16+

“Мин барысына да үз көчем белән ирешәм” дип әйтү дөресме?

Кайчакта теләгебезгә ирешә башласак, тәкәбберләнеп, борынны югары чөеп йөри башлыйбыз. Аллаһны истән чыгарабыз, намазны да вакытында уку кыенлаша башлый. Авыздан: “Мин барысына да үз көчем белән ирешәм” дигән сүзләр чыккалый.

“Мин барысына да үз көчем белән ирешәм” дип әйтү дөресме?

Кайчакта теләгебезгә ирешә башласак, тәкәбберләнеп, борынны югары чөеп йөри башлыйбыз. Аллаһны истән чыгарабыз, намазны да вакытында уку кыенлаша башлый. Авыздан: “Мин барысына да үз көчем белән ирешәм” дигән сүзләр чыккалый.

Кайберәүләр үзләре бик нык тырышканга, төрле тренинглар үткәнгә күрә, сәүдәсе гөрли дип уйлый. Ә икенче берәүләр: “Көне-төне баш күтәрмичә җирдә казынам, шуңа бакчамнан мул уңыш алам”, – дип сөйли. Әмма шуны онытып җибәрәбез: бездән тырышлык булса, нәтиҗә – Аллаһтан. Тирә-ягыбызга күз салсак, бездән дә ныграк тырышып эшләүчеләрне күрербез, тик аларның хезмәт җимешләре үзләре теләгәнчә мулдан түгел. “Өч айга якын,  бик тырышып, бер зур йортта эшләдем.

Ләкин килешенгән хезмәт хакының яртысын да бирмәделәр. Мең сәбәп таба хуҗа”, – дип зарлана берәү. Бәлки аның үзендә дә гаеп булгандыр. Ул тырышлыгының нияте нинди икән?

Шуңа да әгәр уңышка ирешергә теләсәк, башта Аллаһтан эшебезнең ахырын хәерле нәтиҗәле итүен сорарга онытмыйк, ниятләп, үзебез белгәнчә дога кылыйк, ялварыйк. Икенчедән, эшкә үз көчебезгә яки акылыбызга таянып түгел, ә Аллаһка тәвәккәл кылып тотынырга кирәк, чөнки Аллаһ тәүфыйк бирмәсә, ниятләгән максатларыбызга ирешергә көчебез дә, гыйлемебез  дә җитеп бетмәскә мөмкин. “Аллаһка гына тәвәккәл кылыгыз, әгәр мөэминнәрдән булсагыз” (“Маидә” сүрәсе, 23нче аять) һәм “Кем Аллаһка тәвәккәлләсә, Аллаһ аңа җитәдер”  (“Талак” сүрәсе, 3нче аять).  

Әлеге мисаллардан күренгәнчә, өстенлек сыйфатларыннан, әйтик, көч-куәт, зирәк акыл, тырышлык – Аллаһ бүләге. Ә кемдер бу олы нигъмәттән дә мәхрүм. Кайчак без, Аллаһка рәхмәтле буласы урында, киресенчә, Аннан ерагая башлыйбыз. Тагын шуны да оныта кеше: Аллаһ Үзе биргән бүләкнең кадерен белмәгән бәндәсеннән аны кире алырга да мөмкин. Шуңа да, кадерле кардәшләрем, һәрвакыт Аллаһны истә тотып, Аңа хәмед-сәнәләр әйтик; кешеләр белән мөгамәләдә дә гади һәм гадел булыйк.

Онытмыйк, бар нәрсә дә – Аллаһ Тәгаләдән, Ул гына хәерле нәтиҗәләргә китерүче, ә без бары тик сәбәп кылучылар гына. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Сезгә нинди генә нигъмәт килсә дә – барысы да Аллаһтан. Ахырда үзегезгә зыян килгәч, бары тик Аллаһка ялварасыз” (“Нәхел” сүрәсе, 53нче аять).

Раил Фәйзрахманов,
Балык Бистәсе, Тәберде-Чаллысы мәчете мөгаллиме.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X