Шәһри Казан

Коръәнне акчага укырга ярыймы?

Коръән укыган һәм аңа өйрәткән кеше, иң беренче чиратта, Аллаһның ризалыгын һәм савап алу турында уйларга тиеш. Бу яктан караганда, Коръән укыган кеше ниндидер түләү турында уйларга тиеш түгел, ә Коръән укуны сораган кеше, үз чиратында, аны укыган кешегә хөрмәт күрсәтеп, аны тиешенчә бүләкләүдә саранланмаска тиеш.

Коръән уку, хәтем кылу – гыйбадәтнең бер төре булып тора. Андый эшләрдә нинди дә булса түләү алынырга тиеш түгел. Бу – гыйбадәт кылуның төп принцибы. Ләкин имам, мәэзин, вәгазьче һәм Коръәнгә өйрәтүче (һәр мөселманның бурычы булмаган вазыйфаларны башкаручылар) бу кагыйдәдән искәрмә булып торалар. Бу вазыйфаларны түләүсез башкарырга әзер булучылар бик аз калу сәбәпле, аларны түләүле итү традициясе барлыкка килә. Коръән укыган өчен нинди дә булса түләү алуны күп кенә фикыһ галимнәре тыелган гамәл дип исәпләгәннәр. “Шәрхел-Һидая” китабы авторы Таҗушшария: “Түләү алып  Коръән укыган вакытта аны укыган кешегә дә, мәрхүмгә дә бернинди дә  савап булмаячак”, – ди. “Әл-Биная фи-шәрхигел-һидая” дигән китабында ул болай дип яза: “Коръән укыган өчен түләү алган кеше – гөнаһлы кеше була”.

Габдрахман бине Шибел (Аллаһ аңардан риза булса иде) тапшырган хәдистә  Пәйгамбәребезнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) мондый сүзләре китерелә: “Коръән укыгыз, ләкин аның өчен түләү алмагыз ...”. Бурайда (Аллаһ аңардан риза булса иде) Аллаһ Рәсүленең (с.г.в.) шундый сүзләрен тапшыра: “Кем дә кем Коръән укый һәм моның өчен ниндидер түләү ала, ул Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына йөзен югалткан килеш торып басар”.
Шуның белән бергә фикыһ буенча кайбер галимнәр Коръән уку өчен ниндидер түләү алу – рөхсәт ителгән гамәл дип исәплиләр. Алар Габдулла бине Габбас (Аллаһ аңардан риза булса иде) тапшырган хәдистән чыгып шундый фикергә килгәннәр. Ә ул хәдистә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Сез түләү ала алган вазыйфаларның рөхсәт ителгәне – Коръән уку булыр”, – ди. Бер-ике мисал китерик. Хәнәфи мәзһәбенең фикыһ белгече Фәхреддин Казыхан шундый фәтва чыгарган: “Борынгы заманнардан бирле казна хафизларга акча бүлә торган булган, халык Изге Коръәнгә карата зур кызыксыну күрсәткән.  Аннан соң хөкүмәт бу тема белән кызыксынмый башлаган һәм халыкта да мондый кызыксыну сүнгән. Коръән укыган һәм аңа өйрәткән өчен түләү алуга юл ачмыйча, Коръәннең әһәмияте кимер дип шөбһәләнеп, кешеләр аның өчен түләү алу рөхсәт ителгән эш дип исәпли башлаганнар”.  “Әл-Фәтавагел-Һиндия” хезмәтендә болай дип әйтелгән: “Коръән укыган өчен түләү алу турында чыгарылган фәтва автономияле булып тора”. Димәшкъ мөфтие Мәхмүд Хәмзә дә Коръән укыган өчен ниндидер түләү алу мөмкин дип исәпләгән һәм бу турыда “Рафугел-гышава ән җавази әхзигел-уҗрати алягет-тилава” исемле хезмәт язган.

Реклама

Шулай итеп, Изге Коръән гыйбадәт кылу максатында укылырга һәм тыңланырга тиеш. Моны акча өчен эшләргә кирәкми. Коръән укыган һәм аңа өйрәткән кеше, иң беренче чиратта, Аллаһның ризалыгын һәм савап алу турында уйларга тиеш. Бу яктан караганда, Коръән укыган кеше ниндидер түләү турында уйларга тиеш түгел, ә Коръән укуны сораган кеше, үз чиратында, аны укыган кешегә хөрмәт күрсәтеп, аны тиешенчә бүләкләүдә саранланмаска тиеш.

Ә Аллаһка барысыннан да яхшырак мәгълүмдер.

Чыганак: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 26 февраль 2021 - 20:52
    Без имени
    4 ел элек этинең елын укытканда 250 сумлык чэйгэ кыстырып 2500 акча бирдем ,кайтып киткэндэ балаларына кучтэнэч тутырдым, ,барсында чын куңелемнэн бирдем.соңынан кеше аркылы ишетеп куңелем бик нык рэнҗеде,(бик иркен яшилэр аз бирделэр дигэн укыган хэзерэт.менэ шуны уземэ әйткэн булса тагы өстэп биргэн булыр идем,кеше аркылы ишеткэч бик ауыр булды.биргэн хэерлэрем җитэ диптэ уйлаган идем ,башка кешедэн артык яшэмибез инде.барсыда уз кочебез белэн эшлэп табылган.
  • 26 февраль 2021 - 10:13
    Без имени
    Хэзер кор’эн уку, кор’эн тутыру бизнеска эйлэнеп бара. Куп кенэ кешедэн ишетэм: кор’эн тутыру модага кереп китте исэннэргэ дэ. Монын очен акчасы да берничэ меннэр кирэк. Шулай булмаса , укырга алынучы юк. Замана узгэру белэн бергэ, кагыйдэлэр дэ узгэрэ икэн диндэ дэ .