16+

Менә күрерсез: икенче елга ул ай буе ураза тотачак, маникюрларсыз ифтарга киләчәк...

2022 елның изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Ай буе тоткан уразаларыбызны Аллаһ Тәгалә барлык кимчелекләрен төзәтеп кабул итсен инде...

Менә күрерсез: икенче елга ул ай буе ураза тотачак, маникюрларсыз ифтарга киләчәк...

2022 елның изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Ай буе тоткан уразаларыбызны Аллаһ Тәгалә барлык кимчелекләрен төзәтеп кабул итсен инде...

Көн саен эштән кайтканда ризык тулы 1 каттан үтәргә туры килә. Ифтарга әзерләнәләр. Оештыру өчен җаваплы Марсель Камалдинов көн саен «Нәзирә Әхәтовна, калыгыз инде ифтарга, бүген иң тәмле пылау» дип, озатып кала. 
Билгеле инде, мин өйгә, гаиләм янына ашыгам.  Тиз генә кайтып җитәргә дә, ифтарга кадәр берәр тәмлүшкә әзерләргә.
Үзем кайтам, үзем уйлыйм...
Мин бер көн авыз ачарга калырга да риза түгел, кемнәрдер ай буе (төп эшеннән тыш!) оештыру эшләре белән шөгыльләнә! 200ләп кешегә ифтар әзерли: продукция сатып ала, алып кайта, ташый, әзерли, җыештыра...
Аллаһ Тәгалә әҗер-савабын күүп итеп бирсен инде аларга. Җитәкчеләргә, оештыручы ир-егетләребезгә, әзерләүче апаларга, булышучы студентларга, яшьләргә һәм башкаларга... 
Шундый ук ифтарлар шәһәрләребезнең, районнарыбызның мәчетләрендә, башка оешмаларында уза. Мөселман халкы ай буе бергәләшеп авыз ача, тәрәвих намазлары укый, аралаша, дуслаша...
Шулай ук иң масштаблы Республикакүләм ифтарга җыелучы мөселман халкына карап та күңел сөенә. Башкалабызда 10 мең (!) мөселман бер үк вакытта, бер мәйданчыкта азан тыңлый, авыз ача, сәҗдәгә китә!
Әйе, кемдер кыскарак итәк кигән, кемнеңдер чәчләре чыккан, кемнеңдер матур маникюрлары шәйләнә. Артык игътибар итмәгез...
Менә күрерсез: икенче елга ул ай буе ураза тотачак, чәчләрен җыеп, маникюрларсыз ифтарга киләчәк (Аллаһ боерса). Кисәтү ясап гайрәтен генә кайтармагыз... 
Шулай җыелыйк, шулай җыелырга язсын! Президент, Мөфти артына басып намаз укырга, тыйганнардан тыелып яшәргә язсын! 
10 мең мөселманны бер мәйданга җыючы оешмалар, булдыклы ир-егетләребез булганда динебез, милләтебез яшәр, бердәм-тату булып алга атлар. Аллаһ теләсә! 
Искәрмә: 10ынчы тапкыр Республикакүләм ифтар Татарстан Республикасы Диния нәзарәте, «Ак барс Арена» стадион дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристик комплексы ярдәме белән «Казань Экспо» мәйданчыгында оештырылды. Быел ул Болгар бабаларыбызның Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина) 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading