16+

Күз тию аркасында бәрәкәт китә аламы?

“Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән шул хакта сөйләштек Аллаһның бәрәкәте, дибез. Бәрәкәт ул Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләрнең файдалы булып, гел артып торуы һәм озакка җитүе.

Күз тию аркасында бәрәкәт китә аламы?

“Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән шул хакта сөйләштек Аллаһның бәрәкәте, дибез. Бәрәкәт ул Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләрнең файдалы булып, гел артып торуы һәм озакка җитүе.

– Алмаз хәзрәт, тормышның гына түгел, акчаның да, вакытның да бәрәкәте бардыр?
– Бәрәкәт тормыштагы бөтен нәрсәгә дә кагыла, шул исәптән акачага да, вакытка да. Вакытның бәрәкәте кыска вакыт эчендә бик күп эш эшәп калуны аңлата. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә акчага бәрәкәт иңдерсә, аз күләмдәге акча бик күп әйберләр сатып алырга җитәчәк.

– Бәрәкәтне ничек булдырырга соң?
– Бәрәкәт иңүнең төп шарты – биргән нигъмәтләре өчен Аллаһка шөкер итеп яшәү. Бу күңелең белән генә түгел, телең һәм гамәлләрең белән дә Аллаһны мактау һәм Аңа рәхмәтле булу дигән сүз. Коръәннең “Ибраһим” сүрәсендә: “Сезнең Раббыгыз вәгъдә итеп әйтте, әгәр дә сез шөкер итсәгез, нигъмәтләремне сезгә тагын да арттырам”, – диелә. Ашаган һәм эчкән вакытта “әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһыга мактау булсын” дип әйтү тел белән шөкер итү була һәм шул сәбәпле ризыкка бәрәкәт иңә.
Бәрәкәт китерә торган икенче гамәл – байлыктан өлеш чыгару, мохтаҗларга булышу, сәдака бирү, зәкят түләү. Бу гамәлләр байлыкның артуына сәбәп булып тора. Аллаһ Тәгалә бу хакта “Сәбә” сүрәсенең 39нчы аятендә әйтә: “Сез нәрсәне генә сарыф итсәгез дә, Аллаһы аны сезгә кире кайтара”. Башка бер аятьтә: “Аллаһ риба юлы белән кәсеп кылынган байлыкны юкка чыгара, ә сәдакаларны арттыра” (“Бәкара сүрәсе”, 276нче аять) диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә искәрткәнчә, сәдака бирүдән байлык кимеми. Икенче бер көдси хәдистә Аллаһ Тәгалә кешеләргә мөрәҗәгать итеп: “Әй, адәм баласы, байлыгыңны сарыф ит һәм мин синең байлыгыңны артырырмын”, – диде. Кояш чыкканда һәм кояш баеган вакытта ике фәрештә җиргә иңә һәм алар, әй Аллаһ, байлыгын сарыф итүчегә малын арттырып кайтар, ә байлыгын бирмәгән саран кешеләрнең акчасын юкка чыгар, дип дога кылалар икән.

– Диндә бәрәкәтле урын дигән нәрсә бармы?
– Хәдисләрдә килгәнчә, кайбер урыннар һәм вакытлар чынлап та бәрәкәтле санала. Әйтик, хаҗ кылганда Гарәфәт үзәнендә дога кылу, Коръән укый торган һәм зикер-тәсбих әйтелгән урында утыру. Бәрәкәтле вакытка рамазан ае, төннең ахыргы өлеше, җомга көне, зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне керә. Бу вакытларда изге гамәлләр һәм дога кылу фазыйләтле.

– Күз тию аркасында бәрәкәт китә аламы?
– Бәрәкәтнең юкка чыгуы күз тиюгә бәйле түгел. Күз тию сәбәпле кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Ә бәрәкәтнең китүе күп очракта гөнаһлар кылу, биш вакыт намаз укымау, рамазан аенда ураза тотмау, хәрам ризыклар ашау, байлыктан зәкәт түләмәү һәм Аллаһка шөкер итмәү белән бәйле. 

– Иртә торган кешегә, иртән эшләнгән эшләргә бәрәкәт иңә дигән сүзне ничек аңларга?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһка дога кылып: “Йа Аллаһ, өммәтемә көннең иртәнге ягын бәрәкәтле кыл”, – диде. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә эшләрен иртә башлаган кешеләргә бәрәкәт иңдерә. Сәхәбәләр арасында Сахр ибен Вәдәәгә әл-Гамиди исемле сәүдәгәр булган. Ул әлеге хәдис белән гамәл кылып, үзенең хезмәтчеләрен һәм сатучыларын иртән үк эшкә җибәргән. Шуның нәтиҗәсендә байлыгы артып, малын кая куярга белмәгән (Имам Әхмәт, Тирмизи хәдисләр җыентыгында).

– Өйдә бәрәкәт булсын өчен нишләргә?
– Күбрәк Коръән укырга, дога кылырга, зикер-тәсбихләр әйтергә һәм Аллаһка гыйбадәт кылып яшәргә кирәк. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: “Әгәр дә авыл һәм шәһәр халкы иман китерсәләр һәм тәкъва булсалар, Без аларга күктән һәм җирдән бәрәкәт ишекләрен ачачакбыз” (Әгъраф сүрәсе, 96нчы аять). Тәкъва булу – ул Аның әмерләрен үтәү һәм гөнаһлардан тыелу. Әгәр дә кеше биш вакыт намазын укымаса, хәрам ризык ашаса, аракы эчсә, ул йортка Аллаһ тынычлык та, бәрәкәт тә иңдерми. Җен-шайтаннар күп булып, анда Аллаһның ләгънәте төшә.

–    Бәрәкәт иңсен өчен аның аерым догасы бармы?
–    Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Әллааһүммә бәәрик ләнәә фиимәә ракзәкотәнәә вә кыйнәә газәәбән-нәәр”, – дип дога кылуы билгеле (Имам ән-Нәвәвинең “Әзкәр” китабы).

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading