Шәһри Казан

Мәчетләр 400 метр саен булсын иде

Авылга кайтканда гел игътибар итәм мин ул мәчеткә. Чәчәк арасында күмелеп утырган бу иман йорты җәннәт бакчасын хәтерләтә. Күптән түгел генә барлыкка килде әле ул «Мөслимә» мәчете. Дөрес, Норлатта бер мәчет бар иде. Ә менә монысын тумышы белән шушы авылдан булган, хәзер исә чит республикада яшәүче Илгиз Хәйруллин дигән кеше...

Реклама

- Хәмзә абый, ничек авылда тагын бер мәчет салдырырга уйладыгыз?
- Революциягә кадәр Норлатта дүрт мәчет булган. Иң беренчесе 1807 елда төзелгән. «Мөслимә» мәчете 1912 елда Мөхәммәтгәрәй мулла Мөхәммәтзакиров төзеткән мәчет урынына салынды. Эшмәкәр Илгиз Хәйруллин, ният кылып, шушы мәчетне төзетергә уйлады. Авыл халкы да бик ярдәм итте аңа. Илгизнең әнисе мәчет төзелешенә үз өлешен кертте, эшләүчеләрне ашату, мунча ягып тору дисеңме... Шуңа да улы мәчетне әнисе исеме белән атарга булды. Азан әйтелгәннән соң намазга килеп җитәр өчен, мәчетнең якын булуы яхшы. 400 метр саен булырга тиеш ул мәчетләр. Норлатта бер генә мәчет булганда, анда барып җитү өчен, мәсәлән, миңа километр ярым араны узарга туры килә иде. Хәзер яңа мәчеткә 500 метр гына барасы. Әле күңелсезлек тә булып алды: ачылып озак та узмады - 2006 елда мәчеттә янгын чыкты. Бер елдан соң иман йортын Илгиз Хәйруллин кабат төзекләндерде, Аллага шөкер.
- Гадәттә мәчетләр салына, әмма йөрүчесе булмый. Сездә ничек, мәчетләр буш тормыймы?
- Шөкер, мондый көннәрдә 12-15ләп йөрсәләр, җомга намазына 20-25ләп кеше килә. Тәравих намазына да 30га якын кеше йөрде. Икенче мәчеткә дә шул чама йөриләр дип беләм. Бер Норлат өчен яхшы инде бу. Яшьләр күп дип мактана алмыйм, ләкин дингә тартылучылар арта бара. Нух пәйгамбәр 900 ел буе дингә өндәп тә бары 80 пар гына иманга килгән бит. Ә бездә дингә ирек бирелгәнгә 20 еллап кына. Килерләр, иншалла.
- Мәчеттә дин сабаклары укытыламы?
- Әйе, Дин сабакларын Фирдәүсә абыстай Җамалиева алып бара. Казаннан Раил хәзрәт Мөхетдинов алты ай дәвамында Коръән уку серләренә төшендереп китте. Тагын Шәригать кануннары, намаз уку тәртипләре белән таныштырырга тиеш. Бәлки Коръән укучылар арасында бәйге дә уздырырбыз әле.
- Авылның зираты да бик зур, мәчетләр аның тирә-юнен карауга да өлеш кертәдер?
- Авыл җирле үзидарәсе генә булдыра алмагач, авыл халкына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Елына 4-5 тапкыр өмә ясыйбыз анысы. Тик монда зиратны әйләндереп алган рәшәткәләр бик беткән иде. 3 ел дәвамында 700 мең сум акча җыеп, 4-5 чакрым озынлыктагы тимер рәшәткә белән әйләндереп алдык зиратны. Янында гына керәшен зираты да бар, аны да ятим итмәдек. Норлатта бит төрле милләт кешесе яши - русын да, керәшенен дә күмәләр.
- Мәчетне үзегез карап торасызмы?
- Мулла булырмын дип уйламаган идем мин. Төш күрдем: кечкенә генә бүлмәдә ипи-тоз куелган, шунда берничә карт һәм беренче мәчетне төзеткән кеше мине чакыра. «Кил син безгә, залларыбыз якты, чиста, ризыгыбыз мул», - диләр. Шуннан мәчеткә йөри башладым. Аннары яңасы ачылгач, монда имам хатип итеп сайлап куйдылар. Мәчет өчен коммуналь хезмәтләргә түләү җыелган сәдакалардан тотыла. Шулай ук сәдаканың бер өлешен күрше авылларда төзелә торган мәчетләргә ярдәм йөзеннән бирәбез. Дин йорты салуда катнашу зур савап бит ул. Менә Мулла Иле, Тау Иле, Татар Исламы авылларында төзелгән мәчетләргә 20шәр мең бирдек.
Савап кылырга атлыгып торган кешеләр күбрәк булса иде шул. «Мөслимә» мәчетеннән кайтыр юлга кузгалам. Күз алдымда мәчет янындагы элмә тактада язылган сүзләр: «...тәүфыйксызларга тәүфыйк, бәхетсезләргә бәхет-сәгадәт, авыру булганнарга хәерле шифалар, адашкан-саташканнарга һидәйәтүл исламны күрсәтсә иде. Амин, йа Раббил Галәмин».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: