16+

"Кече йомышымны үтәү шактый авырайды бит, карчык"

Тыныч кына яшәп яткан бер мәлдә Тәфкил абый тынычлыгын җуеп хафага төште. Моңарчы сихәт-саулыгына бер дә зарланмыйча яшәгән карт салпы күңелен хәвеф биләп алуның сәбәбен әүвәл яшереп, хәтта карчыгы белән дә бу хакта сөйләшмәде: янәсе, бу вакытлыча проблема, тора-бара үз көенә кайтып рәтләнер... 

"Кече йомышымны үтәү шактый авырайды бит, карчык"

Тыныч кына яшәп яткан бер мәлдә Тәфкил абый тынычлыгын җуеп хафага төште. Моңарчы сихәт-саулыгына бер дә зарланмыйча яшәгән карт салпы күңелен хәвеф биләп алуның сәбәбен әүвәл яшереп, хәтта карчыгы белән дә бу хакта сөйләшмәде: янәсе, бу вакытлыча проблема, тора-бара үз көенә кайтып рәтләнер... 

Әмма соңрак, түзәр хәле калмагач кына, инде 50 еллап бергә гомер иткән хәләленә серен чишәргә булды.
– Кече йомышымны үтәү шактый авырайды бит, карчык, – диде бабай борчылуы белән уртаклашып. – Үләннәр эчеп дәваланыйммы, башка чара күримме соң инде... Ни диярсең тагын...

Мәсьәләнең асылына бик тиз төшенгән әбинең сүзе кыска булды:
– Иртәгә үк хастаханәгә!
Тикшеренү узганнан соң, Тәфкил абый табибның: “Вакытны сузгансыз, аденомагыз шактый азган, операция ясамыйча булмый”, – дигәненнән коелып төште. Бу яшькә  җитеп әле бер тапкыр да җитди авырмаган бабайның пычак астына ятасы килми иде шул. Әмма нишләмәк кирәк? Башкача бу зәхмәттән һич котылып булмаганны белгәнгә, авыр булса да, ризалашырга туры килде аңа.

75 яшен тутырып сиксәнне куып җитәргә маташкан шушы сыйсыз көннәрендә бабай шактый күп уйланып ятты. Операциягә кадәр өч көн хастаханә палатасында ятып көтәргә туры килгәнлектән, шул кара дәвердә башына нинди генә уйлар килмәде: өйде дә иште, өйде дә иште Тәфкил абый бимазалы уй-кичерешләрен...
Рашидәсе белән ике бала үстерде алар. Уллары Нияз мәктәптә уртача укыса да, әллә нәселләрендә сәүдәгәрләр булганга, шактый зур эшмәкәр дәрәҗәсенә иреште. Аның уңышларына сөенеп, Тәфкил абый белән Рашидә апа уллары белән бик горурландылар, Аллаһы Тәгалә аңа ипле хатын, матур, сәламәт балалар биргәненә дә ихлас шанландылар. Кызлары Рәхилә дә яхшы гаиләгә эләкте. Шулай балаларның үз урынын тапканнарына да, үз хәлләренә дә куанып тыныч кына гомер кичереп яшәде әби белән бабай. Һәм менә сиңа... Кем белгән ди шулай буласын... Тормышның якасына ябышып йөргән мәлендә күңелендә “сихәт” дигән бер кылның өзелгәнен тойгач, ул Аллаһка мөрәҗәгать итеп, ешрак догалар кыла башлады...

Операция уңышлы булды. Хәзерге медицина мөмкинлекләренә хәйран калып, Тәфкил абый, хәле шактый җиңеләйгәнен әйтеп, аны дәвалаган табибка олы рәхмәтен җиткерде:

– Әйтеп бетергесез хәлләр! Мин бәдрәфкә элек ничек йөрдем, шулай йөри башладым! Йомышыңны үти алу – нинди зур бәхет икән ул! Тагын бер кат бик зур рәхмәт сезгә! Бик зур рәхмәт!
Ә табиб: “Ярый, бабай, без бик шат!” – диде дә бабайга кәгазь битләре сузды.

– Менә бу – счет. Озакка сузмыйча биредә күрсәтелгән акчаны түләргә кирәк булыр, – диде табиб коры гына.
Шушы сүзләрне ишеткәч, Тәфкил абый каушап китте. Улы аны урнаштырган клиника түләүле булуын ул колак кырые белән бер ишетеп алса да, моңа ничектер игътибар бирмәгән иде. Хәзер исә, табиб “фәлән сум түлисе” дигәч, аптырап калды. Документларны кулында беравык йомарлап торганнан соң, бабай “итоговая сумма” дигән урынга текәлеп, кинәт елый башлады. Янында басып торган табиб исә аны тизрәк тынычландырырга ашыкты:

– Борчылмагыз инде шулкадәр! Бездә ветераннарга ташламалар каралган, бу бәя сезнең өчен кыйбат булса, икенче төрле чутлатып, ташлама белән түләрсез!
Бабай исә табибка яшь пәрдәсе илә карап, болай диде:
– Аның өчен борчылмыйм мин, юк. Минем улым эшмәкәр бит, кирәк булса арттырып та түли ала.
– Ә ни өчен елыйсыз? – дип сорады табиб.

– Мин шуңа елыйм, – диде бабай күз яшьләрен сөртеп, – кече йомышымны үтәү мөмкинлеген кайтарган өчен сез миннән фәлән мең сум акча сорадыгыз. Ә бит мин 75 ел бернинди кыенлыксыз йомышымны үтәдем һәм шуның өчен Аллаһы Тәгалә миңа бер генә тапкыр да счет бирмәде, “фәлән мең сум түлә” дип әйтмәде. Мин шул хәтле рәхмәтсез, шөкер кыла белми торган кеше булганмын икән... Хәзерге акылым белән үткәннәргә кайтып булса, бик күп нәрсәне төзәтер идем мин, бик күп нәрсәне... – диеп, бабай әле шактый озак тынычлана алмыйча сулкылдады.

Әйе, хәзер: “Сезгә бәхет өчен нәрсә кирәк?” – дип сорасаң, һәркем әллә ниләр санап чыгарга тотына. Ләкин төптән уйлап карасаң, бәхет өчен ике нәрсә генә кирәк: сәламәтлек һәм тыныч күңел. Ә күңел кайчан тыныч була? Аллаһ Раббыбыз кушканнарын үтәп, Ул биргән нигъмәтләргә ихлас шөкер итә белгән кеше тыныч һәм димәк, бәхетле була. Тәфкил абый белән булган хәл барчабыз өчен дә бер гыйбрәтле сабак булсын иде...

Ришат Курамшин.
Фото: https://dumrt.ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сюжет урланган. Бу хәл Италиядә булган. Коронавирус белән авырып терелгән 90 яшьлек карттан кислород белән сулыш алу аппаратында яткан көннәр өчен акча сорагач елап җибәргән һәм : Акча кызганыч түгел. Мин 90 ел бушлай һава сулаганым өчен өчен Аллага рәхмәт әйтергә онытканмын" дигән..... Ә монда пес итү турында язып яталар

    • аватар Без имени

      0

      0

      🤲🤲🤲🤲🤲👍👍👍💔

      Мөһим

      loading