16+

Җәмигъ мәчетенә нигез салыначак урында меңләгән кеше катнашында җомга намазы укылачак

Җомга көнне Казанда җәмигъ мәчетенә нигез ташы салыначак, һәм  бөтен җәмәгать катнашындагы җомга намазы да шул ук урында ачык һавада үтәчәк. Һава торышы гына сынатмасын иде инде! 

Җәмигъ мәчетенә нигез салыначак урында меңләгән кеше катнашында җомга намазы укылачак

Җомга көнне Казанда җәмигъ мәчетенә нигез ташы салыначак, һәм  бөтен җәмәгать катнашындагы җомга намазы да шул ук урында ачык һавада үтәчәк. Һава торышы гына сынатмасын иде инде! 

19-21 май көннәрендә башкалабызда узачак “Милли тормыш һәм дин” XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумына, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, махсус шул ук санда имамнар чакырылган. 
– Форумга илнең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән 1100 дин әһеле киләчәк, – дип хәбәр итте журналистларга Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. – Чарага килүчеләрнең саны да, аның географиясе дә елдан-ел артып бара. Иң зур делегация Башкортстаннан, аннан 116 кеше киләчәк. Республикабыздан 96 делегат катнашыр дип көтелә. Делегатлар Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан да килергә тиешләр. Быел беренче тапкыр Хакасиядән һәм Еврей автоном округыннан да килергә булганнар. 

Форумның иң олы яшьтәге делегаты – Калининград шәһәре татар-мөселманнарының аксакаллар шурасы рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Хәким Биктиев, иң яшь делегат – Пенза өлкәсеннән 19 яшьлек Камил Юсеев. 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, әлеге форум – татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе. 
– Унике ел дәвамында үткәрелеп килә торган әлеге җыенның исеме безнең максатыбызны да чагылдыра. Милли тормыш һәм дин ул аерылгысыз төшенчәләр. Имамнар халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә. Милли оешмалар булмаган төбәкләрдә дә мәчетләребез, мәхәлләләребез эшләп килә. Шул рәвешле без аларны үзебезнең эшчәнлеккә җәлеп итә алдык, – диде ул. 

Форумга килүчеләр Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уза торган чараларга да чакырулы. 19 майда алар "Kaзан Экспо" күргәзмәләр үзәгендә оештырыла торган “Russia Halal Expo 2022” күргәзмәсе белән танышачак. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашындагы форумның рәсми ачылышы да шунда үтә.

20 майда дин әһелләре илебезнең барлык мөселманнары өчен мөһим булган зур тарихи вакыйганың да шаһитлары булачак. Ул көнне алар җәмигъ мәчетенә нигез ташы салыну тантанасында катнаша. Җомга намазы да шул урында укылачак.
Соңрак Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында форумның пленар утырышы үтәчәк. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. 

21 майда делегатлар Изге Болгар җыенына барачак. Җыенга Россия төбәкләрендәге татар оешмаларыннан да аерым делегацияләр килергә җыена.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading