16+

Мәүлид ән-Нәби дөньявилаша

Мөселман календаре буенча һижринең өченче ае - Рабигуль-Әүвәлнең 12нче көне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне - Мәүлид ән-Нәби бәйрәме дип исәпләнә.

Мәүлид ән-Нәби дөньявилаша

Мөселман календаре буенча һижринең өченче ае - Рабигуль-Әүвәлнең 12нче көне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне - Мәүлид ән-Нәби бәйрәме дип исәпләнә.

Чынлыкта Пәйгамбәребезнең төгәл кайсы көнне туган булуы билгесез булганлыктан, Мәүлид аның бу дөньяны калдырган көненнән башлана. Күпчелек мөселман илләрендә бу бәйрәмне ай дәвамында зурлап уздыралар: шәһәрләргә Коръән аятьләре язылган плакатлар эленә, мәчетләрдә яки аш уздыру мәҗлесләренә җыелышып нәшидләр, мөнәҗәтләр көйләнә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)не мактап салаватлар әйтелә, вәгазьләр сөйләнә.
Пәйгамбәребез үзе исән вакытта беркайчан да туган көнен билгеләп узмаган. Шуңа күрә дә кайбер мөселманнар арасында бу бәйрәмне уздыру - дингә яңалык кертү, бидгать гамәл, дигән караш та яши. Әлеге бәйрәм тәүге тапкыр X-XI гасыр аралыгында Мисырда үткәрелә башлый.
Соңгы елларда бездә Мәүлид бәйрәмен үткәрү акрынлап сәхнәгә дә менә башлады. Быел исә 27 гыйнварда Россия мөфтиләр шурасы Мәскәүнең Крокус Сити Холл дип аталучы иң зур тамаша залларының берсендә танылган рус һәм чит ил җырчыларын җырлатып бәйрәм итәргә ниятли.
Мәүлид бәйрәменә багышланган төрле чаралар Казан мәчетләрендә дә үткәрелеп килә. Менә әле кичә генә шундый чараның берсе «Мәрҗани» мәчетендә узды. Ә 29 гыйнвар көнне шул ук «Мәрҗани» мәчетендә «Мөселман гореф-гадәтләрендә Мәүлид бәйрәме» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узачак. Ә аңа кадәр бер көн алдан Камал театрында да бәйрәм концертының булуы көтелә. Былтыр концерт форматындагы шундый чара Тинчурин театрында узган иде. Бу бер яктан Мәүлид бәйрәме уңаеннан халкыбыз сәнгатен популярлаштыру булса, икенче яктан ничектер әлеге бәйрәмгә дөньявилык төсмере өсти кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading