыру югалтканны кайтармый, җаны чыкканны терелтми, язылганны үзгәртми, сиңа зур файда китерми.

Кайгырма: гөнаһ кылсаң тәүбә ит, каршы килсәң гафу үтен, хаталансаң төзәл. Аның рәхмәте киң, ишеге ачык, тәүбәң кабул булыр.
Кайгырма: күбрәк гафу сора, Раббың – гафу итүче, онытма: «Мин(Нух пәйгамбәр) аларга: «Раббыгыздан гафу сорагыз, Ул бит Гафу итүче »,— дидем. Ул сезгә күктән мул яңгырлар җибәрер, сезгә мал-мөлкәттә һәм балаларда ныклык бирер. Сезгә бакчалар һәм елгалар нигъмәт кылыр» (аять).
Кайгырма: син кылган бер изгелеккә Раббың ун изгелек яза, хәттә җиде йөз мәртәбәгә арттыра, ә кимчелек бер кимчелек булып кала.
Кайгырма: авыру бетә, авырлык китә, гөнаһ гафу ителә, әҗәт түләнә, тоткын азат ителә, югалып йөрүче кайта, каршы чыгучы тәүбә итә, ачыккан ризыгын, кибеккән суын таба.

Кайгырма: сиңа насыйп булмаган нәрсәләргә, синдә булганнары да бик җитә, Аллаһның нигъмәтләре хакында фикерлә, алар өчен шөке (аять).
Кайгырма: кулыңда Коръәнең, телеңдә зикер һәм дога, намаз, сәдака һәм башка изге эшләрең бар.
Кайгырма: әгәр фәкыйрь булсаң, кемдер бөтенләй әҗәттә утыра. Чит җирләргә барырга акчаң җитмәсә, кемдер ике аягыннан да мәхрүм. Сызланудан зарлансаң, кайберәүләрнең гомерләре ак түшәк өстендә үтә. Газиз балаңны югалтсаң, кемнәрдер бер көндә бар якыннарын югалта.

Кайгырма: кешеләргә изгелек кылудан туктама, чөнки кешеләргә изгелек кылу сиңа бәхет китерә.
Кайгырма: кайгы дошманны сөендерә, дусның күңелен төшерә, көнчеләргә шатлык өсти, ак булган нәрсәләрне сиңа кара итеп күрсәтә.
Кайгырма: чөнки төшенкелек-кайгы күңелне картайта, йөзне каралта, өмет нурларын сүндерә.
Кайгырма: кайгыда да, шатлыкта да; байлыкта да, фәкыйрьлектә дә; авырлыкта да, рәхәттә дә – син хәерлектәсең.
«Мөэминнең хәле гаҗәеп. Аның һәр хәләте хәерле. Бу хәл мөэминнән башка һич кемдә юк. Аңа шатлык килсә, шөкер итә, бу аңа хәерле була. Кайгы килсә сабыр итә, бу да аңа хәерле булып кайта” (хәдис).

Кайгырма: авырлык йөкләрен аз булса да җиңеләйтә торган нәрсәләр бар:
Аллаһның әҗер-савабына өметлән: «Сабыр итүчеләр генә хисапсыз әҗерләргә ирешерләр» (аять).
Ул авырлыклар синең динеңдә, иманыңда түгел, дөнья эшләрендә булганга сөен. Кемнеңдер Аллаһ динен, иманын ала.

Сиңа нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен Аллаһ яхшырак белә. «Бәлки сез нәрсәнедер сөймисездер , ә ул сезгә хәерле була» (аять).
Кайгырма: синең кара болытлар таралып, арасыннан нурлы кояш чыкканын күргәнең бармы? Төннең караңгылыгы арткан саен, таң якыная. Караңгы төн ничек ачыла? Каты давыл ничек тына? Корабларны кыяларга бәрүче дулкыннар ничек тигезләнә? Димәк, синең авырлыкларың – җиңеллеккә, борчулы мизгелләрең — тынычлыкка, киләчәгең бәхеткә бара, инша Аллаһ.
Кайгырма: ләкин, әгәр синнән көчләрең китсә, синең өчен юллар тарайса, ак өмет нурларын кара болыт капласа, тотыныр арканнарың өзелеп, таяныр ташларың таралып китсә, әйт: «Йә Аллаһ» – дип.

Әгәр күтәргән йөкләреңнән күкрәгең кысылса, хәлең авырайганнан авырая барса, эндәш, әйт: «Йә, Аллаһ!» – дип.
Әгәр каршыңда ишекләр ябылса, менгән үрләрең яулый алмаслык текәләнеп китсә, эндәш, әйт: «Йә, Аллаһ!» – дип.
“Әгәр бәндәләрем Минем турыда сораштырсалар, әйт: “Мин бик якын торам. Мине дога белән чакырганнарга җавап бирәм” (аять).
(Айд ал-Карниның “Ля тахзан” китабыннан)

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тәрҗемәсе

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading