Шәһри Казан

Коръәннең иңү сәбәпләре

Тормыш кагыйдәләре җыелмасы – Аллаһ тарафыннан иңдерелгән Коръән китабы Тормышыбызга күз салсак, һәрнәрсәнең үз кагыйдәсе, инструкциясе, кануннары барлыгын күрербез

Кешеләр иминлеге өчен
Ул кагыйдәләр, гадәттә, китап рәвешендә бер җиргә тупланган була. Моңа тормыштан бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Мәсәлән, автомобиль салоныннан яңа машина алсак, безгә аның техник паспортын – китабын да бирәләр, инструкциясе дә була. Машинадан дөрес файдалануга кагылышлы ул кагыйдәләрдә аңа нинди бензин салырга, климат контрольне ничек итеп эшләтеп җибәрергә, башка кирәкле функцияләрен ничек эшләтергә икәне –
кыскасы, барысы да язылган була.

Көнкүреш техникасының кайсысын гына алсак та, һәркайсында дөрес куллану кагыйдәләре тупланган китап-күрсәтмә була. Кешеләр үзләренә зыян китермичә, тиешле рәвештә куллана алсыннар өчен языла һәм аңлатыла торган ул кагыйдәләр сатып алган теге яки бу товарга гына кагылмый. Гомумән, тормышта һәрнәрсәнең үз кагыйдәсе бар. Әгәр юлга чыксаң – юл йөрү кагыйдәләре, эшкә керсәң – ул фирманың үзенең эчке кагыйдәләре. Әйтик, берәр илгә бардың, ди, анда да – читтән килүчеләр дә мәҗбүри үтәргә тиешле үз кагыйдәләре. Болар барысы да кешеләрнең иминлеге өчен эшләнелә.

Әгәр дә бар кеше дә үтәргә тиешле билгеле бер кагыйдәләр, кануннар булмаса, бу хаоска, ягъни буталчыклыкка китерер иде. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйча, һәр кеше үзе теләгәнчә машина йөртә башласа, Аллаһым сакласын, күпме юл фаҗигасе булыр иде. Әле юл йөрү кагыйдәләре үтәлешен һәрдаим тикшереп, күзәтеп торып та, юлларда күпме фаҗигалар була, күпме кешенең гомере өзелә...

Кешеләр җир йөзендә дөрес һәм тыныч-имин яшәсеннәр өчен, Аллаһы тормыш кагыйдәләрен иңдергән. Иңдереп кенә калмаган, тормыш кагыйдәләре буенча үз үрнәгендә яшәп күрсәткән Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.с) җибәргән. Ул кагыйдәләр җыелмасы – Аллаһ тарафыннан иңдерелгән Коръән китабы. Әйе, Раббыбыз кешелек дөньясына бу могҗизалы китапны бәндәләре бәхетле-сәгадәтле тормыш алып барсыннар өчен иңдерде.

Бүген, Аллаһка шөкер, мәчет-мәдрәсәләрдә күп кенә кардәшләребез гарәп хәрефләрен танып, авазларны дөрес итеп әйтергә тырышып, Коръән укырга өйрәнәләр Бу – бик сөенечле күренеш. Ләкин күңелне төшерә торган икенче
ягы бар: укыган сүрә һәм аятьләрнең мәгънәләренә төшенергә омтылу, аларны гамәлдә аңлап кулланырга тырышу күренми. Коръән дәресләре биргәндә дә, укыган сүрәнең яки аятьнең мәгънәсен аңлата башласаң, «ярар, җитәр инде, хәзрәт, дөрес укырга өйрәнәсе бар бит», дип туктатып, аятьнең нәрсә аңлатканын белергә теләмәүчеләр бихисап.

Шунлыктан, Коръән хакын дөрес итеп үтәп яшәр өчен, аның иңү сәбәпләрен искә төшереп китәргә булдым.

Беренче сәбәбе – гыйбадәт кылу өчен
Безнең бу дөньяга олы бер максат белән килгәнбез. Ул – Аллаһка гыйбадәт кылу. Моңа дәлил – «әз-Зарият» сүрәсенең 56нчы аяте: «Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем».

Аллаһның китабын уку да гыйбадәтнең хәерле бер төре булып тора Һәм шушы илаһи китапны укып, без Аллаһка гыйбадәт кылабыз, Аңа табынабыз, Аның ризалыгына өметләнәбез. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: “Кем Аллаһ
китабыннан бер хәреф укыса – аңа бер савап һәм ул савап унга тапкырлана. Мин әйтмим “Әлиф-ләм-мим” бер хәреф дип, киресенчә, әлиф – хәреф, ләм – хәреф, мим – хәреф” (Тирмизи хәдисләр җыентыгы).

Реклама

Иң әһәмиятле гыйбадәтләрнең берсе булган намазны да Корәнне укымыйча башкарып булмый. Бухари хәдисләр җыентыгында килә торган хәдистән  аңлашылганча, Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Намазы юк шул кешенең (намазы кабул булмый) – кем Коръәннән «Фатиха» сүрәсен укымый».

Димәк, дөрес итеп гыйбадәт кылу өчен Коръәнне тиешле кагыйдәләре (ул тәҗвид кагыйдәләре дип йөртелә) белән өйрәнү өстебездә бурыч булып тора, чөнки шунсыз Аллаһыга табынып булмый.

Икенче сәбәбе – фикерләү, уйлану, гыйбрәт алу өчен Укыганыбызның тәрҗемәсен белеп, мәгънәсенә төшенеп фикерләү зарур.

Әйтик, әле яңа гына укыган аятьтә Раббыбыз безне нәрсәдән кисәтә, нинди гамәлләр кылырга өнди, нәрсәдән гыйбрәт алырга куша? Аллаһы Үзенең Коръәнен менә шуларның барысын да уйлар өчен иңдергән. Ул «Сад» сүрәсенең 29нчы аятендә әйтә: «Без мөбарәк китапны – аятьләрен уйлап, фикерләп аңласыннар һәм гакыл ияләре вәгазьләнсен өчен иңдердек». Янә дә «Мөхәммәд» сүрәсенең 24нче аятендә: «Алар Коръәнне тыңлап, аятьләрен уйлап фикерләп карамыйлармы, әллә аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?» – диелә. «Мөхәммәд» сүрәсенең 24нче аятендә: «Әллә алар Коръәндәге файдалы булган хак сүзләрне уйлап, фикерләп карамыйлармы?!». Бу аятьләр хәрефләрне, сүзләрне дөрес итеп уку гына җитмәгәнен, ә шул укыганнарны уйлап, фикерләп, мәгънәләренә төшенү мөһимлеген тагын бер кат дәлилли.

Өченче, иң төп сәбәбе – гамәлдә куллану өчен Һәр гыйлемнең төп максаты – аны тормышта файда белән куллану, Шуның шикелле үк, һичшиксез, файдалы дини гыйлемнең асылы булган Коръәндәге гыйлемне дә без үз яшәешебездә, үз тормышыбызда кулланыр өчен өйрәнәбез.

Дөрес укып һәм тәрҗемәсен белеп тә, гамәлдә кулланмасак, файдасы булмавы бар. Моңа дәлил итеп, Мөслим риваятендә килгән хәдисне китерергә була:

«Коръән ул – йә синең яклаучың яки сиңа каршы булачак». Хәдистә әйтелгәнчә, без тиешле гамәлләрне кылып яшәсәк, ул безгә шәфәгатче, яклаучы булачак; ә ул гамәлләрне кылмасак, анда булган кануннар буенча яшәмәсәк – каршы  булачак. Шуңа да сәхабәләр тормышына карасак, Габдуллаһ ибн Масгуд яки Гусман ибн Гәффән башта ун аятьне өйрәнеп, анда булган гыйлемне аңлап, төшенеп, үз тормышларында кулланмый торып, икенче ун аятькә күчмәгәннәр.

Димәк, Коръәннең хакын дөрес үтәр өчен, без тәҗвид кагыйдәләре белән җиренә җиткереп укырга, аннан соң тәфсирен (мәгънәви тәрҗемәсен) белеп, анда булган гыйлемне аңлап һәм шуннан соң тормышыбызда кулланып яшәргә бурычлыбыз. Коръәнне дөрес укып та, тәфсирен белеп тә, әмма гамәл кылуга, ягъни тормышта куллануга салкын карасак; рибаны (процентка акча алу я бирү) тыйган аятьләрне аңлап та, «әй, бүгенге авыр заманда ансыз яшәп булмый» дип, барып рибага акча алып торсак – болар Коръән кушканча яшәү булырмы?!

Без яратып ашый торган бәлеш тәмле булсын өчен бәрәңгесе дә, ите дә, камыры да, суганы да, тозы-борычы да кирәк. Бәлешне итсез, бары тик бәрәңге белән генә пешереп булмаган кебек, Коръәнне дөрес уку гына әле ул кушканча яшәүне аңлатмый! Шуңа да Аллаһ Раббыбыз безгә динебезне дөрес аңларга, тиешле гыйлем алып, тормышта шул гыйлемне дөрес кулланырга һәм Коръән хакын үтәп яшәргә, һәммәбезгә дә ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсен иде. Әмин.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: