Шәһри Казан

Коръән – эстоннар өчен дә бәһале китап

Җәй айларында башкалабыздан кунаклар өзелми. Шушы арада Казанга Эстониядән бер төркем милләттәшләребез килеп китте. Бүгенге көндә Эстониядә өч меңгә якын татар яши. Аларның һәркайсы үзләренең туган телләрен, гореф-гадәтләрен онытмыйча саклый алган.

Эстониядәге милли оешмалар җитәкчесе Тимур Сәйфуллин Таллинн шәһәрендә туып үскән. Аның бер генә рус сүзе дә кушмый сөйләшүенә сокланып куясың. Һөнәре буенча ул дизайнер-рәссам. Мәдүт Прокуроров - Марду шәһәрендәге «Йолдыз» дигән татар җәмгыяте рәисе. Чыгышы белән Нижгар якларыннан. Химия заводында электр җиһазлары лабораториясе башлыгы булып эшләгән.
Гомер буе чит җирләрдә яшәп туган телне ничек саклап була? дигән сорауга алар икесе бер тавыштан җавап бирде:
- Без гаиләдә һәрвакыт татарча гына сөйләштек. Әби-бабаларыбыз гореф-гадәтләребезне сакларга васыять әйтеп калдырган. Үз телеңне ничек онытырга була? Без аны күз алдына да китермибез.
- Эстониядә бер эстон теле генә дәүләт теле санала. Андагы халыкның Сезгә мөнәсәбәте ничегрәк?
Сәйфуллин:
- Алар электән үк татарларга хөрмәт белән карый. Без нинди генә сорау белән җитәкчеләргә мөрәҗәгать итсәк тә, каршы килмиләр. Таллиннда үзебезнең мәхәлләне төзедек. Мәчетебез булмаса да, мәдрәсәдә укып кайткан мөфтиебез бар. Намазны аерым бүлмәләрдә укыйбыз. Коръән китабын өч мең тираж белән эстон теленә тәрҗемә итеп бастырырга үзебез ярдәм иттек. Ул эстоннар өчен дә бик бәһале китап санала. Аны Хаяянт Удам дигән кеше тәрҗемә итте. Шулай ук «Ислам в Эстонии» дигән китап бастырырга булыштык. Шунысын да әйтим, финнар Коръәнне биш мәртәбә үз телләрендә нәшер итте.
- Милли-мәдәни оешмада нинди эшләр башкарасыз?
Прокуроров:
- Без Марду шәһәрендә үз бинабызда һәр атнада җыелышабыз. Анда алдан билгеләнгән план буенча эш алып барабыз. Дини бәйрәмнәр үткәрәбез, Сабан туе оештырабыз. Аны үткәрергә шәһәр хакимияте ярдәм итте. Әле күптән түгел Нарва шәһәрендә Балтыйк буе илләрендә яшәүче татарларның Сабан туе узды. Яшьләр көз көне «чәк-чәк» бәйрәме үткәрде. Анда Латвия белән Литвада яшәүче милләттәшләребез чәк-чәкләр пешереп алып килгәннәр иде. Аннан
Г.Тукайга багышланган кичә оештырдык. Балаларны якшәмбе мәктәбендә татарча укытабыз. Башкортстаннан килгән хореограф кызыбыз яшьләргә татар халык биюе серләрен өйрәтә.
- Татарлар арасында катнаш гаиләләр бармы?
Сәйфуллин:
- Минем хатыным эстон кызы. Улыбызга вакытсыз арабыздан киткән абыем хөрмәтенә Әдһәм исеме куштырдым.
- Эстон халкы үз тарихына, мәдәниятенә ничек карый?
- Алар элекке җырларны саклый. Этнография музейлары бар. Анда безгә багышланган экспозиция дә куелган. Эстоннар үзләренең үткәннәрен онытмыйлар. Аларда бездәге Сабантуй сыман җыр бәйрәме 2-3 көн үтә.
- Казаннан, Сабантуй бәйрәменнән нинди тәэсирләр белән китәсез?
- Безнең мондый матур бәйрәмне беренче мәртәбә күрүебез. Бик ошаттык. Казанда үзебезне бик яхшы каршы алдылар, истәлекле урыннар белән таныштырдылар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: