16+

Кеше үлгәч, еларга ярыймы?

 Мәетнең балалары, туганнары, якыннары сабыр итеп, мәет өчен Мәетнең балалары, туганнары, якыннары сабыр итеп, мәет өчен дога кылалар.

Кеше үлгәч, еларга ярыймы?

 Мәетнең балалары, туганнары, якыннары сабыр итеп, мәет өчен Мәетнең балалары, туганнары, якыннары сабыр итеп, мәет өчен дога кылалар.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Сезне бераз курку һәм ачлык белән, малларыгызны, җаннарыгызны һәм җимешләрегезне бераз киметеп, имтихан кылыр­быз. Әй Мөхәммәд, сабыр итүчеләргә сөенеч бир. Аларга берәр кайгы ирешсә, Аллаһыга бирелеп, без Аллаһының колы, тагын Аллаһыга кайтачакбыз диярләр», - дип боера («Әл-Бәкара /Сыер/», 2:155-156). Без ышанабыз, безне бар иткән Аллаһыдыр. Төрле ризыклар һәм нигъмәтләр белән тукландыр­ган - Аллаһыдыр. Вакыты җиткәндә җанны алучы да - Аллаһыдыр. Аллаһыдан килдек, тагын Аллаһыга кайтачакбыз. Мөселман кешесе берәрсенең үлеме хакында ишетүгә аның беренче сүзләре: «Иннә лилЛәһи вә иннә иләйһи раҗигун» булырга тиеш. Бу аның үлемнең хаклыгын тануын, тәкъдир белән килешүен күрсәтә. Ягъни әлеге гамәл мөселман кешесенең кайгы ишетүгә үк әйтелгән беренче сүзләре булса хәерле.

Балалары, туганнары, якыннары, теләсәләр, мәетнең йөзен ачып үбәрләр. Иптәше Госман бин Магзун вафат булганда, Пәйгамбәребез аның йөзен ачып үпкән. Пәйгамбәребез вафат булганда да, якын иптәше хәзрәти Әбу Бәкер Пәйгамбәребезне үпкән. Пәйгамбәребез вакытында мәетнең артыннан акырып-кычкырып, каты тавыш белән сөйләшеп, куллары белән яңакларына сугып, чәчләрен йолкып елаучылар булган. Бу начар гадәтләр турында Пәйгамбәребез шулай дигән: «Яңакларына суга-суга, киемнәрен ертып, җаһилият вакытындагы кебек (исламияттән әүвәлге вакытка җаһилият вакыты диелә) акырып кычкырганнар бездән түгелдер».

Пәйгамбәребез әйтүенчә, болай эшләгәннәр мәетләренә газап китергән булырлар. Бу хәрәкәтләрнең мәеткә бер файдасы юк. Киресенчә, бу кешеләр үзләрен зур кайгыда, мәетнең рухын да газапта калдыралар. Мөселман кеше, Аллаһының теләгенә бирелеп, сабыр итәр. Бу сабыры аркылы да Аллаһының савабын казаныр. Кайгырган вакытта «Нишләп болай булды?», «Ул үләргә тиеш түгел иде», - кебек сүзләр әйтүдән тыелырга кирәк. Вафат кешегә мөрәҗәгать итеп: «Син безне кемгә калдырып ташлап киттең?», «Без синсез ничек яшик?» - дию дә дөрес түгел.

Чөнки Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә риза булмаучы исламнан тайпылырга мөмкин. Башка бер хәдисендә Пәйгамбәребез: «Күз яше мәеткә газап китерми», - ди. Телебезне тыеп, берни сөйләмичә тыныч кына елауның гөнаһы юктыр. Без - кешеләр, эчебездә җаныбыз бар. Бер якыныбыз вафат булса, елыйбыз. Мәет янында тынычлык белән йөрелә. Кирәксез сүзләр әйтелми, мәҗбүр булганда гына сөйләшелә. Кызык сүзләр әйтеп, көленми. Мәетне озатучылар мәеткә мөмкин кадәр якын йөрерләр. Мәетнең алдында, артында, уң яки сул ягында йөрү җаиздер, дөрестер. Артында йөрү яхшырак, чөнки Пәйгамбәребез: «Мәетнең артыннан йөрегез», - дип боерган. Мәетнең якыннарына кара кием кию дин ягыннан дөрес түгел. Кайбер җирләрдә мәетнең якыннары кырыгына кадәр, өебездән мәет чыкты дип, мәҗ­лесләргә, туйларга бармыйлар. Бу да кирәк нәрсә түгел.

Хозур” нәшрият йортының

“Мәет озату йолалары” белешмәлегеннән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading