16+

"Мәчеткә картайгач йөрермен..." (Җәмәгать намазының фазыйләте хакында)

Яшьлектә гадәтләнмәгән эшне картайгач кылу бик мөшкел була, картайгач куәт бетә. Картайгач кыла алмаганда, яшьлектә ни өчен кылмадым икән, дип үкенергә мөмкин. Кыямәттә бигрәк тә үкенечле булыр.

"Мәчеткә картайгач йөрермен..." (Җәмәгать намазының фазыйләте хакында)

Яшьлектә гадәтләнмәгән эшне картайгач кылу бик мөшкел була, картайгач куәт бетә. Картайгач кыла алмаганда, яшьлектә ни өчен кылмадым икән, дип үкенергә мөмкин. Кыямәттә бигрәк тә үкенечле булыр.

Һәркем җәмәгать намазын яхшы, фазыйләтле дип белә. Ләкин ул белүләр белән генә калмаска, ә Рәсүлуллаһның җәмәгать намазына ни дәрәҗә әһәмият биргәнен дә белергә кирәк. Рәсүлуллаһның кылган һәр эшендә күп хикмәтләр бар. Без аларны тәмам аңлап җитмибез. Аның хикмәтләрен тикшерсәк, ихтимал, ялгышырбыз... чөнки калебемез төрле шөбһәләр, вәсвәсәләр белән капланган, гөнаһ караңгылыгы белән каралган. Шуның өчен без шәригатьтә исбатланган һәркайсы хөкем вә фәрманны кабул итеп, бил-фигыль үтәргә вә җиренә китерергә, ул эшнең сер вә хикмәтен Рәсүлуллаһка тапшырырга тиешбез.

“Мин – Рәсүлуллаһ өммәтеннән”, дигән кеше үзен Рәсүлуллаһка тапшырырга тиеш. Аның тәрбиясенчә тәрбияләнергә, вә аның һидаять вә иршәдләрен бөек ганимәт күреп кабул итәргә вә үтәргә тиеш. Бәни Исраил кебек төрле тәэвилләргә вә төрле шөбһәләргә төшеп мәхрүм булмаска кирәк. Аларның Аллаһы вә Рәсүленә (Муса галәйһиссәламгә) иманнары булган. Ләкин алар кайбер авыр хөкемнәрне: “Моны кем кылып бетерсен яки нигә кирәге бар яки бу хөкем фәлән максуд өчен, ул эшне башка төрле юнәтербез”, - дигән булып кабул итмәгәннәр. Нәфескә җиңел булганын гына алып, авыр булганын калдырсак, бу пәйгамбәргә иярү вә итагать кылу булмый.

Намаз мәсьәләләрен, бик күп ишетелгән нәрсә инде, дип илтифатсыз калдырырга ярамый. Җәмәгать намазының фазыйләте хакында Бохари вә Мөслимдә ошбу хәдис бар: “Җәмәгать намазы (мәчет җәмәгате) – ялгыз укудан егерме җиде дәрәҗә артык”. Намазны өйдә укыганда төрле тәшвишләр була, дөньяның һәртөрле әсбабы күзеңә күренеп, колагыңа ишетелеп торганда күңелне алардан арулап чын ихласлык вә хошугълык белән Аллаһыга юнәлү бик авыр, шунлыктан мәчет тышында кеше үзен бөтенләй Аллаһыга тапшырып намаз укый алмый. Әмма мәчеттә җәмәгать белән укылган намаз баягы тәшвишләрдән ерак, дөньядан бөтенләй тышта булганга ихласлы калеб белән укыла. Бу тәҗрибә белән исбатланган. Күпнең эчендә яхшы күңелле кешеләр булуы да мөмкин. Башка серләрне вә, бигрәк тә егерме җиде дәрәҗә булуның серен тәфсилләп аңламасак та, шул кадәр аерма барлыгына тәмам ышанып, җәмәгатьне ганимәт белү тиеш.
Дөнья эшендә файдасы азрак эшне куеп, файдасы күбрәген эшлибез. Инде ахирәт эшендә дә ошбуны ригая кылып, нәфескә авыр булса да, һиммәт вә гайрәт белән үтәргә кирәк.

Байлык Коръән телендә “хәер” дип йөртелә. Шунлыктан аны хәерлелектән чыгармаска кирәк. Әгәр бай кешенең киләчәктә көткән савабы булмаса, байлыкның файдасы булмый кала. Дөрес, дөньяда аның бераз заһири рәхәтләре була. Ләкин алар, чынлыкта, борчу гына. Байлар үгрәнгән җәфа борчу булганга гына аны аңламыйлар. Яки мал исереклеге белән аңламыйлар.

Рәсүлуллаһның иң якын сәхабәсе булган ибн Мәсгуд хәзрәтләре: “Бер кемсә Кыямәттә Аллаһы Тәгаләгә пакь мөселман булып юлыгасы килсә, кай урында чакырылса да, биш вакыт намазга килсен. Аллаһы Тәгалә Рәсүлуллаһка күнү юлларын күрсәтте, бу биш намаз да – күнү юлларыннандыр. Рәсүлуллаһ заманында җәмәгать намазыннан бик ачык монафыйклардан башка кешеләр калмыйлар иде. Хәтта кайбер зәгыйфь хәлсез кешеләрне култыклап китереп утырталар иде. Әгәр Пәйгамбәр юлын тотасыгыз килсә, ошбуга тырышыгыз”, - дигән.

Госман хәзрәтләре Рәсүлуллаһ хәзрәтләреннән бу хәдисне риваять итә: “Берәү ясигъны җәмәгать берлә укыса, ярты төн йокламый гыйбадәт берлә үткәрү савабына ирешә. Әгәр берәү иртә намазын җәмәгать берлә укыса, бөтен төн гыйбадәт берлә үткәрү савабына ирешәдер. (Бер риваятьтә иртә намаз берлә ясигъ намазының икесен бергә укыган кешегә бөтен төнне гыйбадәт берлә үткәрү савабы булыр дип тәфсир ителгән)”.

Халык җәй көннәрендә ясигъ берлә иртә намазга ялкауланалар... Аллаһы Тәгалә һәрбер гыйбадәткә Кыямәт көнендә савап биреләчәк дип вәгъдә кыла. Шулай була торып та, без моңа тырышмасак, бик зур оят булыр. Рәсүлуллаһ заманында Мәдинәдә дә төннең кыска вакытлары булгалаган. Шулай була торып та, Рәсүлуллаһ заманында ясигъ вә иртә намазларында җәмәгатьтән калмаганнар.

Җәмәгать намазы картларга гына хас түгел. Яшьләргә дә җәмәгать намазына мәчеткә барырга тырышырга кирәк. Аларга савабы күбрәк булыр. “Мәчеткә картайгач йөрергә” дигән сүзләр – шайтан сабаклары. Яшьлектә гадәтләнмәгән эшне картайгач кылу бик мөшкел була, картайгач куәт бетә. Картайгач кыла алмаганда, яшьлектә ни өчен кылмадым икән, дип үкенергә мөмкин. Кыямәттә бигрәк тә үкенечле булыр. Шуның өчен Кыямәт тә яхшыларга да, яманнарга да үкенеч көне дип сыйфатланган. Яманнарга үкенечлеге мәгълүм. Яхшылар исә, күбрәк гыйбадәт кыласым калган, аз кылганмын дип үкенерләр икән.

”Әд-дин вәл-әдәб”, 1915 ел, 12нче сан.
(Фатих ХӘБИБ әзерләде)

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading