16+

Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе дини дәресләр уздырган өчен имамнарга 2 мең сум акча түли

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды, авыл имамнарына акчалата ярдәм күрсәтү һәм халык арасында дини гыйлем тарату максатыннан, “Гаилә дәресләре” проектын башлап җибәргән.

Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе дини дәресләр уздырган өчен имамнарга 2 мең сум акча түли

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды, авыл имамнарына акчалата ярдәм күрсәтү һәм халык арасында дини гыйлем тарату максатыннан, “Гаилә дәресләре” проектын башлап җибәргән.

Дини дәресләр уздырган өчен имамнарга атна саен 2 мең сум акча түләнә. Әлегә бу проект, тәҗрибә сыйфатында, Арча, Алексеевск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әлки мөхтәсибәтендә, Кама Аланында, шулай ук Казан шәһәре мәчетләрендә гамәлгә ашырыла. Аңа хәзерге вакытта ун хәзрәт җәлеп ителгән.   

Ассоциация президенты Айдар Шаһимәрданов сүзләренчә, оешмага кергән эшмәкәрләр хәйриячелек эшләрендә бик теләп катнаша. Алар атна саен шимбә-ял көннәрендә берәр авылга барып, хәзрәт һәм авыл җирлеге башлыгы белән таныша. Алардан мохтаҗ кешеләрнең исемлеген алып, һәрберсенә үзләре барып, ике-өч мең сумлык азык-төлек пакеты өләшәләр, проблемаларын хәл итәргә булышалар.  

– Күптән түгел генә Биектау райоынында ялгызы гына дүрт бала үстерүче әни кеше янында булдык. Аңарда яман шеш. Яшәргә үз куышлары да юк икән. Берничә эшмәкәр бу гаиләгә йорт сатып алды. Аларга әле дә ярдәм итеп торабыз, без аларны үз канабыз астына алдык, – дип искә төшерде ул бер очракны.

Авыл мәчетләренә парта йә урындыклар җитмәсә дә, тәрәзәләрен алыштырырга кирәк булса да, җылылык өчен җыелган бурычларын түләргә дә алыналар.
– Безнең бурыч – исламны тарату. Ә аны тарату өчен дини мәгарифне үстерергә кирәк. Бу юнәлештә кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. 18-19 гасырларда танылган татар дин галимнәре булган. Шиһабетдин Мәрҗаниләр, Галимҗан Барудилар кебек олпат галимнәребез барлыкка килсен иде, – ди Айдар Шаһимәрданов.
Август аенда эшмәкәрләр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 620 000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәткән. Бу акчага шәкертләргә биш төрле китаптан торган дәреслекләр комплектлары, 30 парта һәм урындыклар сатып алынган.

Кичә Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре шәкертләргә дәреслекләрне тапшырырга килде. Чарада Татарстан мөфтие Камил хзрәт Сәмигуллин да бар иде.
– Акча гыйлем белән бергә булганда, үсеш була, диелә китапларда.  Галимнәр белән эшмәкәрләр бер фикергә килсә, динебез үсәчәк, алга барачак. Эшмәкәрләрнең бу саваплы гамәленнән Аллаһ разый булсын. Әлеге бүләк өчен Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә рәхмәтебезне белдерәбез. Кем дингә булыша, Аллаһы Тәгалә шул кешенең үзенә дә булыша, – диде ул.
Фотолар: http://dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading