16+

Медицина бүлекләрендә дин таләпләрен үтәү бала табу кебек мөһим чорда аеруча әһәмиятле

Азнакай бала тудыру йортында ислам кануннары буенча туган беренче бала теркәлде дигән хәбәр бик күпләрдә соклану тудырды. Мөселман хатын-кызлары өчен анда дин таләпләренә җавап бирә торган махсус аерым палаталар булдырылган.

Медицина бүлекләрендә дин таләпләрен үтәү бала табу кебек мөһим чорда аеруча әһәмиятле

Азнакай бала тудыру йортында ислам кануннары буенча туган беренче бала теркәлде дигән хәбәр бик күпләрдә соклану тудырды. Мөселман хатын-кызлары өчен анда дин таләпләренә җавап бирә торган махсус аерым палаталар булдырылган.

 Бу хезмәт бушлай. Әлеге проект район хакимияте, хатын-кызлар советы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы инициативасы белән барлыкка килгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов “ШК”га сөйләгәнчә, ислам кануннары буенча бала тудыруга ихтыяҗ зур. 
– Бездә дә, күрше районнарда да, бала тудыру йортлары дини таләпләргә туры килмәгәнлектән, мөселман хатын-кызларының баланы өйдә тудыру очраклары булган. Шул проблеманы истә тотып, хатын-кызлар үзләрен һәм балаларын куркыныч астына куймасыннар өчен, шәхси эшмәкәрләр булышлыгы белән, бала тудыру йортында аерым палата булдыруга ирештек. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр иттек һәм ул күпләрдә чынлап та кызыксыну уятты. Хәтта күрше республикалардан да шалтыратып белешүчеләр бар, – дип сөйләде ул.  

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты белгечләре дә килеп карап киткән. Бөтен шартлар да туры килә, дип әйттеләр. Алар да үзләренең соклану катыш гаҗәпләнүләрен яшермәделәр, ди Айдар Шәмсетдинов. Палатада хәтта суыткыч, микродулкынлы мич, телевизор да урнаштырылган. Алга таба аларны башка палаталарга да куярга ниятләп торалар. 

Дини таләпләр буенча, пациенткаларга хезмәтне бары тик хатын-кызлар гына күрсәтә. Ир-атлар кизү торган көнне хатын-кыз табиб чакыртып китереләчәк. Хәләл туклану оештырылган. Намаз уку бүлмәсе булдырылган. Әти кешегә килеп, балага исем кушу мөмкинлеге тудырыла. 

Бала биләүләрендә дә, бүлмәдә дә, киемнәрдә дә хайван, кеше сурәтләре булырга тиеш түгел. Кирәк урыннарда ширмалар куелган. 
– Иң мөһиме бала тудыру йорты персоналының ягымлы итеп сөйләшә белүе һәм яхшы мөгамәлә күрсәтүе. Моңа да зур игътибар биреләчәк, – ди Айдар Шәмсетдинов. 

Бала тудыру йортында ислам кануннарына туры китереп эшләнгән палатаның беренче пациенткасы – Мөслимнән Айгөл Камалетдинова. 
– Мин анда очраклы рәвештә генә бардым. Бер мөселман кардәшем, Азнакайда бала табу йортында ачык йөзле, игътибарлы персоналлар эшли дип мактагач, шунда барып карарга уйладым. Баргач кына дини таләпләр буенча эшли торган аерым палата ачылганын белдем. Моңа бик куандым, әлбәттә. Танышым дөрес әйткән булып чыкты: бала табу йортында ягымлы кешеләр эшли икән. Мөслимәләр өчен мондый шартлар тудырылуы бик мөһим һәм актуаль, – ди ул.   

Айгөл белән Салават Камалетдиновларның бу икенче балалары, улларына Абдулла дип исем кушканнар. Бәхетле бала булсын! 

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты:
– Бүген республикада хәләл сервиска ихтыяҗ даими арта, шул исәптән хатын-кызлар арасында да. Аеруча шәригать таләпләренә туры килгән табиб-акушерлык бүлекләре актуаль.
Күп кенә мөслимәләр медицина бүлекләренең хәләл стандартларга туры килүенә игътибар итә башлады, чөнки пакьлек, әхлакый кагыйдәләр һәм дин таләпләрен үтәү бала табу кебек мөһим чорда аеруча әһәмиятле. Мондый бүлекләр чыннан да кирәкле. Гомумән, халык хәләл мәсьәләләрендә аңлырак, таләпчәнрәк була бара, бу исә өммәт үсешендәге уңай күренеш булып тора.
Әлеге юнәлештә зур эшне Азнакай мөхтәсибәте башкарды – алар актив рәвештә бу процесска кушылды. Хәзерге вакытта хатын-кызлар өчен яңа табиб-көнкүреш бүлеге өчен хәләл таләпләренә туры килү турында документ бирү мөмкинлеге карала. Әлегә бу объект буенча рәсми карар кабул ителмәгән, сертификация турында боерык та чыгарылмаган, бары тик карау этабында гына.
Бүгенге көндә Татарстанда хәләл стандартларга туры килүче медицина учреждениесе бары тик берәү генә. Моннан тыш, бушлай сөннәтләү хезмәте дә сертификацияләнгән – ул хезмәт Республика клиник хастаханәсендә күрсәтелә.
«Хәләл» стандартлары комитеты барлык юнәлешләрнең дә әһәмиятле булуын ассызыклый: медицина, җәмәгать туклануы, кунакханәләр, финанслар, хатын-кызлар өчен сервис – боларның һәркайсы мөһим. Безнең максат – мөселманнарга тәкъдим ителгән хезмәтләрнең пакьлегенә һәм ышанычлылыгына гарантия бирүче хәләл инфраструктура булдыру.

Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading