16+

Казанга барышлый...

Кайда да булса берәр куркыныч вакыйга булса, исең-акылың китеп тыңлап торасың. Әйтерсең тере кешеләр белән чын-чынлап түгел, кинода гына шулай була ала. Ләкин сине дә, синең якыннарыңны да урап узар кебек нәрсәләр белән бердәнбер көнне үзең дә очрашып куярга мөмкинсең икән ул. Андый вакытта акыл томалана. Нәрсә булганын аек кына...

Кайда да булса берәр куркыныч вакыйга булса, исең-акылың китеп тыңлап торасың. Әйтерсең тере кешеләр белән чын-чынлап түгел, кинода гына шулай була ала. Ләкин сине дә, синең якыннарыңны да урап узар кебек нәрсәләр белән бердәнбер көнне үзең дә очрашып куярга мөмкинсең икән ул. Андый вакытта акыл томалана. Нәрсә булганын аек кына...

Кайда да булса берәр куркыныч вакыйга булса, исең-акылың китеп тыңлап торасың. Әйтерсең тере кешеләр белән чын-чынлап түгел, кинода гына шулай була ала. Ләкин сине дә, синең якыннарыңны да урап узар кебек нәрсәләр белән бердәнбер көнне үзең дә очрашып куярга мөмкинсең икән ул. Андый вакытта акыл томалана. Нәрсә булганын аек кына фикерләп тә, очына чыгып та булмый. Көтелмәгән, уйламаган җирдән без дә, үз машинабызда Казанга барган җирдән, тәгәрмәч һавасын җибәреп, юл читенә әйләнеп капландык... Ул мизгелләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген үз башыннан кичергән кеше генә аңлый. (Бер кешегә дә кичерергә язмасын иде!) Аллаһы Тәгалә кушып уңайрак килеп төштек, үзебезгә артык зыян килмәде. Машина гына яраксызга чыкты. Очсызга гына сатып җибәрдек үзен. Ияләшкәнгәме, әллә безне имгәтмичә, йомшак итеп җиргә әйләндереп каплагангамы, күз яшьләре белән озатып калдык артыннан. Авыр булды. Андый олы бәладән, Аллаһ кушып исән-имин котылганга күрәдер, машина күзгә бер дә акча булып күренмәде. Балалар, якыннарыбыз бәхетенә, үзебез исән-сау - иң мөһиме шул.
Күңелне сыкратып, йөрәкне әрнеткәне генә бер нәрсә - ни өчен, ник нәкъ менә безнең белән шулай килеп чыкты соң? Сәбәбе нидә? Үз көебез, үз хезмәтебез белән кеше өлешенә тимичә яшәп ятабыз кебек югыйсә. Әллә соң берәр җирдә хаталандыкмы? Аллаһ безне сынар өчен җибәрдеме икән бу сынауны? Бер дә эзсез узмады бит. Куркынып та калынды. Машинага утырсаң, бөтен барлыгыңны курку хисе биләп ала. Кайдадыр бәла сагалап торган кебек. Изелеп беткән машинадан чыкканыбызны якындагы тукталышта басып карап торган өч кеше дә күз алдыннан китми. Хәер, аларны кеше дип атап буламы икән? Биш-алты метр ераклыктан атлап килеп ярдәм күрсәтү түгел, хәлебезне дә сорамадылар. Шулкадәр битарафлык, мәгънәсезлек кайдан килә икән кешеләргә? Җиргә тәгәрәшкән помидорларны каушый-каушый җыйганыбызны битараф кына, күрмәмешкә салышып, күз кырыйлары белән карап тордылар. Ул помидорлар ник җыелгандыр инде. ГАИ машинасы килеп җиткәнче җыйдык әле без аларны. Балаларга дип күп итеп алган идек, ватылган тәрәзәдән җиргә сибелгәннәр...
Казанга барышлый шул турыдан узганда белгән догаларымны укып, Аллаһка рәхмәт укыйм. Битараф кешеләргә аз гына булса да миһербанлык, юлда йөрүчеләргә иманлы бәндәләр генә очравын сорыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading