16+

«Күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү күңелне үтерә...»

Ахыры. Пәйгамбәрнең сәхабә­ләре һәрвакыт күрше хакын үтәргә тырыштылар, хәтта күршенең башка диннән булуы да алар өчен күрше хакын зурлауга киртә булмады. Гомәрнең улы Габдуллаһ өенә кайтып, сарык суелганны күрде һәм: «Яһүд күршебезгә күчтәнәч керттегезме?» - дип сорады. Монда янә бер ­кызык нәрсә бар: шәригатьтә бер кешегә карата өстебездә берничә хак...

«Күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү күңелне үтерә...»

Ахыры. Пәйгамбәрнең сәхабә­ләре һәрвакыт күрше хакын үтәргә тырыштылар, хәтта күршенең башка диннән булуы да алар өчен күрше хакын зурлауга киртә булмады. Гомәрнең улы Габдуллаһ өенә кайтып, сарык суелганны күрде һәм: «Яһүд күршебезгә күчтәнәч керттегезме?» - дип сорады. Монда янә бер ­кызык нәрсә бар: шәригатьтә бер кешегә карата өстебездә берничә хак...

Ахыры.
Пәйгамбәрнең сәхабә­ләре һәрвакыт күрше хакын үтәргә тырыштылар, хәтта күршенең башка диннән булуы да алар өчен күрше хакын зурлауга киртә булмады. Гомәрнең улы Габдуллаһ өенә кайтып, сарык суелганны күрде һәм: «Яһүд күршебезгә күчтәнәч керттегезме?» - дип сорады.

Монда янә бер ­кызык нәрсә бар: шәригатьтә бер кешегә карата өстебездә берничә хак торырга мөмкин. Мәсәлән, күршең мөселман булса, синең өстеңдә аның ике хакы тора: күрше һәм кардәш хакы. Әгәр ул туган булып чыкса, туган хакы өстәлә. Әгәр туганың да, кардәшең дә булмаса, өстеңдә барыбер күрше хакы кала.

Авылдан шәһәргә күчеп килгәч, сәер нәрсәгә тап булдым: авылда бөтен кеше бер-берсен белә, әллә кайдан сәлам бирешәләр. Ә шәһәрдә бер авыл халкы бер йортта өелешеп яшиләр, әмма бер-берсен белмиләр дә, танымыйлар да. Ярый ла берничә ел элек бер күршебезнең торбасы тишелеп, бөтенебезнең фатирларын су бастырды, төн уртасында барыбызны үзенең ишек төбенә җыеп таныштырды. Сөекле пәйгамбәребез: «Шулпа пешерсәң, суын күбрәк куш. Күршеңә дә кертерсең», - диде. Хатының, коймак пешергәндә, ике кашык онын күбрәк кушсын, шуннан чыккан өч коймакны балаларың күрше әбигә кертерләр. Кечкенәдән игелекле булырга өйрәнерләр. Берничә ел элек балалар белән күршедә торган рус әбисенә корбан итеннән күчтәнәч кертүне гадәткә керткән идек, хәзер әбинең гел тозлы гөмбәләрен һәм вәринҗәләрен ашап торабыз.

Булачак киленеңнең (яки киявеңнең) кем булуын белергә теләсәң, күршесеннән сора, дигәннәр. Туган туганын сатмаска яки белеп бетермәскә мөмкин. Ә күрше күпне белә, күпне күрә, кызның ничәдә йокысыннан торып чыкканын да, бакчада ниләр эшләгәнен дә сөйләргә мөмкин. Гомумән, Пәйгамбәребез: «Үзеңнең кем булуыңны да күршеңнән сора», - дигән. Пәйгамбәребез бер кешегә: «Изге адәм бул», - диде. Ул: «Үземнең изге эштәме, әллә явыз эштәме икәнемне ничек белим?» - дип сорады. Пәйгамбәр: «Әгәр күршеләрең синең турында: «Изгелек кылды», - дисәләр, димәк, син изгелек кылдың. Әгәр: «Яман эш кылды», - дисәләр, димәк, син яманлык­та», - диде (Әхмәт ибн Мәҗәһ риваятьләре).
Күрше ­хакына аңа игелек кылу һәм аның явызлыкларына сабыр итү дә керә. Риза хәзрәтләре: «Күрше кирәк яхшы вә кирәк усал булсын, аңа карата яхшы мөгамәләдә булу, «күрше хакы бар!» дип аның яманлык күрсәтүләренә күз йому, әлбәттә, иманлы булуның билгеседер», - диде.

4. «...үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың»

Гадәттә, кеше үзен ярата һәм үзе өчен гел яхшысын тели. Чөнки һәр кешенең эчендә нәфес-нәпсе-МИН дигән зур зат утыра. Кеше ни генә кылмасын, кая гына бармасын, нәфеснең соравы бер: «Миңа моннан нәрсә була?» Күңеле керләнергә өлгермәгән сабыйга да ике алма сузсаң - берсе матур, икенчесе черегән - ул үзе өчен яхшысын сайлый. Кешенең йөрәгендә булган иманы аның нәфесенә аркылы төшеп, үзенә теләгәнне башкаларга теләтә. Монсыз камил иман иясе булып булмый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез: «Үзеңә теләгәнне кардәшеңә теләмичә, берегез дә чын иманлы булмассыз», - диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).

Иман иясе үзенә теләгәнне кардәшенә тели, үзенә теләмәгәнне кардәшенә дә теләми. Үзенә нәрсә биргәннәрен теләсә, кардәшенә дә шуны бирә. Башкаларның аңа карата яман эшләр кылуын теләмәгән кебек, башкаларны да үз яманлыкларыннан имин кыла.

Имам буларак, никах мәҗлесләрендә йө­рергә туры килә. Әлбәттә, никахта гаилә кыйммәтләре, ир-хатын хаклары турында сөйлисең. Шунысы кызык, ирләргә хатын хакын сөйли башласаң, бөтен хатыннар йотылып тыңларга тотына, ирләр йокыга тала. Ә бит хатын хакы ирләргә сөйләнә. Ә хатыннарга ирләр хакын сөйләргә тотынсаң, ирләр йокыларыннан уянып, шундук тураеп утыралар. Хатыннар йокларга тотына. Нишләптер, һәркемнең дә үз хакын гына ишетәсе килә. Менә монда кешенең ихлас иманы ярдәмгә килә. Әгәр үз хакыңны яратып та, башкаларның хакын да ярата алсаң, аларның хакларын үзеңнекеннән өстенрәк күрсәң, димәк, йөрәгеңдә иман бар.

Риза хәзрәт: «Бер кешегә карата нәрсәдер кылырга теләгән кеше шул эшне иң элек үзенә үлчәп карасын. Әгәр үзе яратырлык булса, кешегә карата да кылсын, әгәр дә үзе яратмаслык булса, кешегә карата да яраклы күрмәсен», - диде.

5. «...күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү күңелне үтерә»...
Көлү һәм елау - Аллаһының нигъмәтләре. Әлбәттә, әлеге хәдистән: көлү - хәрам, көлмәгез! - дип аңларга ярамый. Һәркемгә, һәр эштә күркәм үрнәк булган Пәйгамбәребез шат күңелле булды, ул үзенең сәхабәләре белән көлә, вакыты-вакыты белән шаяра да иде. Бервакыт Пәйгамбәр янына бер карт әби килә һәм: «Минем өчен җәннәт сорап, дога кыл әле», - ди. Пәйгамбәр аңа: «Карт әбиләр беркайчан да җәннәткә кермиләр», - ди. Әлеге сүзләрне ишетеп, әби елап җибәрә. Шулвакыт Пәйгамбәр көлеп, аның җәннәткә беркайчан да карт әби булып түгел, бәлки яшь кыз булып керәчәген әйтә (Тирмизи риваяте).

Пәйгамбәребезнең сәхабәләре дә үзара шаярышып, көлешеп яшәделәр. Корырак холкы белән танылган Гомәр дә гаиләсенә, хатыны-баласы янына кайтса, сабый балага әйләнә торган булган. Гомәр: «Без урамда арысланнар булсак, өйдә куяннар булдык», - диде. Бүген күп «ирләр» өйдә арыслан булып йөрсәләр, урамга чыккач, йомшак куянга әйләнәләр. Гомәр еш кына дуслары белән сөйләшеп утырганда илһамланып шигырьләр дә сөйләп алган. Көлгәндә утырган җиреннән артка егылып китә торган булган. Динебез безгә җимерек чырай, җыерылган каш белән, баш-аяк кайгыга чумып яшәргә кушмый. Киресенчә, Пәйгамбәребез Аллаһыдан, кайгы һәм күңел төшенкелегеннән сакла, дип, дога кыла торган булган.

Әмма һәр нәрсәнең үз тәртибе һәм чамасы булырга тиеш. Шәригать буенча, кешенең көлүе башка кешене мыскыл итүгә, кимсетүгә әйләнергә тиеш түгел. Пәйгамбәр: «Кешегә мөселман кардәшен кимсетүе явызлык буларак җитә», - диде (Мөслим риваяте).

Көлгәндә, шаярганда алдашырга ярамый. Күпләр шаярту белән алдашуны аерып тормыйлар. Соңыннан, мин шаярып кына әйттем бит, диләр. Пәйгамбәребез шаярды, әмма алдамады. Еш кына берәр булган хәлне сөйләгәндә дә үзеңнән өстисе, бераз су кушасы килә. Пәйгамбәребез: «Хәс­рәт булсын кешеләрне көлдерү өчен ялган сөйләүчегә, хәсрәт аңа, хәсрәт аңа!» - диде (Әхмәт, Әбү Даут, Тирмизи...)

Табиблар көлүне файдалы диләр, әмма бик файдалы нәрсә дә күпкә китсә, зыянлыга әйләнә. Аллаһ биргән хәләл ризыклар да файдалы, тәнгә көч өсти, әмма артыгын ашасаң, зарарлы, киресенчә, көчең китә. Йоклау тәнне ял иттерә, артыгы китсә, баш авырта. Дару төймәсен чама белән эчкән - авырудан терелә, учы белән эчкән агулана. Риза хәзрәт: «Көлү сәламәтлек өчен файдалы дип әйтсәләр дә, күп булып китсә, килешми вә акылсызлык галәмәте була башлый. Күңел уяу вакытында адәм баласының күп көләргә яратмавы табигый», - диде.

Бөтен тормышны уен-көлкегә әйләндерү дә дөрес түгел. Кайчак кешеләрдән бөтенләй җитдилек китә, бөтен очрашулар көлкегә, «иха-хай-миха-хайга» гына кайтып кала. Акыл иясе көләсе урында көлсен, әмма елыйсы урында көлү ахмаклык булып тора. Аллаһы Тәгалә ашау-эчүдә, йоклау, мал туплауда гына түгел, хәтта гыйбадәттә дә исраф итүне, чиктән ашуны тыйды. Әлбәттә, уен-көлке дә исрафка әйләнергә тиеш түгел. Гали ибн Әбү Талип: «Ашаганда ничек ризыкка тоз кушсаң, сөйләгәндә дә шулай көлке куш», - дигән. Тозсыз ризыкның тәме булмаган кебек, уен-көлкесез тормышның яме юк. Әмма шулпага тозның артыгын салсаң да, ризыкның тәме китә.

Раббым, безгә сөекле Пәйгамбәребезнең васыятьләрен ишетеп, аларны тормышыбызда кулланырга насыйп әйләсен. Безгә дөньяда да, ахирәттә дә бәхет-сәгадәт бирсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading